16+

“Туган тел” җыены: Милләт язмышы - татар мөгаллиме кулында

Мәркәзебез Казанда өч көн дәвамында дөньякүләм “Туган тел” җыены – телебез һәм мәгарифебезнең киләчәген кайгыртуны көн кадагына куйган масштаблы чара узды.

“Туган тел” җыены: Милләт язмышы - татар мөгаллиме кулында

Мәркәзебез Казанда өч көн дәвамында дөньякүләм “Туган тел” җыены – телебез һәм мәгарифебезнең киләчәген кайгыртуны көн кадагына куйган масштаблы чара узды.

ЮНЕСКО квалификациясе буенча дөньяда аралашу өчен иң уңайлы 14 тел арасында булган туган телебез бүген ни хәлдә? Җыенда катнашучылар аны саклауда ничек ярдәм итә ала? Татар баласын чын татар итеп тәрбияләү өчен тагын ниләр эшләргә кирәк?

Башкалабызга илебезнең 28 төбәгеннән һәм 5 чит илдән җыелган татар теле укытучылары, мәктәп директорлары, татар теле курслары оештыручылар шушы сорауларга җавап эзләде. Милләтебезнең телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау буенча зур өметләр нәкъ аларга баглана бит.

Пленар утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башлап җибәрде. Ул җыенда катнашучыларны сәламләп, рәхмәт сүзләрен җиткерде, авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар теләде. “Иң мөһиме – дуслыгыбыз, бердәмлегебез бар. Мондый җыелулар бик кирәк”, – дип билгеләп үтте ул. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та чараны игътибарсыз калдырмаган, сәламләү сүзләрен юллаган.

- Җыен татар мәдәнияте символына, туган теленә һәм халкына чиксез тугрылык үрнәге, кадерле бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 140 ел тулган көннәрдә уза һәм бу очраклы түгел. Туган тел – халыкның тере җаны, аның тарихи хәтере һәм кабатланмас рухи коды. Нәкъ менә сезне, балалар күңеленә Тукай телен, татар бабаларыбызның зирәк сүзен сеңдерүче укытучыларны, халкыбыз һәрвакыт олы хөрмәт белән “мөгаллим” дип атый, - диелгән сәламләү хатында.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин  да татар телен өйрәнү-өйрәтү, ана теленең кирәклеген җәмгыятькә, гаиләгә, балага җиткерүдә төп ролне укытучыларыбыз үтәвен ассызыклады.

- Татар мөгаллиме һәр көн үзенең бар көчен, тырышлыгын һәм белемен оста кулланып, укучыларда милли горурлык, милләтенең лаеклы улы һәм кызы булу хисләре тәрбияләргә тиеш һәм тәрбияли дә. Бу – халкыбызны алдынгы милләт буларак саклауның бик әһәмиятле чарасы. Хәзер татар гаиләләрендә бишек җыры, гореф-гадәтләребез онытылып барган чорда, әти-әниләрнең балалар бакчаларына һәм мәктәпкә йөз боруы табигый. Әгәр гаиләдә татар теле аралашу теле булса һәм милли традицияләргә хөрмәт салынса, тел югалу куркынычы булмый. Мондый гаиләләрдә балалар табигый рәвештә татар телен туган тел итеп кабул итәләр, - диде ул.

Аның сүзләренчә, Татарстан белем оешмаларына төбәктәге мәктәпләр белән хезмәттәшлек итү бурычы куелган. Мондый хезмәттәшлек ике якка да файдалы һәм милли мәгариф системасының ныгуына этәргеч бирә. Әйтик, Чүпрәле, Буа районы Чувашия Республикасы белән, Апас районы Пенза өлкәсе, Ставрополь крае белән, Арча районы Пермь крае, Яшел Үзән районы Курган, Түбән Новгород өлкәләре, Лаеш районы Саратов, Әстерхан, Кемерово өлкәләре белән, Кайбыч районы Төмән өлкәсе белән хезмәттәшлеге игътибарга лаек. 

Милли мәгариф системасын кадрлар белән тәэмин итү дә көнүзәк мәсьәлә булып тора. Илсур Һадиуллин билгеләп киткәнчә, бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын Казан федераль университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты, Башкорт дәүләт педагогика университеты, Уфа фән һәм технологияләр университеты һәм аның Стәрлетамак филиалы әзерли. Моннан тыш, төбәкләрдә педагогик кадрлар белән тәэмин ителеш мәсьәләсен хәл итү максатыннан, ел саен 35 педагог яңадан әзерлек курслары уза һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алып чыга. Агымдагы уку елында гына Мәгарифне үстерү институтында 17 төбәктән 25 укытучы бушлай белем ала. Ел саен белем күтәрү курслары оештырыла.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров билгеләп узганча, соңгы вакытта милли мәгарифне татар теле укыту белән генә тиңләштерү күзәтелә. 

- Ике дәрес инглиз телен укыту мәктәпләрне инглиз мәктәбенә әйләндерми бит. Ике сәгать татар теле белән генә шулай ук хәл. Мәктәпләрдәге татар теле мөгаллимнәре сан ягыннан педагогларның 3-4 процентын гына тәшкил итә. Әлеге саннар сыйфатка күчә алмый, әлбәттә. Әмма фән буларак татар теле, татар әдәбияты югары дәрәҗәдә укытылырга тиеш. Хәзерге вазгыятьтә татар теле мөгаллиме өстенә төшә торган җаваплылык, таләп һәм өметләр бик зурдан. Татар теле мөгаллиме хәзер дәресен уздырырга түгел, аны балага әдәби әсәр дәрәҗәсенә күтәреп, әдәби әсәргә хас камиллек һәм сыйфатлар белән үткәрергә тиеш. Ана теле мөгаллименең төп кыйммәте — аның ничә баланы телле итә алуында. Туган телне яраттыру кирәк, балага гына түгел, әти-әнисенә дә, - дип ассызыклады Данис Шакиров.

 

Бәнисә Ниязова, Төмән өлкәсе Тубыл шәһәре, татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
Мин Төмән өлкәсенең Вагай районында туып-үстем, хәзерге вакытта Тобольск шәһәрендә яшим һәм эшлим. Гомуми педагогик стажым – 41 ел, шуның 11 елын Тобольскида бердәнбер этнокультур компонентлы мәктәптә татар теле укытучысы булып хезмщт куям. Белемемне Тобольск институтында рус-татар бүлегендә алдым. Эшчәнлегемне башлангыч сыйныфлардан башласам, 90-нчы еллар ахырыннан бирле татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барам.

 

Бүгенге көндә безнең мәктәптә 600-дән артык бала укый, шуларның 50 проценты – татарлар. Ләкин аларның барысы да татар телен өйрәнми: ата-аналарның гаризасы нигезендә укучыларның якынча 46 проценты гына телне үзләштерә. Дәресләр атнасына бер тапкыр тел һәм бер тапкыр әдәбият фәне буларак укытыла, ә 4, 9-10-нчы сыйныфларда сәгатьләр саны кимрәк, атнасына бер генә. Татар теле һәм әдәбият чиратлаштырыла.
 

Кызганычка, бездәге балалар күп очракта руслашып беткән, катнаш никахлар күп. Шуңа күрә туган телне белмәгән балалар өчен ул "чит тел" кебек кабул ителә. Әлбәттә, өлкән буын татарча яхшырак белә, ә укучыларның ата-аналары арасында телне белмәүчеләр шактый. Шулай да, кызыксыну бар: укучыларыбыз конкурсларда, Казандагы чараларда катнаша, төбәкара олимпиадаларда призер да була.
 

Татарстанның ярдәмен тоеп яшибез. Дәреслекләр, методик әсбаплар һәм тәҗрибә уртаклашу ягыннан һичнинди проблема юк, моның өчен зур рәхмәт. 

 

Сания Насыйбуллина, Казахстанның Актүбә шәһәре, якшәмбе мәктәбенең татар теле укытучысы:
Әти-әнием Татарстанның Арча районынан, мин үзем Оренбург өлкәсендә туганмын,. Миңа яшь ярым булганда Арчага кайттык, ә аннары әти-әнием Казахстанга «чирәм җирләрне үзләштерергә» китте. 1966–1967 еллардан бирле Казахстанда гомер итәбез. Татар телен саклап калуымда әти-әниемнең роле зур. Алар өйдә безнең белән беркайчан да русча сөйләшмәделәр, «Аңламыйм, татарча әйт», - диләр иде. Һәр җәй саен мине Арча районына, әбием янына җибәрәләр иде. Өч ай буе рус телен кулланмыйча, тик татарча гына аралаштык.

 

Актүбә шәһәрендәге татар-башкорт үзәге каршында 1999 елдан бирле Гайсә Курмашев исемендәге «Шатлык» татар якшәмбе мәктәбе эшли, 2008 елдан бирле шунда татар теле укытам. 2008 ел белән чагыштырганда, бүгенге көндә эшләү бераз авыррак. Элек балалар әби-бабайлары белән аралашып үсә иде, телне табигый рәвештә беләләр иде. Хәзерге балалар өчен татар теле – бөтенләй яңа, чит тел кебек, чөнки өйләрендә татарча сөйләшмиләр.
 

Мәктәбебездә укулар атнага бер тапкыр – якшәмбе көннәрендә үткәрелә. Укучыларымны ике төркемгә бүлдем: беренчесе — 3 яшьтән 12 яшькә кадәрге балалар, икенчесе – үсмер балалрдан алып 65 яшькә кадәрге олыларга кадәр. Уку процессында телне генә түгел, мәдәниятебезне дә өйрәнәбез. Көн тәртибебез тыгыз: башта татар теле дәресе, аннары бер сәгать вокал һәм бию түгәрәге. Укучылар барлык дәресләргә дә теләп йөриләр. Хәзерге вакытта 2 төркемдә барлыгы 45–50 тирәсе укучы бар. Әти-әниләр дә зур кызыксыну белдерәләр, аеруча катнаш гаиләләрдән килүчеләр: «Үзебез татарча белмибез, балаларыбыз өйрәнсен иде», - дип, еш кына дәресләрдә балалары белән бергә утыралар.

 

Ренат Вәлиев, Свердловск өлкәсе Әҗогыл авылы, мәктәп директоры:
2003 елдан бирле, инде 23 ел, мәктәп директоры булып хезмәт итәм. Әртә районында өч татар мәктәбе бар, ә төбәктә аларның саны 20гә якын. Үзебезнең авылга килгәндә, бездә 800гә якын кеше гомер итә, мәктәптә 70 бала укый.

 

Татар теле белән хәлләр ничек дисезме? Әлбәттә, хәзер бик үк җиңел түгел. Элек авылларда 100% татарлар яши иде, ә хәзер миграция сәбәпле катнаш гаиләләр күбәйде, башка милләт вәкилләре килеп урнашты. Нәтиҗәдә, балалар бакчасыннан ук рус телле мохиткә эләгәләр.
 

Иң зур аерманы әби-бабалар аша күрәм: элеккеге әбиләр русча белмәгән, шәһәрдән кайткан оныкларын татарча сөйләшергә мәҗбүр иткәннәр. Хәзерге "заманча" әбиләр үзләре дә русча яхшы белә, оныклары белән русча гына аралашалар. Өстәвенә интернет, социаль челтәрләр... Алар барысы да русча булгач, безнең мәктәпкә бу мәгълүмати агым белән конкуренциягә керү бик авыр.
 

Шуңа карамастан, без телгә кызыксынуны саклап калырга тырышабыз. Мәктәптә 1-9 сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты дәресләре бара. Укытучыларыбыз — бик көчле белгечләр, аларның барысы да Татарстанда белем алганнар. Бер укытучыбыз "Иң яхшы татар теле укытучысы" республика конкурсында беренче урынны яулап кайтты.
 

Без даими рәвештә шигырь бәйгеләре, “Татарча диктант” кебек чаралар оештырабыз, әти-әниләр белән эшлибез. Халыкара татар теле лимпиадасында да даими катнашабыз, быел улым катнашты менә, урын алырга аз гына җитмәде.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading