16+

Тычкан бизгәге куркынычы артты: ничек сакланырга?

Быел тычкан бизгәген йоктыру куркынычы зур. Роспотребназдор белгечләре шул турыда кисәтте.

Тычкан бизгәге куркынычы артты: ничек сакланырга?

Быел тычкан бизгәген йоктыру куркынычы зур. Роспотребназдор белгечләре шул турыда кисәтте.

Кар катламы күп булу сәбәпле кимерүчеләр күп үрчегән. Ел башыннан куркыныч авыру инде 57 кешедә ачыкланган.

Роспотребнадзорда тычкан бизгәге күп тарала торган районнарны да атадылар. Бу - Питрәч, Лаеш һәм Биектау. Бакчачыларга, табигатьтә эшләүчеләргә  аеруча сак булырга кирәк. 

Аеруча бакчачыларга, урманга йөрүчеләргә һәм авыл җирендә яшәүчеләргә игътибарлы булу мөһим.

– Тычкан бизгәге — кимерүчеләр аша тарала торган вируслы авыру, - ди Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. -Кешегә ул күбрәк: тычканнар калдырган тузанны сулаганда, азык-төлек аша яки пычранган куллар белән эләгә. Вирус турыдан-туры кеше арасында күчми, ләкин табигатьтә аны “тоту” бик җиңел.
Бу чир гадәти салкын тию кебек башланырга мөмкин: югары температура, баш һәм бил авыртуы, хәлсезлек

Ләкин соңрак ул бөерләргә зыян сала, һәм авыр очракларда: кан тамырлары зарарлана һәм эчке кан китү куркынычы туа.

Вакытында дәваланмаса, бу авыру җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Талпаннар да уяна: икеләтә куркыныч

Яз җитү белән талпаннар да активлаша. Алар башка куркыныч чирләр — мәсәлән, энцефалит һәм боррелиоз тарата.

– Талпан тешләвен кеше сиземичә дә калырга мөмкин, ләкин берничә көннән соң температура күтәрелә, хәл начарлана. Шуңа күрә табигатькә чыкканда саклык чаралары икеләтә мөһим, - ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хаертынов. - Тычкан бизгәгеннән: бакчада эшләгәндә перчатка һәм маска кулланыгыз, ябык биналарны (сарай, бакча өйләре) җилләтмичә чистартмагыз, азык-төлекне ачык калдырмагыз Талпаннардан саклану өчен ябык кием киегез (озын җиң, чалбар), урманнан кайткач тәнне тикшерегез, репеллентлар кулланыгыз.

Табигать — ял итү урыны гына түгел, ә саклык таләп итүче мохит тә. Берничә гади кагыйдәне үтәп, үзегезне дә, якыннарыгызны да куркынычтан саклап кала аласыз.

Билгеле булганча, «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading