16+

Дустым онытылмаслык төн бүләк итте

05 апреля 2025, 15:57
2670
0
1
Уку өчен 2 минут

Гомер дәвамында аралашып яши торган дуслар-танышлар күп. Әмма яшьтән бирле гел янәшәмдә булучылары икәү: Дамир һәм Марат.

Дустым онытылмаслык төн бүләк итте

Гомер дәвамында аралашып яши торган дуслар-танышлар күп. Әмма яшьтән бирле гел янәшәмдә булучылары икәү: Дамир һәм Марат.

Алар икесе ике төрле, берсе тиз кызып китүчән булса, икенчесе сабыр. Ә мин – шуларның уртасыдыр, мөгаен.

Өч дус еш кына мунчага йөрергә яратабыз. Соңгы тапкыр барганда, Дамир 23 февральгә безгә бүләк ясады: мунчага 3 кыз чакыртты, берсе – кара чәчле, икенчесе – “блондинка”, өченчесе – мин яратканча, җирән чәчле. Мунча әзер булганчы, өстәл артында сыйландык. Без дә салдык, кызлар да калышмады, исерә үк башладылар. Берзаман Дамир: “Мунча әзер, кем беренче?” – диде. “Мин!” – диде җирән кыз һәм миңа матур күзләре белән тутырып карады да мунчага юл алды. Аптырап калдым, нишләргә инде? Мин уйланып утырган арада Дамир: “Нишләп утырасың, бар, янына кер!” – диде. Дуслар әйткәч кердем инде. 

“Хәерле кич! Мин сезнең янга!” – дидем чишенеп кереп баскач. Каршымда шулай ук шәрә килеш зифа гәүдәле кыз басып тора иде. “Ниһаять! Озак йөрисең!” – диде сылукай мине баштан-аяк тикшереп чыккан соң. “Менә кердем бит!.. Нишлибез соң?..” – дидем. Мизгел эчендә җирән кыз яныма килеп басты да, иреннәремә үрелде. Тәмләп үбешә башладык. Шуннан китте... Онытылмас, рәхәт төн булды ул. Дамирга рәхмәт инде, мин бу бүләкне гомерем буе истә тотачакмын. Кызганыч, җирән кызның телефон номерын гына алырга өлгермәдем. 

Азат З.

Фото: https://ru.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

2

0

2

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading