Казанның ветеран укытучысы үзенең элеккеге укучысы Айнур Гинатуллин турында ихлас хат язган. Гаилә тәрбиясе, туган телгә мәхәббәт һәм чын ир-ат үрнәге турында уйландыра.
Гадәттә укытучылары турында укучылары яза. Яратып, сагынып, олы хөрмәт белән, зур рәхмәтләр әйтеп. Ә бу хат киресенчә озак еллар башкалабыз мәктәбендә белем биргән ветеран-мөгаллимәдән килде. Ул анда үзенең элеккеге укучысына соклана. Аны “Хөрмәткә лаек ир” ди. Язмасын да шулай атаган.
2004 елда мәктәпне тәмамлаган укучыларым белән берничә мәртәбә очраштык. Руслан Закирҗанов иптәшләрен мәктәпкә җыеп, мине өемнән килеп алып, китереп куя иде. Ә менә бер укучым Айнур андый очрашуларга бик килә алмады. Башта Армия хезмәтендә булды. Аннары 2019 елда Гадәттән тыш эшләр министрлыгының янгын сүндерү бүлегенә эшкә керде. Көнне –төнне, алны-ялны белми торган хезмәттә булгач, эшен ташлап китә алмады. Бик сагынып күрәсем килгәч, аны өемә чакырдым. Очрашу көне килеп җитте. Ишегемнән күркәм, ыспай киенгән, җитди кыяфәтле ир уртасы булган кеше килеп керде. Танымадым. Айнур Ислам улы Гинатуллин бүген менә шундый. Үткәннәр турында озаклап сөйләштек.
Армиягә китәр вакыты җиткәч, үзе дә шактый абруйлы, кешеләр алдында сүзе үтә торган әтисе Ислам: “Улым, Казанда гына калып хезмәт итәргә теләмисеңме?” - дип сорый. “Кая җибәрсәләр, шунда барам!” - ди егет һәм 2007-2009 елларда Мәскәү һәм Владимир өлкәләрендә уңышлы хезмәт итеп кайта. Мамадыш ягы кызы сөйкемле Нурсинәгә гашыйк булып, гаилә дә корып җибәрә. Айнурның әнисе Наилә ханым Кече Сөн авылындагы кода-кодагыйларына шундый уңган булган әдәпле тәртипле кыз үстергәннәре өчен рәхмәт әйтеп туялмый. Улына шундый кыз туры килгәнгә бик шат ана.
Айнур белән Нурсинә гаиләсе бүген тупырдап торган ике егет үстерәләр. Булатка 12, Данирга - 11. Яшь әти-әни балаларына дөрес тәрбия бирергә тырышалар. Хәер, моның өчен башта үзләре үрнәк күрсәтәләр: эшләрендә тырышып эшлиләр, бер берсенең сүзен тыңлап, күз карашларыннан аңлашып-санлашып, дус-тату яшиләр. Ә мондый гаилә балалар бәхете.
Айнур үзе дә матур, тату яхшы гаиләдә үсте. “Оясында ни булса, очканда шул диюләре хак. ”Әти-әниләренә охшап, Айнур да тәртипле булды. Мин аның миңа, сыйныф җитәкчесенә, бер генә мәшәкать китергәнен дә хәтерләмим. Дөресрәге, андый хәл булмады. Ә менә бу гаиләнең ярдәмнәрен шактый татыдым. Кабинетым коридор шикелле артык озын иде. Шуны Айнур белән әтисе икегә бүлеп бирделәр. Бик матур ике бүлмә килеп чыкты. Кыйммәтле китапларыбызны, җиһазларыбызны сакларга урын булды. Ата белән улның куллары алтын иде шул. Тик кызганыч, Ислам әфәнде хакында үткән заманда язарга сөйләргә туры килә бүген. Кисәк, кинәт кенә, берәүне дә җәфаламый гына бакыйлыкка күчкән. Гомер иткән хатынын, улын, киленен, оныкларын, үзе яраткан тормышны калдырып.
- Бик тырыш, алтын куллы, алтын йөрәкле кеше иде. Балаларын да кечкенәдән җаваплылыкка, сүзеңдә тора белергә өйрәтте, чын ирләр итеп үзе тәрбияләде. Аның кебек кеше бүтән юк. “Оныклары бабаларына охшасын иде!” дип намаз саен телим, - ди Наилә ханым.
Ислам Мари республикасы татар Кышнасыннан, Наилә Саба районы Төбәк авылыннан. Җәйләрен уллары Илнур белән Айнур ике якта да әби-бабаларында табигатьтә уздырганнар. Ислам Мари Саба урманнарында җиләккә дә, гөмбәгә дә, балыкка да йөрткән, малайларын кечкенәдән эш сөяргә өйрәткән әти кеше: печән дә чабышканнар, бәрәңге дә алышканнар. Айнур эшкә урнашкач та улының иң беренче остазы була Ислам әфәнде. Чөнки үзе дә гомере бу янгын сүндерүче, уттан кеше гомерләрен саклаучы була. Улына да бар тәҗрибәсен, саклык чараларын үзе өйрәтә. Айнур икенче остазы итеп Николай Волостновны атады. Николай лаеклы ялга чыккач та хәрби операциягә китә. Шунда батырларча һәлак була. “Батырлык ордены” белән бүләкләнә. Айнур хезмәттәшен бик сагынып олы хөрмәт белән искә алды.
Айнурны озаткач, сөйләшүебезне искә төшереп уйланып утырдым. Айнурның туган телендә сөйләшүе сокланырлык дәрәҗәдә чиста. Сөенеп куйдым : бу бит минем дә хезмәтем нәтиҗәсе. Татар теле һәм әдәбиятын үзем укыттым мин аларга. Мин биргән белем гаиләдә ныгып, үсеп, бүген әнә нинди мул җимешләрен биргән. Саф татар телендә сөйли белүче, акыллы, тормыш арбасын җигелеп тартучы төпле ир гаилә башлыгы элеккеге укучым Айнур Гинатуллин әтисе шикелле үк бер дигән ир булып җитешкән.
“Эх, бөтен татар малайлары да егетләре дә, ирләре дә Айнур кебек акыллы-тәрбияле булса иде!” Хәер, аның өчен тамырларыңның милли булуы, туган телгә хөрмәтне балачактан тоеп үсәргә кирәк шул. Ә менә Айнур белән Нурсинә үстергән балалар чираттагы халык санын алу вакытында туган телләрен татар дип күрсәтәчәкләр. Мин моңа ышанам. Чөнки ул аларның иң кадерле кешеләренең - әби-бабаларының һәм әти әниләренең дә туган теле.
Зарига Исламова, ветеран укытучы.
Казан шәһәре.
PS. Редакциябезгә килгән бу хатны укыгач, минем күз алдыма Ислам абзый, Наилә ханым һәм аларның уллары Илнур белән Айнур килеп басты. Без озак еллар бакча күршесе булып яшәдек. Бу гаиләнең уңганлыгына сокланмый мөмкин түгел иде. Иң беренче кыяр, яңа бәрәңге белән дә алар сыйлый иде. Бик дус яшәдек. Җәйге озын төннәрне самавыр янында аз үткәрмәдек. Ислам аганың тормыш тәҗрибәсе күп булгач, сөйләр сүзләре таңга чаклы бетми иде. Наилә дә даруханәдә эшләгәч, гел ярдәмгә килә иде. Күршеләребез шундый тырыш, уңган булганга бик бәхетле идек без. Яңа йортка киткәндә елап аерылыштык. Укытучы күңелендә дә матур якты хатирәләр калдырган икән бит бу гаилә. Хатны укыганда алар өчен кабат сөенеп куйдым. Тик көенергә дә туры килде. Ислам абзый якты дөньяда юк икән бит. Ни кызганыч Нигә Аллаһы Тәгалә тормышны яратып, аннан тәм табып, һәр мизгелнең кадерен белүчеләргә ике гомер бирми икән? Юк, бирә икән бит! Ул гомер улларда, оныкларда дәв итә икән бит. Үз укучысы турында шундый җылы хат язган мөгаллимәнең хаты мине шундый нәтиҗәгә китерде. Тирәнрәк уйласаң, чыны да шул бит.
Комментарийлар