16+

Казан – футбол шәһәре: 110 мәйданчык, меңләгән бала һәм ишегалды рухы

Татарстан башкаласында футболга мәхәббәт кимеми — киресенчә, елдан-ел арта гына бара.

Казан – футбол шәһәре: 110 мәйданчык, меңләгән бала һәм ишегалды рухы

Татарстан башкаласында футболга мәхәббәт кимеми — киресенчә, елдан-ел арта гына бара.

Бүген Казанда футбол белән шөгыльләнү өчен 110нан артык мәйданчык эшли, ә өч меңнән артык бала спорт мәктәпләрендә профессиональ рәвештә күнегүләр уза.

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.

Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, шәһәр инде күптән спорт башкаласы буларак танылды һәм бу дәрәҗәне саклап кала:

“Эре чемпионатлар, кубоклар, массакүләм ярышлар — болар барысы да Казанның спорт шәһәре булуын раслый. Без кешеләрне актив тормыш рәвешенә, спортчыларга җан атарга чакырабыз. Моның өчен барлык шартлар да бар”, — диде ул.

Ишегалды футболы – дуслык мәктәбе

Казан ишегалларында да тормыш кайный. Меңләгән бала көн саен туп тибәргә чыга. Белгечләр фикеренчә, ишегалды футболы — гади уен гына түгел:

“Бу — дуслык, команда рухы һәм сәламәт яшәү рәвеше мәктәбе. Ул балаларда спортка мәхәббәт тәрбияли”, — дип ассызыклады Линар Гарипов.

Җәйге сезон старт алды

Шәһәрдә башка спорт төрләре дә актив үсеш ала. Кабан күлендә ишкәкле спорт белән шөгыльләнүчеләр күнегүләр башлаган инде. “Локомотив” базасында “Авиатор” мәктәбе укучылары җилкәнле спорт серләренә төшенә.

Спортчылар хәзердән үк җәйге ярышларга әзерләнә.

“Йөзьяшәрләр уеннары” – активлыкка мисал

Күптән түгел генә узган “Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме” спартакиадасы да зур кызыксыну уяткан. Анда 4 меңнән артык катнашучы һәм 2,5 мең җанатар җыелган.

“Йорт янындагы спорт” – һәркем өчен мөмкинлек

Май аенда шәһәрдә популяр “Йорт янындагы спорт” проекты яңадан старт алачак. Паркларда һәм ишегалларында профессиональ тренерлар белән бушлай күнегүләр узачак.

Быел бу проектка 20 меңнән артык кеше җәлеп итү планлаштырыла — бу узган елдан шактый күбрәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading