Казан метрополитенының икенче чиратын ачу 2028 елга фаразланыла.
“Федераль үзәк һәм илебез Президенты теләктәшлегендә гамәлгә ашырылучы проектлар – аларның барысы да безнең гражданнарның тормыш дәрәҗәсен тагын да яхшыртырга ярдәм итә”, – ди Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Коронавирус тәэсире
Татарстанда 2025 елда 3 миллион 260 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла.
– Төзелеш планнары кабул ителгән икән, димәк, алар башкарылачак. Быелның беренче яртысында инде 2,2 миллион квадрат метр торак төзеп файдалануга тапшырылды. Файдалануга тапшырылган торак мәйданның 1,6 миллион квадрат метры – шәхси торак төзелеше. Пандемия чорында республика халкы шәһәрләр читләрендәге йортларга өстенлек бирде. Шул вакытта төзи башлаган йортларны инде тапшыруга керешелде, – диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Социаль учреждениеләр
Федераль һәм республика программалары буенча Татарстанда 8 миллиард 39 миллион сумга 103 социаль-мәдәни бина төзелеше бара. Сәламәтлек саклау өлкәсенә караган 38 бина төзелеше “Дәвамлы һәм актив тормыш” илкүләм проекты кысаларында башкарыла. Мисал өчен, Әлмәттә, Казанның Вишневка бистәсендә, “Весна” һәм “Волжские просторы” торак комплексларында дәваханәләр төзелә. Республика буенча барлыгы 34 фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак. Казанда һәм Буа, Лаеш, Тукай районнарында яңа мәктәпләр төзелә. Барлыгы 5 яңа мәктәп һәм 3 мәктәп корпусы планлаштырылган. 7 балалар бакчасы төзелә: Царево, Песчаные Ковали бистәләрендәге һәм Апастагы балалар бакчалары инде төзеп тапшырылган.
Миллениум “тартмалары”
– Казанда Миллениум күпере янындагы кунакханәнең 2 корпусы быел тапшырыла. Миллениум күпере дамбасы буйлап тезелеп торучы кече йорт-корылмалар алар кунакханә комплексыныкы түгел. Мәскәү урамындагы элеккеге Үзәк универсаль кибет (ЦУМ) бинасы үзгәртеп төзекләндерелә. Анда “Татарстанның һөнәрчеләр үзәге” булачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Казанның Габдулла Тукай исемендәге халыкара аэропортында 3нче терминал төзелеше бара, бинаны 2026 елда ачу ниятләнелә, – диде Илшат Гыймаев.
Программа файдасы
“Гаилә” илкүләм проекты ярдәмендә Питрәч районының Көек бистәсендә – 2, ә Яшел Үзән районының Октябрь бистәсендә 1 балалар бакчасы төзелә. Чаллыда Мәләкәс аръягы торак районында төзелә торган мәктәп, шулай ук Казанның “Лето” торак комплексындагы мәктәп – “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты җимешләре. “Өлкән буын” федераль проекты буенча Яшел Үзәндә өлкәннәр өчен Йорт-интернат төзелә.
Әй, метро еллары
Җырга салсак, “Әй, метро юллары”, – дип җырлар идек, әлбәттә. Ләкин, Казан мисалында “метро еллары”, дип уфтанырга туры килә.
– Казан метрополитенының икенче чиратындагы Сахаров станциясеннән Фучик урамына кадәрге станцияләрне ачу 2026-2027 елларга караган. Уйлавымча, иң өметләнелгән вакыт – 2028 ел, анда алар бердәм төстә тапшырылачак, шунлыктан сабыр итик. Бүгенге төзелеш тизлегенә һәм финанслауга караганда башкача әйтеп булмый. Финанслау яхшырса, станцияләр алданрак та ачылырга мөмкин, әлбәттә, – диде Илшат Гыймаев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар