Казан үзәгендә бушлай бию остаханәләренең алтынчы сезоны башланды.
Җәй җитте. Димәк, Казан үзәгендә “Хәрәкәттә-бәрәкәт” бию остаханәләре башлана. Проектны 2021 елдан Татарстан Рәисе каршындагы туган телләрне саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Казан мэриясе, Парклар һәм скверлар дирекциясе оештыра. Алтынчы сезонның төп яңалыгы – үткәрү урыны үзгәрү. Хәзер остханәләр Камал театры бинасы артында урнашкан амфитеатрда булачак. Бу өлешчә Кабан күле яр буендагы төзекләндерү эшләренә бәйле.
– Казан үзәгендә инде алты ел халыкны биетәбез. Урын алыштыру, әлбәттә, җаваплы эш. Өч ел эчендә халык хәзерге Тинчурин театры бинасы янына Кабан күле яр буена килергә өйрәнгән иде. Быел биюләрне Кабан күленең икенче ярына күчердек. Беренче генә остаханә булса да, халык бик күп җыелды. Без әле проектны рекламаларга да җитешмәдек. Димәк, ихтыяҗ зур. Кешеләр татар биюләрен өйрәнеп, аларның тарихы турында мәгълүмат туплап, рухи яктан баеп китәләр. Быел Иваново шәһәренә эшлекле сәфәр белән бардым. Анда яшәүче милләттәшләребез генә түгел, гомумән, Иваново яшәүчеләре дә: “Казанга килеп, татарча биеп кайттык”, – дип әйткәннәр. Бу инде – “Хәрәкәттә-бәрәкәт”нең матур нәтиҗәседер. Без дә бу проектны яратабыз. Тиздән өр-яңа җыр проектына да старт бирәбез. Биеп кенә түгел, җырлап та алачакбыз. Татар халык җырлары, классика әверелгән 1980-90, 2000 еллар җырларын бергә гитара, баянга кушылып башкарачакбыз. Бу да бик әһәмиятле, чөнки җырлар да тарихыбызны саклый, – дип сөйләде проектның идея авторы, Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова.
Бу проект башланганнан бирле һәр җәй, гадәттәгечә, “Хәрәкәттә-бәрәкәт”кә барам. Проект шәһәрдә ачык һавада үткәрелә торган иң яхшы чара исеменә лаек. Көне-төне эш дип чапкан шәһәр халкына, бераз туктап, үзенең тамырларын искә төшереп, күңелен ял иттерергә, аралашырга менә дигән мөмкинлек. Яшьләр дә, картлар да бии. Бу чарага даими йөрүчеләр белән дә танышып беттек кебек. Бер-беребезне ерактак таныйбыз. Сагынышып килеп исәнләшәбез.
Узган ел проектның юбилее хөрмәтенә “Бию көрәше” бәйгесе үткәргәннәр иде. Быел да “көрәш” булачак. Ләкин бу юлы һәвәскәр биючеләр түгел, осталар, профессионаллар көч сынашачак.
– Һәр ел остаханәләр башлануын зарыгып көтәбез. Таныш йөзләр дә күренә, туганлашып бетәбез бугай (көлә). Елдагыча татар халык биюләрен, уеннарын өйрәнәбез. Айга бер тапкыр Идел бую халыкларының биюләрен дә күрсәтәчәкбез, – диде проектның кураторы, даими алып баручысы Алсу Мәгъсүмҗанова.
Бию остаханәсен әбиләр дә, бәбиләр дә үз итә. 85 яшьлек Мөнәвәрә Габдуллина да ел саен бию остаханәсендә катнаша. Читтә оялып торган яшьләрне дә Мөнәвәрә апа биетә ала. “Әйдәгез биибез!” - дип һәркемне килеп биюгә чакыра.
- Һәр елны киләм монда, оештыручы кызлар-егетләргә рәхмәт. Монда килеп энергия җыеп кайтам, кечкенә чактан гел биедем. Бу Сабан туеннан да көчле чара. Сабан туенда бит бөтен кеше дә мәйдан уртасына чыгып бии алмый. Ә монда рәхәтләнеп, чын күңелдән биисең. Әй, кызым, бертуганнарым исән булса, бергә килер идек. Алты баладан берүзем калдым бит. Юкка гына үлән ашап үсмәгәнмендер, шулар гына бу яшькә хәтле җиткерде, - дип сөйләде Мөнәвәрә апа.
Искәртеп үтәбез, “Хәрәкәттә-бәрәкәт” бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе Камал театры бинасы артында амфитеатрда узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар