16+

“Уңга-сулга хәер бирергә кирәк, артып кайта бит”

Гайбәт, нәфрәт кебек чүп-чардан кала, игелек чәчәргә дә онытмаска иде.

“Уңга-сулга хәер бирергә кирәк, артып кайта бит”

Гайбәт, нәфрәт кебек чүп-чардан кала, игелек чәчәргә дә онытмаска иде.

«Бумеранг законы» дигән гыйбарә бар бит. Татарчалап әйтсәң: «Ни чәчсәң, шуны урырсың». Менә мин аңа ихлас ышанам. Ышанмас идең дә, тормыш ышандыра белә икән.  Бу көннәрдә генә булган хәлне сөйлим.

Петербург урамында социаль челтәрләр өчен сораштыру төшереп йөрибез. Бик нык өшедек, шуңа сәүдә үзәгенә, җылынырга кереп киттек. Бервакыт күзем эскәмиядә утырган бабайга төште. Ул кешеләрне күзәтеп, нәрсәдер эзләп, утыра иде. Белмим ни өчен, әмма аның янына барып сүзне башларга булдым. Сөйләшеп киттек. Начар киенмәгән үзе, өс-башы бөтен. Казанга эшләр буенча килгән, тумышы белән Азнакай якларыннан, тик хәзер башка шәһәрдә яши.

«Нишләп сәүдә үзәгендә утырасыз?» – дип сорагач, бабайның кунакханәдә тукталырга акчасы җитмәве ачыкланды.  1 мең 800 сум кирәк, ди. Аз да түгел, күп тә түгел инде ул. Ләкин үзем дә аңлата алмаган сәбәп буенча ярдәм итәсе килде. Янәшәмдә торган хезмәттәшем: «Син нәрсә? Киттек әйдә», – ди. Аның минем өчен борчылуын да, аңлыйм. Көпә-көндез синең күз алдыңда кешене “алдап” ятсыннар инде. Тик авыздан ычкынды бит инде, ярдәм итәм дидем, кире юл юк.  Сәүдә үзәгендә элемтә начар булгач, акчаны урамга чыккач күчерергә булдым. Бәлки, мин, чыннан да, ахмактыр. Адым саен алдап торалар бит хәзер. Кемгә ышанырга да белмәссең. Әмма, әйткәнемчә, авыздан ычкынды, эчке сиземләвем дә «булышырга кирәк», – ди. Кыскасы, күчердем. Шулай да күңелдә авыр йөк калган кебек булды. Дөрес эшләдемме соң?

 Эшкә баргач, бу хәлне дәү әнигә (Әлфинур Хисами) сөйләдем. «Эчке сиземләвең ярдәм итәргә кирәк дигән икән, димәк, шулай эшләвең хәерле», – диде. Мин дә акча күчергәндә: «Нәрсә булса булсын, әмма бу акчалар аны хәерле юлга илтсен», – дип теләп күчердем. Шулай да, дәү әнинең акыллы сүзләрен ишетү миңа бик кирәк иде. Күңел тынычланды кебек бераз.

Икенче көнне ялгыш кына картамны ачып карадым. Нәрсә дип уйлыйсыз? Теге 1 мең 800 сум ун тапкыр артып кайткан. Җәен эшләгән проект өчен акча күчергәннәр. Мин инде ул акчаның кайчан килергә тиеш икәнен дә оныткан идем. Гел көтмәгәндә килеп төште.  Әйе, үзем эшләп тапкан акча, күктән яумады. Әмма кызык бит, мин 1 мең 800 бирдем, ә картага 18 мең “кайтты”.  Очраклы гына туры килгәндер, бәлки. Әмма бу хәлнең шулай тәмамлануы, мин биргән хәер – аны алучыны хәерле юлга илтүне исбатлый дип ышанасым килә.

Мондый хәлдән соң: “Уңга-сулга хәер бирергә кирәк, артып кайта бит”, –  дигән нәтиҗәгә дә килергә буладыр. Шулай да аек акыл өстен чыга. Мин үзем дә, юлда очраган һәр кешегә дә хәер биреп китүче изге җан түгел. Хәер сораучыны күргәч, дөресен әйткәндә, башта авыр сулап куясың, аннан жәллисең, вакытың булса, акча сузасың, булмаса күрмәмешкә салышып йөгереп китәсең. “Вакыт булса” дип язуым да, очраклы түгел. Бу юлы мин эчке сиземләвемне вакытында ишетеп, игелекле гамәл эшләдем. Әмма һәрвакыт шулай эшләрмен дигән ышаныч бармы соң?

Әлбәттә, юк. Тулаем изге кешеләр булмаган кебек үк, бөтенләй тискәре кешеләр дә булмый.  Безгә көн саен ниндидер юл сайларга туры килә. Үзеңчә дөрес эшләгән кебек, әмма анысы да шартлы гына бит. Ә без хәзер чәчкән орлыклар үзләре турында кайчан белгертер, билгесез. Иртәгәме, дистә елдан соңмы? Ләкин тормышта сынавына юлыккач: “Мин нәрсә “чәчтем” икән, ни өчен миңа шундый сынау бирелде”, – дигән уйлар үзеннән-үзе калкып чыга. “Ни чәчсәң, шуны урарсың”, – диләр. Гайбәт, нәфрәт кебек чүп-чардан кала, игелек чәчәргә дә онытмаска иде.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

18

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    БИК гыйбрэтле язма

    Мөһим

    loading