16+

Химиклар мәдәният сарае “Яшьләр йорты”на үзгәртелә

17 марта 2025, 15:59
168
0
0
Уку өчен 3 минут

Социаль учреждениеләрне төзекләндерү дәвам итә

Химиклар мәдәният сарае “Яшьләр йорты”на үзгәртелә

Социаль учреждениеләрне төзекләндерү дәвам итә

Казанда быел 45 дәүләт һәм муниципаль учреждение капиталь ремонтланачак. 

– “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында Фучик урамындагы 125нче гимназия төзекләндерелә. Ел ахырына Россия Герое С. А. Ашихмин исемендәге 130нчы мәктәптә төзекләндерү эшләренең икенче этабы тәмамланачак. “Гаилә” илкүләм проекты ярдәмендә 415нче һәм 302нче балалар бакчалары яңартыла, – диде Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карау һәм хезмәт күрсәтү буенча департаменты директоры Илья Коротихин. 

Ун еллап элек Казан мэры Илсур Метшин тырышлыгында башкала мәктәпләренең азык әзерләү бүлмәләрен төзекләндерүгә керешелгән иде. Бу эшләрне Россия төбәкләреннән килеп тә өйрәнделәр. Быел янә 12 мәктәпнең азык әзерләү бүлмәләрен камилләштерүгә 271 миллион сум күчерелгән. Тагын 12 мәктәптә “мәктәп рестораны” барлыкка китерелә. Реконструкция ясаганнан соң балаларның туклану урыннары 150 урынга арта.

“Лидер” үсмерләр клубын төзекләндерү дәвам итә. Быелгы төзекләндерү программасына “Ю” белән “Компас” үсмерләр клублары алынган. “Ракета” стадионына, “Тасма” спорт мәктәбенә ремонт булачак. “Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы” федераль проекты ярдәмендә Е. А. Боратынский музей йорты, шулай ук Авиатөзелеш районында Побежимов урамы, 47 адресындагы күп еллар эшчәнлек алып баручы китапханә яңартыла. Төзекләндерү сәламәтлек саклау өлкәсендәге 7 бинага да кагылачак. 

“Нармонка” балаларның сәламәтләндерү лагерында үзгәртеп төзү эшләре башкарыла. Анда яңа корпуслар сафка бастырыла. Эшләрне 2027 елда тәмамлау ниятләнелә һәм лагерь шул елны тәүге ял итүчеләрен кабул итәчәк.

– Химиклар мәдәният сарае берничә этапта төзекләндерелгәннән соң анда “Яшьләр йорты” барлыкка китереләчәк. Биредәге эшләр “Россия – мөмкинлекләр иле” федераль проекты нигезендә башкарыла, – диде Илья Коротихин.

Казан мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашып, төзекләндерү эшләренең мөһимлеген искәртте. Социаль учреждениеләрне капиталь төзекләндерүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы республика программаларының да ярдәме зур.

– Меңъеллык Казанда, Татарстан башкаласында капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ биналар күп әле. Мәктәпләрдә аеруча кискен мәсьәләләрне хәл иттек, ләкин төзекләндерәсе мәктәпләр калды әле. Балалар бакчалары төзекләндерүгә нык мохтаҗ, ярты гасырдан артык капиталь ремонт күрмәгән балалар бакчалары да бар, – диде мэр Илсур Метшин.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading