Акчаларыгызны һәм документларыгызны автомобиль эчендә калдырмагыз.
Татарстанда 2026 елның өч аенда 40 транспорт чарасы куып алып кителгән. Әлеге җинаятьләрнең инде 85 проценты ачыкланган.
Кайда минем тимер ат?
– Автомототранспортны сатып җибәрү яки сүтеп бетереп, “запас часть” сыйфатында сату максатында яшертен рәвештә урлау очраклары беркадәр кимеде. Узган елның беренче өч аенда 11 очрак булса, быел – 8. Автомототранспортны урлап яки куып алып китүләрнең күпчелеге Казан белән Чаллыда күзәтелә. Чаллы шәһәре полициясе хезмәткәрләре быел урланылган яки куып алып кителгән 13 транспорт чарасының барысын да табып, хуҗаларына кайтаруга иреште. Урланылган транспорт чараларын эзләүдә Россия төбәкләрендәге полиция хезмәткәрләре белән элемтәдә һәм хезмәттәшлектә эшлибез. Мәсәлән, республикадан урланылган машиналарны Краснодар, Томск шәһәрләрендә тотып алдылар, – диде матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Матурин.
Россиядә җитештерелгән автомобильләрне күбрәк урлыйлар (кража) һәм куып алып китәләр (угон).
– Безнең элегрәк чыгарылган автомобильләрнең сак сигнализациясе катлаулы түгел. Озак вакытлар файдаланылмый яткан автомобильләрне аякландыралар. Шәһәрләрдәге кайбер кешеләр иске автомобилен ишегалды читенә яки агачлык арасына калдыра да, берничә елга башка җиргә эшкә китә. “Машинаны урлаганнар!” – дип, 3 елдан соң килеп әйтүчеләр дә бар. Кайбер кешеләр автомобильдә азык-төлек яки башка продукция китерү белән шөгыльләнәләр. Бушаткан вакытта, еш кына, машина ишекләре ачык, ә двигателе эшләп торган хәлдә калдырыла. Продукцияне тапшырып, урамга чыксалар – транспорт чарасы юк. Ашыгырга һәм транспорт чарасына мондый битарафлык күрсәтергә ярамый, – диде Марат Матурин.
Очты-китте акчалар
Банклар һәм эре сәүдә үзәкләре мәйданчыкларында, шулай ук парковкаларда автомобиль эчендә акчаларыгызны һәм документларыгызны бер вакытта да калдырмагыз. Кибеттә йөргәндә машина ачкычы кесәгездән күренеп тормасын.
– Казанда узган ел транспорт чарасы эчендә калдырылган 200 мең сумнан 3 миллион сумга кадәр акчаларны урлауның 9 очрагы теркәлде. Җинаятьчеләр бармак эзләрен калдырмаска тырыша, шунлыктан мондый җинаятьләрне ачу авырлардан санала, –дип дәвам итте сүзен Марат Матурин. – Ләкин, алар да ачыклана. Казанда машинадан акча урлаган Омск шәһәре кешесе Мәскәүдә тотылды. Белореченск шәһәрендә тотылган “гастролер” Казанда машина эченнән акча урлаганлыгын таныган. Түбән Новгород шәһәреннән килеп, автомобильләр эченнән акча урлап йөргән кеше Казанның үзендә үк тотып алынды.
Үсмерләрнең акылы үскән
Республикада балигъ булмаганнар 11 транспорт чарасын куып алып киткән.
– Үсмерләрнең автомототранспортка кагылышлы җинаять очраклары санының кимүе күзәтелә. Автомобильне куып алып китү вакытында малайлар чамадан тыш хискә биреләләр. Кызу тизлектә барып җәяүлеләрне таптарга, баганага бәрелергә дә ихтималлар. Үсмерләр акылсыз адымнарга барып, язмышларын каралтмасыннар, гомерләрен куркыныч астына куймасыннар иде. Хәзер видеокамералар һәр гамәлне терки, барыбер тотылачаклар, – дип кисәтте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне эзләү идарәсенең бүлек җитәкчесе урынбасары Фәрит Борһанов.
Транспорт чараларын куып алып киткән өчен 5 елга кадәр, ә сатып җибәрү максатында урлаган өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм калу яный.

Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив транспорт системасы» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар