16+

Тиздән каникуллар: юлларда хәвеф арта

2026 ел башыннан Татарстан юлларындагы вәзгыять катлаулы булып кала.

Тиздән каникуллар: юлларда хәвеф арта

2026 ел башыннан Татарстан юлларындагы вәзгыять катлаулы булып кала.

ТР ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Гарипов чыгышында китерелгән мәгълүматлар юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә җитди проблемалар саклануын күрсәтә.

Аварияләр кимегән, әмма үлем очраклары арткан

– 16 мартка алынган оператив мәгълүматларга караганда, республикада 463 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, - дип башлады үз чыгышын Рөстәм Гарипов. – Аларда: 57 кеше һәлак булган, 581 кеше җәрәхәтләнгән. Һәлакәтләр саны кимүгә карамастан, үлүчеләр саны арту күзәтелә. Без моны юллардагы тупас кагыйдә бозулар белән бәйлибез. Болар - тизлек режимын арттыру, каршы як полосага чыгу һәм җәяүлеләрне бәрдерү

 Фаҗигале мисаллар: бер хатаның бәясе — кеше гомере

Республика районнарында булган аварияләр моның ачык дәлиле. Әлмәт районында КамАЗ йөртүчесе юлда өстенлек бирмәү сәбәпле, КИА автомобиле белән бәрелешкән. Ике кеше һәлак булган. Белгечләр фикеренчә, тизлек режимын саклау мондый аянычлы хәлдән сакларга мөмкин иде. Яшел Үзән районында “узып китү тыела” билгесен санламау коточкыч авариягә китергән — машина йөртүчесе хастаханәдә табиблар кулында җан биргән. Аксубай районында исә караңгы вакытта җәяүлене бәрдерү шулай ук фаҗига белән тәмамланган.
Мондый очракларның уртак бер сәбәбе — гади кагыйдәләрне үтәмәү.

Иң аянычы, бер гаепсез сабыйларның үлеме

– Агымдагы елның ике аенда балалар катнашында 40 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, шуларда 1 бала һәлак булган. 45 бала җәрәхәтләнгән, - дип ачына баш автоинспектор. 
Бу узган ел белән чагыштырганда сизелерлек арту дигән сүз.

Пассажир балалар: ата-аналар җаваплылыгы

Иң авыр статистика — пассажир балалар буенча. Агымдагы елда: 22 авария теркәлгән, шуларда 1 бала һәлак булган, 27 бала төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 
Узган ел һәлак булган 15 баланың 13е — пассажир булган.

Фаҗигале мисаллар: 2 февральдә Мамадыш районында 1994 елгы Renault автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне һәм тиешле дистанцияне сакламаган. Ул алда туктап торган ярымприцепка барып бәрелгән (йөк машинасы йөртүчесе ул вакытта машинасын кардан чистарткан). Авария аркасында Renault машинасындагы 2 айлык бала урында ук һәлак булган.

2 гыйнварда Саба районында 27 яшьлек BMW йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Лада автомобиле белән бәрелешкән.
Лададагы 65 яшьлек пассажир урында ук үлгән, 66 яшьлек йөртүче хастаханәдә вафат булган. 10 һәм 15 яшьлек ике бала җәрәхәтләнеп, хастаханәгә озатылган
Ачыкланганча, BMW йөртүчесе авария вакытында наркотиклар тәэсирендә булган.

4 февральдә Лаеш районында Lada автомобиле йөртүчесе сулга борылганда Hyundai автомобиленә юл бирмәгән.
Lada машинасындагы 3 пассажир, шул исәптән 2 яшьлек һәм 5 яшьлек ике бала, җәрәхәтләнеп хастаханәгә озатылган.
Белгечләр ассызыклый: балалар бу очракта үзләрен саклый алмый, аларның гомере тулысынча өлкәннәргә бәйле.

ЮХИДИ мәгълүматлары күрсәткәнчә:

* 2026 ел башыннан 1500дән артык йөртүче балаларны дөрес йөртмәгән өчен җаваплылыкка тартылган

Күп әти-әни автокреслоларны штрафтан качу чарасы дип кенә кабул итә. Әмма ул — баланың гомерен саклау коралы.

Җәяүле балалар да хәвеф астында

Балалар катнашындагы һәлакәтләрнең 45%ы — җәяүлеләр. 18 очракта 18 бала җәрәхәтләнгән.

Сәбәпләре:
* юлны тиешле урында чыкмау
* “юл тозаклары” (тукталган машиналар артыннан йөгереп чыгу)
* йөртүчеләрнең тизлекне арттыруы.

Казан шәһәрендә булган соңгы очрак моны раслый. 28 гыйнварда Казанда юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. KIA автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм юл кырыенда туктап торган транспорт чарасы аркасында кинәт кенә юлга йөгереп чыккан 8 яшьлек баланы бәрдергән. Сабый җәрәхәтләр алган. төрле яралар алган. 

Мондый очраклар“юл тозаклары” дип атала. Тукталган машиналар, коймалар, агачлар — болар барысы да юлны күрүне чикли һәм көтмәгәндә куркыныч ситуация тудыра ала.

«Халык инспекторы» — җәмгыять контроле
Юлларда тәртип урнаштыруда “Халык инспекторы” системасы да әһәмиятле роль уйный. Ул гражданнарга хокук бозуларны теркәргә мөмкинлек бирә.
2024 елның сентябреннән 11 меңнән артык мөрәҗәгать буенча түләүләр башкарылган, ә 2026 елда гына бу сумма 3 меңнән артык.
Бу система юлларда җаваплылык культурасын формалаштырырга ярдәм итә.

Яз җитә: юлларда питбайклар җилдерә

Язгы-җәйге чор башлану белән балаларның питбайк, квадроцикл, мотоцикл кебек мототехникага кызыксынуы арта. 

– Әлеге техника олылар, махсус әзерлек үткән машина йөртүчеләр өчен каралган. Бала исә куркынычны тулысынча аңлап бетерә алмый, дөрес карар кабул итү сәләте дә җитеп бетми. Мототехника белән идарә итү нәтиҗәләре “булырга мөмкин” дигән абстракт куркыныч кына түгел. Узган ел да балаларның механик транспорт чаралары белән идарә итү очраклары теркәлгән, һәм алар еш кына фаҗигале нәтиҗәләргә китергән.Балаларга мондый техниканы рөхсәт итү — зур җаваплылык. Күп очракта фаҗигаләр нәкъ менә олылар контроле җитмәү аркасында килеп чыга. Балагызның гомере һәм сәламәтлеге — иң кадерле нәрсә. Аны куркыныч астына куймагыз, - дип тәмамлады үз чыгышын Рөстәм Гарипов. 

Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив транспорт системасы» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading