Кушамат ул – кояш нурларын каплап алгач, үз арт ягыңда күләгә хасил итүгә тиң. Шулай итеп, җисем – күләгәсез, кеше кушаматсыз була алмастыр.
Күргәнегезчә, ул табигать тарафыннан тудырылган тормышның үз нигъмәтедер! Бу юлы мин сезне үзебезнең авыл елгасы буена алып барам.
Күрегез әле сез дә Мишә буен, аның кешеләрен. Бер елны ул елга язгы ташу вакытында, үз юлыннан китмичә, дөресрәге, икенче урыннан китеп, Арыслан Мәрьяме дип йөртелүче карчыклар бакча башына ук терәлеп ага башлады. Хәтта аларның бакчасына 10-15 метр чамасы урында тирән генә, безгә су коенырга, ә мал-туарга көндезге челләдә яктылык урыны булып та хезмәт итүче чоңгыл хасил итте. Бу урын чама белән тегермәнгә бара торган юлдагы ерганак өстенә салынган агач күпер тирәсендә иде.
Менә шушы безнең су коена торган урынга әверелгән чоңгылның җир өслегеннән 2 метр чамасы тирәнлектә, яр кырыенда зәп-зәңгәр балчык хасил иткән тасма сыман җир бар иде. Малай-шалай, шул балчыкны тәннәренә сылап, негр кешесенә әйләнеп, уйнарга яратты. Ә чынбарлыкта, бу зәңгәр балчыкның 650 миллион еллык тарихы бар. Ул, Кеберийск дәверендә барлыкка килеп, 3500 метр тирәнлектә урнашкан. Бу балчык тәндәге микробларны юк итәргә сәләтле. Шулай итеп, кечкенә вакытларыбызда, үзебез дә белмәстән, без үз-үзебезгә дезинфекция ясаганбыз. Бу балчыкның җир өслегенә якын урнашуы – уникаль күренеш. Без, 8-10 яшьлек малайлар, 650 миллион яшьтә булган җиргә ятып уйнап, балык тотып та утырган булып чыгабыз. Әле бу балчыкны ачлык елларында кешеләр ашаганнар да. Туклыклы булмаса да, эчне тутыру һәм эч авыруларыннан котылу чарасы буларак ярап торган.
Көннәрнең берсендә Вәли абый, малае Фәнил һәм туганы Нотфулла абый, Нотфулла абыйның Фәһим исемле малае, кичке көтүләр кайтып, терлекләр абзарларга ябылып куелгач та, балык куарга керештеләр. Алар бертуганнар. Кәримулла исемле кеше балалары. Көннең бу вакытына елгада су бик җылынып, балык куып, суда йөрү рәхәт була. Аларның бу эшен без, су коенырга килгән бер көтү малай-шалай, Мәрьямбикә әби, берничә авыл мужигы һәм шулар арасында Кырмыска Сәлиме, Фатый Бәһрәме дә бар иде –рәхәтләнеп карап тордык.
Ничек кенә сәер тоелмасын, сүземне карчык-корчыкларның ыштаннары ягына борам. Миңа билгесез сәбәпләр аркасында карчыкларның ыштан төбе бик киң була. Салсаң, ярты капчык арыш сыешлы. Гадәттә ыштаннар ситса материядән, балаклары киң һәм тубыкка җитәрлек итеп тегелә. Киң ыштан төбе бөрмә дип атала. Чөнки шушы ыштанга тагылган бау яки тасма ярдәмендә җыйнап, ягъни бөреп бәйләп йөртелә. Мин моны каян беләмме? Беләм! Суфия апама аяклы тегү машинасы алып бирделәр. Мин, кача-поса, өйдәгеләрдән иң беренчеләрдән булып тегәргә өйрәндем. Түти моны белде, әмма ачуланмады. Ыштанлык материяне кемнәргәдер барып, кистереп кайта. Мин 15 тиен акча бәрабәренә тегеп бирәм. Түти, бик рәхмәтләр әйтеп, сөенеп киеп йөрде. Мәрьямбикә әбинең дә ыштаны нәкъ мин теккән шикелле. Киң төпле! Кызыл, буй-буй сызыклар төшкән – алача. Арзанлы тукымадан, ыштан балагы йон оек эченә тыгып куелган. Аягында галошлар. Бер кулында 70-80 см озынлыгындагы, инде күп файдаланудан шомарып беткән таягы да бар. Ул аңа таянып йөри. Кәҗәләре читкә китә башласа, шушы таякны ыргытып, “ристаннарны”, туры юлны күрсәтеп, кирәкле якка борып җибәрә.
Шулай итеп, хәзерлек эшләрен төгәлләп, балык куу турындагы хикәямә күчәм. Чоңгылның аскы өлешендәге иң тар урынына ике наметка куйдылар. Чоңгылның өске ягыннан, елганың як-ягына берәр дөмбеле мужик басып, суга дөмбер-дөмбер итеп сугып, үзләре хай-хайлап кычкыра башладылар. Кычкырулары үзләре өчен генә булгандыр кебек, чөнки судагы балыкка кычкырдың ни, кычкырмадың ни – ул саңгырау ич. Алар наметкалар торган урынга таба тиз генә, әмма суны дөмбәсләүдән туктамыйча, ахырзаманныкылар шикелле, алга ыжгырдылар.
Көрәк белән алып, суга балчык та ыргыталар. Мишә суы пычранып, көрән төсләргә кереп, язгы ташкын суына охшап калды. Бу хәл бала-чага өчен искиткеч кызык. Без, нишләргә белмичә, яр буйлап чабышабыз. Әле теге якка, әле бу якка йөгерә, сикерешәбез. Ә балык мескен дөньялыкта нәрсә булганын аңышмый. Җаннарын саклап калырга омтылып, тавыш ишетелмәгән, наметкалар торган якка ташлана һәм килеп тә каба. Дөмбечеләр килеп җиткәч, наметка тотып торучылар тиз генә, мәче җитезлеге белән, ятьмәләрне яр кырыена чыгара. Койрык очыннан тотып, селкеп бушаталар. Эләккән барлык балык ун литрлы су чиләгенә салына. Инде аларын без дә чүпләшәбез. Бу хезмәтләр өчен, балык әйбәт капкан көннәрдә, без малайларга да вак-төяк балык эләккәли.
Ул көнне, шушы урынны әллә ничә тапкыр куалап, бик күп балык тоттылар. Алар арасында ташбаш, ертлака, чабак һәм бәләк-бәләк кызылканатлар бар иде. Безнең халыкта тәңкәсез балыкны ашау харам исәпләнә. Шунлыктан, эт балыгы, елан балыгы, дип (угри) суга кире ыргытып баралар. Йә булмаса, үрдәкләргә ашатырга да ярар дип, аерым җыйныйлар.
Чираттагы балыкларын чиләккә салып, яңадан суга кереп китүләре була, Фатыйма Бәһрәме кызылканатларның иң олыларын Мәрьямбикә түтинең ыштан төбенә төшереп җибәрә. Мәрьямбикә түти ыштанын эләктереп торучы бөрмә бавын бушата төшкән. Юаш песидәй, тыныч кына басып тора. Шулай берничә тапкыр кабатланып, инде ыштан төбендә унлап кызылканат сикерешеп йөри башлагач, Мәрьямбикә түти, ике киртә арасындагы ярыктан иелеп, үз ишегалларына кереп югалды. Их! Арысланы исән булса, йөрер идемени Мәрҗәмти, кеше көлдереп. Мин бу юлларны гаеп итеп тә, көлеп тә язмыйм. Судагы балыкның хуҗасы Сукыр Вәли түгел. Кем пешереп ашаса, шуныкы. Әти-түтиләр әйткәнчә: “Кемгә насыйп, кемгә язган – шул кешегә хәләл”. Киресенчә, ирен сугышта югалтып, тыныч кына, беркемгә дә зыян салмыйча, яшәп ятучы изге җаннарны чын күңелемнән ихтирам итеп, яратып язам. Тукай менә шушы карт аналарны “Ана догасы” шигырендә шушылаерак тасвирлый:
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.
Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган
Халык йоклый — каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.
Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;
Авыл кырыенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.
Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;
Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!
Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?
Карап торышка алар, җыерчыкланып беткән йөзләре, кояш ашаган сыман төссезләнеп калган күзләре, кул бармакларына чаклы агач тамырларын хәтерләтеп, беренче карашка ямьсез күренәләр. Өс-башлары да, үзләренә охшап искереп, кайбер урыннары яңа чакта ни төсле булганын аерып булмаслык. Шуңа да карамастан, бу карчыкларның йөзләреннән сизелер-сизелмәс кенә булып нур саркый. Бу нур аларның намуслары керсез, үткән юллары изгелек белән өртелгән булудан. Хода бәндәләре булганлыктан, алар беркайчан да чәчләрен тузгытып йөрмәс. Башларында һәрдаим ак яулык ябылган булыр. Шушы ак яулыклар татар хатынын барлык дөнья хатын-кызларыннан мөлаемрак итеп күрсәтә. Алар беркайчан да, оекбаш кимичә, яланаяк йөрмәсләр. Ходаем, торган урыннарын җәннәт ит! Бу дөньялыкта укыган намаз-догаларын кабул итеп ал! Урыннарын оҗмахның кошлар сайрап, җиләк-җимеш үскән агач күләгәсендәге йомшак ястыклар өстендә ит! Амин!
Менә шушы Мәрьямбикә түти, минем әти-әни, Бөек Ватан сугышы елларының кайгы шулпасын эчкән туганнарым, илебез халкының күбесе мәңгелек кочагында. Шуңа күрә мин истәлекләремне кешедән алда язам һәм бәйрәм көннәрендә уйнап-көлеп сикеренмәм. Ул бәйрәм өчен миллионнарча кешеләр каннары, күз яшьләре белән түләгән. Бик күп балалар тумыйча калган. Туучыларының бар нәрсәсе: җаннары, сөйгән-сөелгәннәрнең яратулары, яшьлек еллары, таң йокылары, намуслары... барысы да сугыш тарафыннан урланган. Тукай шигырендәге әнә шул кан коючыларның кулларыннан тотып, кешенең-кешегә карата кешесезлеген тыеп кала алырлык Ананың булмавы, шул алдагы һәм бүгенге трагедиянең килеп чыгуларына сәбәп. Урланган гомерләр өстенә урланган кеше хокуклары өстәлә. Бары тик дөнья халыкларына Ходабызның: “Үтермә!” – дигән сүзләрен генә исләренә төшерәсем килә.
Габдулла Исмәгыйлев
Казан.
Комментарийлар