16+

Хәтта шул ук “атказанган” исемнәре бирелүдә безнең гаеп юкмы?

Рамазан ае тәмамланды. Богаулар чишелде, шайтаннар “отпуск”тан кайтты. Әллә шуңа инде, бераз канәгатьсезлек белдерәсе килә.

Хәтта шул ук “атказанган” исемнәре бирелүдә безнең гаеп юкмы?

Рамазан ае тәмамланды. Богаулар чишелде, шайтаннар “отпуск”тан кайтты. Әллә шуңа инде, бераз канәгатьсезлек белдерәсе килә.

Һәрвакыт юктан да гаеп эзләүчеләр барлыгын беләбез. Үземне андый кешеләрдән санамыйм, әмма андыйларны күрергә теләсәң, бераз социаль челтәрләрдә казынырга кирәк. Алар күбрәк блогер, җырчыларның керткән видеолары янында бөтерелә. Нишләп? Сәясәткә тел-теш тидерү өчен аны аңларга кирәк, коммуналь хезмәтләрне сүктең ни, сүкмәдең ни.

Нәтиҗәсе үзгәрми. Ә менә социаль челтәрләр дөньясында хәлләр башка. Бокс рингындагы кебек башта берәү китереп бәрә, аннан аңа җавап итеп икенчесе... Ләкин һәр негатив, начар фикерне дә көнчелеккә сылтау дөресме икән? 

Шәхсән минем дә моның белән очрашкан булды. Урамда төшергән видео-сораштыруларыбызның берсендә: "Чәчби, чәчен дә җыеп куймаган", – дигән комментарий калдырганнар иде. Башта акланыйм инде, көне бик җилле булды, шуңа тарап чыгып киткән чәчләр дә вакыт узу белән төрлесе төрле якка карады. Ул миңа да комачаулады. Чәчне җыеп чыгарга кирәк булган да бит, әмма бу акыллы фикер башка бик соң килде. Шуңа "чәчби" белән килешмичә дә булмый. Хак сүз бит. 

Тәнкыйтьне дә кем ничек җиткерергә күнеккән бит. Кемдер йомшак кына әйтә, ә кемдер йөрәкнең нәкъ түренә туры китереп уктай сүзләр ата. Мондый вакытта бер генә сүз әйтәм: “Һәркем үз карашын җиткерергә хокуклы, әмма бурычлы түгел”. Аллаһка шөкер, дөнья шулай яратылган, чиләгенә күрә капкачы табыла. Бер төркем кеше “ак” дисә, икенчесе “кара” ди. Яманлаучылар булса да, яклаучылар табыла. Тәнкыйть язучы үзенә каршы әйтүчеләр булуга әзер кебек. Ә менә яклаучылар белән башка мәсьәлә. 

Күптән түгел генә бер кызыклы хәлнең шаһиты булдым. Исем-фамилияләп язмыйм, чөнки мондый очрак берәү генә түгел. Иң кызганычы, андый күренеш гадәти хәлгә әйләнеп бара.

Күз алдына китерик. Менә бер кеше җырлый ди. Тавышында моң юк, хәтта көйгә дә туры китереп җырлый алмый. Белми, укымаган чөнки. Әмма ул үз талантына ышана. Бу видеоларны социаль челтәрләрдә тарата. Җырлый белмәсә дә, аңа беркем дә: “Җырлый белмисең”, – дими. Киресенчә, хуплап, күтәреп ала. “Бер-ике елдан чын артист булачаксың”, – ди. Ә берәү: “Үскәнем, әлегә җырлый белмисең. Бик шәп хәрәкәтләнәсең, хәтта җырлавыңның рәте булмавы да сизелми. Үз өстеңдә эшләсәң, бәлки, синнән яхшы җырчы килеп чыгар”, – ди.

Җырлаучыны күтәреп алган халык, билгеле, мондый сүз язучыга ябырыла. “Адвокатлар”: “Син аның урынында булып кара. Аның әнисе юк, ул авыр шартларда үсә”, – ди. Ә “прокурор”: “Мин бит аңа начарлык теләп әйтмим”, – дип аклана. Бу очракта кем хаклы? 

Хәер, һәркем карарын үзе чыгарыр. Социаль челтәрдә барган бу гаҗәеп суд мине дә уйга этәрде әле. Тәнкыйть әйтүче җазасын алды. Аны бу җырлаучының фанатлары “чәйнәп төкерде”. Ә бу кешегә канат куючылар гаепле түгелме икән? Халык җаваплылыктан качарга өйрәнде. “Сәнгатькә “худсовет” җитми”, – дип әйтәләр дә шуның белән бетте.

Әмма шул ук кешеләр өч тиенлек иҗатка үсәргә өнди, канат куя, концертларга йөри. Әгәр дөбер-шатыр җырлар тыңланмаса, җырчылар аны язып та тормас иде. Тыңлаучысыз җырчы – ач җырчы. Ә бит халык тыңлый. Хәтта шул ук “атказанган” исемнәре бирелүдә безнең гаеп юкмы? “Ярдәм итәм”, “файда китерәм” дип эшләнгән гамәлләрнең дә барысы да изгелеккә илтми. 

Сүземне шайтан, пәриләр белән башлаган идем. Шулар белән үк төгәллим дә. Туфан Миңнуллинның “Дуслар җыелган җирдә” әсәрендәге әкиятне сөйлим әле.

Бер авылда яшәгән ди бер бөкре. Бөкре булганга бәхете булмаган, аңа кызлар да карамаган. Шулай беркөн киткән ул урманга. Ә монда пәри туе икән. Бу хәл җомга көнне булган. Ә пәриләр: “Чәршәмбе! Чәршәмбе”, – дип кычкыра. Пәриләр “чәршәмбе” дигәч, бөкре дә “чәршәмбе” дип кычкырган. Ата пәри чыккан да, бөкренең аркасыннан сыпырган. Бөкресе юкка чыккан.

Авылга кайткан, тормышы җайланып киткән. Күрше авылда шундый ук бөкре яши икән. Ул бөкресе турайган кешедән нишләргә кирәклеген сорашкан да, җомга көнне урманга киткән. Җомга янә пәри туе гөрли. Пәриләр: “Чәршәмбе” дип кычкыра икән. Бу бөкре: “Чәршәмбе түгел, җомга бит бүген”, – дигән. Ата пәри чыккан да, бөкренең аркасын сыпырган. Бер бөкре урынына ике бөкре үскән. 

Ә сез бу очракта кайсы «бөкре» соң?

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading