16+

Уенга бирелеп, акылыңны югалтма: язгы каникуллар старт алды

Язгы каникуллар — балалар өчен иреккә чыгу, саф һава, дуслар белән аралашу вакыты.

Уенга бирелеп, акылыңны югалтма:  язгы каникуллар старт алды

Язгы каникуллар — балалар өчен иреккә чыгу, саф һава, дуслар белән аралашу вакыты.

Әмма белгечләр нәкъ менә шушы чорда җәрәхәтләр саны кискен артуы турында кисәтә. Татарстан шартларында бу проблема аеруча актуаль — һава торышы үзгәрүчән, юллар юеш, сулыкларда боз әле тулысынча эремәгән.

Каникуллар: хәвеф арта торган чор

Статистика күрсәткәнчә, уку чорында балаларның җәрәхәтләре күбрәк (58 процент) көнкүреш белән бәйле. Әмма каникуллар җитү белән вазгыять тамырдан үзгәрә: җәрәхәтләрнең яртысыннан артыгы — спорт һәм актив уеннар нәтиҗәсе. Велосипед, самокат, роликлар, ишегалды футболы — болар барысы да балалар өчен кызыклы, ләкин шул ук вакытта хәвефле дә.

Республика балалар клиник хастаханәсе мәгълүматларына караганда. барлык очракларның 53 процентын спортта алынган җәрәхәтләр тәшкил итә, аларның 84 проценты — сынулар. Белгечләр билгеләгәнчә, мондый җәрәхәтләр еш кына җитди була һәм озак вакыт дәвалану таләп итә.

Баксаң, кызларга караганда, малайлар җәрәхәтләрне ике-өч тапкырга ешрак ала. Иң хәвефле яшь төркеме — 10-12 яшь: нәкъ менә бу чорда балалар үзләренең физик мөмкинлекләрен сынап карый, әмма туачак куркынычларны тулысынча бәяләп бетерми.

Яз үзенчәлекләре: боз, транспорт һәм урам

Кышын төп җәрәхәтләр таудан шуганда килеп чыкса, яз көне куркынычлар башка төрле. Беренче чиратта — велосипед һәм самокатлар. Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында бу транспорт төрләре язын киң кулланыла башлый, һәм юл-транспорт һәлакәтләре куркынычы да арта.

Икенче зур фактор — сулыклардагы юка боз. Көндез һава +10…+14 градуска кадәр җылынса да, елга-күлләрдә боз әле саклана. Әмма ул инде ныклы түгел.

Россия төбәкләрендәге соңгы фаҗигаләр бу куркынычны ачык күрсәтә: яз башында боз астына төшеп киткән балалар очраклары теркәлә. 

Мәскәү өлкәсенең Звенигород шәһәрендә югалган өч яшүсмер белән бәйле фаҗигале вакыйгага ачыклык керә башлады. 7 март көнне югалган балаларның икесенең гәүдәләре табылган.

Фаҗига көнне 13 яшьлек кыз Алинә һәм 12 яшьлек ике малай — Иван белән Богдан көндез шәһәрнең көнчыгыш микрорайонында йөрергә чыккан. Социаль челтәрләрдәге сәхифәләр хәбәр итүенчә, соңгы тапкыр аларны Мәскәү елгасы янында якынча 15:00 тирәсендә күргәннәр. Шуннан соң балалар элемтәгә чыгудан туктаган һәм өйләренә кайтмаган.

Коткаручылар фаразы буенча, балалар елга буенда йөргән вакытта боз янына якын килгән. Бер мәлдә ике бала берьюлы суга төшеп киткән, ә өченчесе аларга ярдәм итәргә тырышкан, әмма үзе дә бәлагә тарыган. Фаҗига урыны тирәсендә башта бер малайның юеш шарфы табылган.

Эзләү эшләре берничә көн дәвам иткән. 11 мартта беренче баланың гәүдәсен фаразланган урыннан якынча 800 метр ераклыкта тапканнар. Икенче малайны шул ук ноктадан 7 чакрым түбәндәрәк табып алганнар. Мәгълүматлар буенча, ике малайны да инде җирләгәннәр.

Өченче бала — кызның язмышы турында рәсми мәгълүматлар әлегә хәбәр ителми.

Белгечләр язгы чорда сулыклардагы боз аеруча куркыныч булуын искәртә. Җылылык арту белән боз юкара, ныклыгын югалта һәм кеше авырлыгын күтәрә алмый. Коткаручылар ата-аналарны балаларга бозга чыгуның үлем белән яный торган куркыныч икәнен аңлатырга чакыра.

Мондый хәлләр Татарстан өчен дә чит түгел — ел саен язгы чорда коткаручылар кисәтүләр ясый.

Балалар, гадәттә, елга буйларына йөрергә чыга, ташлар ыргыта, аннары кызыксынудан бозга ук кереп карый. Әмма бер мизгелдә генә боз ватылып, фаҗигагә китерергә мөмкин.

Нинди җәрәхәтләр өстенлек итә

Белгечләр сүзләренчә, иң киң таралган җәрәхәтләр — кул-аяк сынулар. Икенче урында — имгәнүләр. Шулай ук сузылулар, сеңер җәрәхәтләре, пешүләр, баш мие селкенүләр дә очрый.

 Шул ук Республика балалар клиник хастаханәсе мәгълүматларына күз салсак, балалар еш кына иң гади шартларда да җәрәхәт ала:

* ишекне каты япканда бармак кысылу;
* мебельгә бәрелү;
* урындыклардан егылу;
* кухня предметлары белән саксыз эш итү.

Димәк, куркыныч урамда гына түгел — өйдә дә саклап торырга мөмкин.

Ни өчен балалар куркыныч адымга бара

Психолог Гөлүсә Ахунова моны берничә фактор белән аңлата. Беренчедән, каникуллар — буш вакыт арту чоры. Балалар үз идеяләрен тормышка ашырырга омтыла, әмма ахыр нәтиҗәләрне һәрвакыт уйлап бетерми.

Икенчедән, яшүсмерләрнең психологиясе үзенчәлекле: аларга кискен тойгылар, тәвәккәллек, үз-үзләрен күрсәтү кирәк. Дуслар алдында «батырлык» күрсәтү теләге еш кына куркыныч гамәлләргә этәрә.

Өченчедән, бу яшьтә баш миенең җаваплылык һәм нәтиҗәләрне алдан күрү өчен җаваплы өлешләре әле тулысынча формалашмаган. Шуңа күрә бала куркынычны аңласа да, барыбер шул адымга барырга мөмкин.

Әти-әниләр роле: контроль түгел, аңлату

Белгечләр бер фикердә: куркынычсызлыкның нигезе — даими аралашу. Әти-әниләргә бала белән көн саен сөйләшү, аның планнарын белү мөһим.

Шул ук вакытта артык кырыс контроль кире нәтиҗә бирергә мөмкин. Иң нәтиҗәле юл — аңлату:

* ни өчен бозга чыгарга ярамый;
* ни өчен ташландык биналар куркыныч;
* юлда үзеңне ничек тотарга;
* электр приборларын ничек кулланырга.

Баланың куркынычка омтылышын тулысынча тыю да дөрес түгел. Белгечләр фикеренчә, аны «куркынычсыз мохиткә» юнәлтергә мөмкин — спорт секцияләре, туризм, актив ял.

Куркынычсызлык мохите: нәрсә эшләргә?

Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан баш идарәсенең киңәшләре гади, әмма нәтиҗәле:

* велосипедта һәм самокатта йөргәндә шлем һәм саклагычлар куллану;
* яктылык кайтаручы элементлар куллану;
* өйдә төзек булмаган электр приборларын кулланмау;
* көнкүреш химиясен балалардан читтә тоту;
* баланың кем белән аралашуын һәм кайда йөрүен белү зарури.

Шулай ук балага мөстәкыйльлек бирү мәсьәләсе дә мөһим. Гөлүсә Ахунова фикеренчә, 7–8 яшьтән бала кыска вакытка өйдә кала ала, ә 10–12 яшьтән мөстәкыйль йөрү рөхсәт ителә — әмма ул җаваплылык күрсәткән очракта гына болай эшләү мәслихәт.

Каникуллар чорында олыларның төп бурычы — тыюлар кую түгел, ә балада аңлы куркынычсызлык культурасын формалаштыру. Нәкъ менә шул чакта гына каникуллар күңелле хатирәләр белән истә калачак, ә хәвефләр — читтә калачак.

Билгеле булганча, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading