16+

Үз машинаңдамы, әллә таксида йөрү арзанмы?

1 мартка кадәр такси реестрына кертелгән барлык машиналар үзләренең тормыш циклы ахырына кадәр эшли алачак.

Үз машинаңдамы, әллә таксида йөрү арзанмы?

1 мартка кадәр такси реестрына кертелгән барлык машиналар үзләренең тормыш циклы ахырына кадәр эшли алачак.

Быелның 1 мартыннан такси автомобильләре реестрына локальләштерелгән, ягъни үзебездә җыелган автомобильләрне генә кертеп булачак. Такси хезмәтенә ул ничек тәэсир итәчәк? Бәяләр артуга китермәсме?

“Марттан кискен үзгәрешләр көтәргә кирәкми”

Такси хезмәтендә үзебездә җитештерелгән автомобильләр генә эшләргә тиешлеген күздә тоткан закон проектын 2023 елда ук, такси турындагы яңа закон эшли башлагач керттеләр. 2025 елда исә бу закон проектына ныклап тотындылар. Фикерләр күп булды, һәм нәтиҗәдә шәхси машиналарында эшләүче таксистларга искәрмә ясарга булдылар.

Локальләштерү таләпләренә туры килмәгән шәхси автомобильләрендә такси хезмәтен башкаручы үзмәшгульләр өчен төбәк квотасын урнаштырачаклар – Россия субъектында теркәлгән машиналарның гомуми санының 25 проценты.

Шул ук вакытта автомобиль йөртүченең алты айдан артык милке булып саналырга, ә хуҗасы аны үзе кулланырга тиеш. Мондый механизм 2033 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.

Дәүләт Думасының транспорт буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Павел Федяев "Парламентская газета"га сөйләгәнчә, 2026 елның 1 мартына кадәр такси реестрына кертелгән барлык машиналар үзләренең тормыш циклы ахырына кадәр эшли алачак. "Без таксидагы машиналарны тиз арада һәм тулысынча үзебездә җитештерелгәннәргә алмаштыруга өметләнмибез, бу мөмкин түгел, мондый максат та куелмады да. Локальләштерү турындагы канунның максаты – тармакка төгәл юнәлеш бирү. Төп сегментны алыштыру акрынлап барачак. Минемчә, ике-өч елдан беренче нәтиҗәләрне күрәчәкбез", – дигән депутат.

«Максим» такси сервисы вәкиле Екатерина Мамай да “ШК”га, 2026 елның 1 мартында үз көченә керүче канунга карамастан, реестрда булган чит ил машиналары таксида эшләвен дәвам итә һәм заказлар кабул итә, дип белдерде. 

– Шуңа күрә март аеннан кискен һәм ачыктан-ачык үзгәрешләр көтәргә кирәкми, – ди ул.

Аныңча, локальләштерү турындагы закон таксистларның хезмәт күрсәтүгә чыгымнарын һичшиксез арттырачак, чөнки андый автомобильләрнең һәм аларга хезмәт күрсәтү бәясе хәзерге массакүләм кулланыла торган модельләрнекенә караганда югарырак. “Һәм бу чыгымнар тарифларда чагылачак. Машина бәясе һәм аңа хезмәт күрсәтү чыгымнары, лизинг һәм яңа машиналарга күчкәндә вакытлыча туктап торуны исәпкә алганда, 2026-2027 еллар дәвамында тарифларның потенциаль үсешен 20-30 процент тирәсендә булыр дип бәялибез”, – ди белгеч.

“Өч машинаның икесе ремонтта тора”

Такси хезмәтен күрсәтүче үзмәшгуль Айрат Идрисов чит ил машинасында йөри, һәм аны алыштырырга җыенмыйм да, ди. Үзебезнең автомобильләрнең сыйфатына ул бик шикләнеп карый.

– Таксопарклар үзебездә җитештерелгән машиналарны сатып алалар. Йөрергә өлгермиләр дә, ватылалар. Өч машинаның икесе ремонтта тора. Соңгы ике-өч елда җитештерелгән машиналар бигрәк тә, – ди ул. – Дөресен генә әйткәндә, таксида эшләү үзен акламый – машинаны гына туздыру. Шуңа да күпләр бу хезмәттән китә. Соры зонага китүчеләр дә бар Мессенджерларга һәм социаль челтәрләрдә чатлар бик күп. Район үзәкләре, бистәләрдә ул аеруча популяр, һәм акчаны да күбрәк эшлиләр. Акча дигәннән, такси хезмәте бик арзан. Машина бәяләре, кредит ставкасының югары булуы, бензин хакын исәпләп карасаң, такси өч тапкырга кыйммәтрәк булырга тиеш.  

Таксист Ирек Әхмәтов та такси өчен чит ил машинасы кулайрак дип саный.  

– Яңа законның максаты, әлбәттә, үзебезнең автосәнәгатьне үстерү. Әмма сыйфат ягыннан ул күпкә калыша. Ике ел эчендә машина тузачак. Ә машина бәяләре югары, гел алыштырып булмый. Әлегә үземнең чит ил машинасында йөреп торам, аннары күз күрер, – ди ул.  

Үз машинаңдамы, әллә таксида йөрү арзанмы?

Бензин һәм автомобильгә хезмәт күрсәтү бәяләренең артуы гражданнарны сайлау алдына куя – үз машинаңдамы, такси яки каршерингта йөрү отышлыракмы? "АвтоВзгляд" порталы белгечләре шул темага кызыклы тикшеренү уздырган, дип яза Таксины үстерү буенча иҗтимагый совет порталы. Алар бу транспортларның һәр төрендә баруның күпмегә төшәчәген җентекләп исәпләп чыгарганнар. Нигез итеп ике зур шәһәр: Мәскәү һәм Казан алынган.

“Автоэкспертлар исәпләүләре буенча, Мәскәүдә шәхси машинаны тоту һәм аңа хезмәт күрсәтү уртача елына якынча 440 мең сумга төшә. Монда иминиятләштерү, ягулык, амортизация һәм машина кую чыгымнары керә. Каршерингта йөрү башкала халкына елына 388 мең сумга төшәргә мөмкин. Ә таксида йөргән өчен, өстәвенә "Эконом" тарифында, бер елга 770 мең сумга якын бирергә туры киләчәк. Һәм бу әле һава торышы коэффициентларын һәм пик сәгатьләрен исәпкә алмыйча.

Казанда вазгыять бераз башкачарак. Биредә шәхси автомобильгә уртача чыгымнар елына 390 мең сум тәшкил итә. Ә менә Казан клиентлары өчен каршеринг башкаладагыга караганда кыйммәтрәк булачак: бер ел эчендә якынча 493 мең сум. Казанда таксига даими сәфәрләр өчен пассажирга елына якынча 418 мең сумга акча табарга туры киләчәк. Тулаем алганда, экспертлар каршерингның шәхси машинаны алыштырырга сәләтле булуын билгеләп үтә, әмма төрле шәһәрләрдә парковкага тарифларны һәм чыгымнарны исәпкә алып. Шул ук вакытта, даими кулланганда, таксиның, үз машинаңда йөрүгә караганда, көндәш булуы икеле. Әмма, еш йөрмәгән очракта, такси идеаль вариант булырга мөмкин.

Такси илкүләм советы уздырган сораштырудан күренгәнчә, 2026 елда Россия таксопаркларының 66 проценты, авыр икътисади вазгыять һәм локальләштерү турындагы канун аркасында, автопаркны яңартырга планлаштырмый. Сораштыруда 150 таксомотор предприятиесе катнашкан. Чагыштыру өчен: элегрәк 39 процент респондент хәрәкәт составын берничә елга бер, 26 проценты елга бер яңарткан.

Шәхси машина йөртүчеләр дә локальләштерелгән транспорт сатып алырга планлаштырмый. Такси локализациясе турындагы закон үз көченә кергәннән соң, Россиядә машина йөртүчеләрнең 5 проценты гына тимер атын алыштырырга җыена. Сораштыру 500 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрдә яшәүче шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр һәм таксопаркларның ялланган персоналы арасында уздырылган. Үз машинасында эшләүне 42 процент таксист үз машинасында йөрүне дәвам итәргә планлаштыра, шул ук вакытта аларның 29 процентының гына автомобиле локальләштерелгән санала. Сораштырылганнарның тагын 24 проценты таксопарк машинасында эшләячәк. Калганнары соры зонада эшләячәк, наемга күчәчәк яки бөтенләй тармактан китәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading