16+

“Телең кычытса – кычыткан чәйнә!”

23 февраля 2025, 15:22
2187
0
14
Уку өчен 4 минут

Менә хәзерге яшьләрне өйрәтәсе иде шул хәйләле хикмәтләргә.

“Телең кычытса – кычыткан чәйнә!”

Менә хәзерге яшьләрне өйрәтәсе иде шул хәйләле хикмәтләргә.

Кая да булса барганда күңелле юлдашлар туры килсә, ниләр генә сөйләшмисең! Менә бу юлы да Чаллыдан Саратовка кунакка баручы Әсма апа яхшы юлдаш булып чыкты. “Хәзер яшьләр тынышып яши белми, – дип сөйләп китте ул. – Тегесе җитми, монысы килешми. Өйләнешеп бер ел да яшәмиләр: “Холыкларыбыз килешмәде, җеннәребез туры килмәде”, – диләр дә, аерылышып куялар. Ата-аналары дистәләгән машина яллап, шәһәр әйләнүгә, фото-видео төшерүгә, туй залы арендасына, күлмәк-балдакка алган кредитларын түләп бетерергә дә өлгерми, ә болар: “Прощай навеки, наша встреча была ошибкой!” – диләр дә, төрле якка таралышалар. 

Минем әти белән әни илле ел гомер иттеләр. Үзем дә, Аллага шөкер, киребеткән Бакир абзаң белән 37 ел яшим. Безнең тормыш юлларыбыз сикәлтәсез генә булган, җилләр гел арт яктан гына искән дисеңме әллә? Әти урман каравылчысы иде. Еш кына эчкәләде дә. Малтабар ир булса да, бик гаугачыл, юк-барга да бәйләнә торган гадәте белән әнинең теңкәсен корыта иде. “Ник оегымның тишеген кара җеп белән ямадың?!”, “Нигә коймакның бер генә ягын майладың?!”, “Ник мин кайтуга мунчаң әзер түгел?!” – дип җелегенә үтә иде. Әни ничек түзгәндер ул кыланмышларга. Сабыр да булды инде... Әни мине дә түзем булырга өйрәтте. Үзебезнең авыл егете Бакирга кияүгә чыктым. Эшчән булды. Йорт салып, башка чыктык. Тик әти кебек бәйләнчеклеге бар иде. Ә мин кызу канлы, сүзле. Сүз әйтүе була Бакирның – кабынам. Эчеп кайтып, нидәндер канәгатьсезлек белдерсә, менә тотынам ике сүзенә дүрт белән җавап бирергә. “Ник эчтең, каян акча алдың, кем белән эчтең, син әшәке белән гомер итмим, аерылам!” – дип, әниләргә кайтам да китәм. Минем “аерылулар” ешая башлагач, әни: “Син, кызым, ирең бәйләнгәндә ник дәшәсең соң? Дәшкәч, игътибар итү була. Ә ир-ат игътибарны ярата. Бер сүз дәшмә. Телең кычытса – кычыткан чәйнә”, – диде.

Аерылам дисәм дә, яратып барган иремне ятка калдырасы килми бит, колак салдым әни сүзенә. Дәшми түзеп карарга булдым. Бакирның кәефсез чагы булып, миңа “төртелә” башлый икән, тотынам, малай, йөгереп эш эшләргә. Теге мырлый, ә мин кабалана-кабалана эшлим. Мырлый-мырлый да, миннән сүз ишетмәгәч, аптырап миңа карап тора башлый теге. Мин кычкырып әйтәсе сүзләремне эчтән генә кабатлап, пышылдап кына аты-юлы белән моны сүгеп, бәрәңгемне утыйм, алмагачларымны агартам, мичемне сылыйм, идәнемне юам, чеби ашатам. Абзыең мондый борылыштан шүрләбрәк тә куйды бугай, аңлашылмас нәрсә куркыта бит ул. “Үпкәләмә, холкым шундый. Гафу ит”, – дия башлады. Шул чагында: “Шундый шул син, хайван, яшьлегемне әрәм иттем син юньсезгә”, – диясе бик килә дә бит, юк! Абзаң бөтенләй басынкыланып калды, элеккечә дулап ябырылмый башлады.   Хатын-кызның кырыкмаса-кырык эшен бүлешергә кирәген дә әни өйрәтте Бакирга. Беркөн шулай Бакир эштән кайтты да: “Бүген бәлеш сал дидем бит мин сиңа. Ник шуны да эшләмәдең? Хөрәсән, ялкау!” – дип мине ачулана башлады. Әни миңа булышырга кергән иде, ут булып кабынырга торганымны күреп: “Әйдә безгә, кияү, бәлеш тә ашарсың”, – дип, үзләренә алып китте.

Бәй, мин әйтәм, бәлеш тыктым димәгән иде әни. Ник мине дә дәшмәде соң бу бәлешкә дип, үпкәләп тә куйдым. Артларыннан киттем. Барып керсәм, әни мич ягып, күмер тарткан, камыр басып ята. Бакир өстәл янында ит белән бәрәңге турый, бәлешкә эчлек әзерли. Мин дә барып кушылдым. Шулай бергәләп бәлешне әзерләп, мичкә тыктык. “Бер дә озак түгел, кияү, үзең күрдең. Ит белән бәрәңгене турыйсың да, камырга урыйсың, үзе пешә ул шунда, кияү. Ике сәгать үтми, пешеп тә чыга. Икәү әвәләсәң, тизрәк тә пешә әле”, – дип куйды шулчак әни. 

Менә хәзерге яшьләрне өйрәтәсе иде шул хәйләле хикмәтләргә. “Карахтерлар килешмәде”, – дип, өйләнешү белән гаиләләрен таркатып атмаслар иде, бәлки...”

Вагон тәгәрмәче тавышына ияреп, Әсма апа сөйләде дә сөйләде. Ә мин, өлкән буынның гаиләгә булган карашы замана яшьләренекеннән ни дәрәҗәдә аерылганына шаккатып, тыңладым да тыңладым... 

Чулпан НАСЫРОВА
Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading