16+

“Хәләл” дигән ризыкларны мөселманнар да һәм христианнар да теләп сатып ала

“КазанФорум” федераль дәрәҗәдә үткәрелә

“Хәләл” дигән ризыкларны мөселманнар да һәм христианнар да теләп сатып ала

“КазанФорум” федераль дәрәҗәдә үткәрелә

2025 елның 13-18 май көннәрендә “Казан Экспо” үзәгендә XVIнчы “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” халыкара икътисад форумы була. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге чарага зур әһәмият бирә.

Форумда ислам банкингы, эшкуарлар хезмәттәшлеге, логистика, сәламәт тормыш рәвеше, мәдәни багъланышлар турында сүз барачак.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Казан форумы елдан-ел халыкара абруй казана бара. Хәләл продукция җитештерү темасына 2 сессия үткәрелә, анда Россия төбәкләре һәм чит илләр эшкуарлары катнаша. Татарстанда 250 кече предприятие хәләл ризык җитештерә, продукция чит илләргә дә чыгарыла. Безнең “Хәләл” стандартлаштыруы буенча комитеты Малайзия тарафыннан танылу алды. Бу теркәлү документы республикабызда хәләл продукция җитештерүне тагын да җанландырачак. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “безнең максат беренче чиратта мөселманнарны, ә аннан соң барча халыкны кайгырту” дип, актив эшчәнлеккә өнди. Форумда хәләл продукция җитештерүне тагын да үстерү буенча тәҗрибә уртаклашачакбыз, хезмәттәшлек элемтәләре урнаштырачакбыз, – диде Татарстан Диния нәзәратенең “Хәләл” стандартлаштыруы буенча комитеты рәисе Аббас Шляпошников.
Россия Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлаштыруы һәм сертификатлаштыруы буенча халыкара үзәге генераль директоры Айдар Газизов видеоэлемтә аша чыгыш ясап, Казан форумының киләчәге зур булуын әйтте.

– “Хәләл” продукция ул ышаныч һәм сыйфатны күз уңында тота. Бу сүз дин белән бәйле түгел. Илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә катнашу әһәмиятле. Ислам илләре Россиягә теләктәш, безгә азык-төлек җитештерүдә халыкара “Хәләл” продукция сыйфаты дәрәҗәсенә ирешүне максат итеп алырга кирәк, – диде Айдар Газизов.

Россиянең “Хәләл – күзәтчелек” сертификатлаштыру буенча органы генераль директоры Рафис Якупов:”Россия – күп милләтле һәм төрле динле ил. Хәләл ризыкларны мөселманнар да, христианнар да ышанып һәм теләп сатып ала. Бу ышанычны югалтмау, сыйфатка һәрвакыт игътибар бирү зарур”, – диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading