16+

«Безнекеләрдән булмас инде»: Миңгол Галиевның җырчы һәм остаз булып формалашуы

Яңа гына мәктәп тәмамлаган Миңгол Галиевка әнисенең бер сүзе җитә. «Безнекеләрдән булмас инде...» Менә шул сүз аны сискәндереп җибәрә.

«Безнекеләрдән булмас инде»: Миңгол Галиевның җырчы һәм остаз булып формалашуы

Яңа гына мәктәп тәмамлаган Миңгол Галиевка әнисенең бер сүзе җитә. «Безнекеләрдән булмас инде...» Менә шул сүз аны сискәндереп җибәрә.

«Миңгол абый, рәхмәт Сезгә!» 

Җыена да, беркемгә әйтмичә, Казанга укырга керергә дип чыгып китә, хәтта сөйгән кызы Фәния дә белми кала. Нәтиҗәдә, моңлы тавышлы җырчы булып таныла, татар халкына моңлы җырчылар укыту дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә, үзенең укыту методикасын булдыра.

Басуда туган бала

1940 елларда Татарстанда яшәүче ир-егетләр күпләп шахталарга китә. Шул шаукымга ияреп, авылдашлары белән бергә аның әтисе Тула өлкәсенең Болохово шәһәренә барып урнаша. Сугыш башлангач аларны фронтка алалар. Гаиләсе белән саубуллаша да алмыйча яуга китә. Бишенче бала ана карынында яралып калган була. Иртәнге дүрттән басуда урак урган йөкле ханымны вакытыннан алда тулгак тота.

Мамадыш районының Иске Комазан авылында җиде айлык булып бала аваз сала. Дүрт бала янына тагын бер бала өстәлә. Бу малайга Миңгол дип исем кушалар. Сугыш башланган елда, уттай урак өстендә җитлекмичә туган бу баланың исән каласына берәү дә ышанмый. Берничә көннән язмыш кочагында ятучы малайның әнисен кабат урак урырга чыгаралар.

— Әтинең Зәйтүнә исемле сеңлесе бар иде, — дип искә ала Миңгол абый. — Әй, балакаем, син дә кеше булдың бит, без сине исән калыр, дип уйлаган идек, дип әйтә иде. Хәзер уйлыйм, шул авыр вакытта дөньяга тудырып, Аллаһы Тәгалә миңа гомер биргән. Без мәктәптә укыган елларда классыбыздагы 21 баланың 19ызыбызның әтисе юк иде. Барыбыз да ятим үскәч, ятимлекне сизмәдек, басуда үстек. Әниләр артыннан бер башак та калырга тиеш түгел иде, аларга сүз булмасын дип, шул башакларны җыярга туры килде. Миңа — әтине, әтигә — мине күрергә насыйп булмады.

Кул арасына керә башлау белән, әнисе эштән кайтышка өй эшләрен үзе башкарырга өйрәнә. Әнисе төшке ашка кайтышка ашарга пешерә, өйдәгесен карап торып, аңа бераз ятып алырга мөмкинчелек тудыра. Авырлыкларны әнә шулай бергәләп җиңәргә тырыша ул заман кешеләре. Егет 14 яшеннән колхоз эшенә чыга, хезмәт көне языла башлый. Балачакның ни икәнен дә тоймыйча кала алар буыны.

Миңгол Галиев фото татар информ

«Сиңа укырга кирәк!»

— Миңа 4-5 яшьләр тирәсе, безнең күршедә миннән бераз олырак кыз бар иде. Ул гел җырлауда булды. Мин җырламакчы булам, никтер минеке килеп чыкмый. Аптырый идем. Мәктәптә укый башлагач, өченче класста сәхнәдә җырлаттылар, — ди Миңгол ага.

Алар бәхетенә авылдагы башлангыч мәктәп җиде еллык итеп үзгәртелә. Җиде классны тәмамлаган балалар колхозда кала. Сентябрь аенда аларның әниләрен мәктәп директоры үзе янына чакырып ала. Баксаң, аның Венера исемле туганы авылга кайткан. 12 чакрым ераклыктагы Түбән Ушма мәктәбенә укырга кергән. Кызга авылдан иптәш кирәк икән. Бу хакта әнисе кайтып әйткәч, Миңгол укырга риза була.

Сентябрь ахырында сигезенче класска укырга бара. «Ул елны декабрь ахырына кадәр кар яумаганына кадәр хәтеремдә», — ди Миңгол абый. Интернатта торып укый башлыйлар. Ял көннәрендә Венера белән авылына кайтып йөриләр. Берсендә Венера янына керсә, ул кайтмый. Егет күп уйлап тормый, төнгә каршы ялгызы чыгып китә. Караңгылана. Берзаман юл икегә аерыла. Уңга киткән юлга маяклар куелган. Егет шул якка, белмәгән тарафка юл ала. Бара торгач урманга җитә һәм урман аланлыгындагы такта эшкәртүчеләр яши торган авылга килеп чыга. Анда такта яру заводының кибете була, тирә-як халкы бирегә ипигә килә торган заманнар.

Миңголның бәхетенә авылдашлары кичкә каршы ат белән кибеткә менгән була. Аларның атына утырып егет үз авылына юл ала. «Минем бәхетемә, гомер бетмәүгә бер сәбәп белән Аллаһ Тәгалә миңа шушы юлны күрсәткән, каршыма авылдашларымны чыгаргандыр», — ди Миңгол ага. Кайткан вакытта кинәт кенә котычкыч буран чыга, көчкә кайтып җитәләр. Салкын үзәгенә үткән булгандыр, Миңгол авырып китә, ул елны башкача укырга бара алмый.

  • Икенче уку елында район үзәге Мамадышта укырга була. Егетнең таланты менә шул вакытта ачыла башлый. Мамадыш мәктәбендә укыганда аны Казанга мәдәни-спорт фестиваленә җибәрәләр. Горький паркы сәхнәсендә җырлап кайта. Көзен класс җитәкчеләре Шәмсенур апа керә дә, сезнең арада кемнәр генә чыкмас, инде менә Миңгол Галиевка лауреат дипломы килде, дип хәбәр итә. Һәм әлеге дипломны аңа бөтен мәктәп укучылары арасында тантаналы төстә тапшыралар.

Миңгол Галиев фото татар информ

Бу — Миңгол Галиевның җыр буенча уңышларга нигез салынган беренче адымы була. Район үзәге мәктәбенә укучылар белән очрашуга килгән шагыйрь, җырлар авторы Мөхәммәт Садри белән композитор Александр Ключарев та егеттәге сәләтне күреп ала. Александр Сергеевич шул вакытта малайга тавышың шәп, сиңа укырга кирәк, дигән фикерен җиткерә. Мамадыш мәктәбендә укыганда аларны Казан белән таныштырырга алып баралар.

Яшьләр Ирек мәйданыннан Тукай мәйданына таба җәяүләп төшеп килгәндә, химия укытучылары Диләрә Юныс кызы, Ленин бакчасы янындагы бинаны күрсәтеп: «Миңгол, кара, консерватория дип язганнар, биредә җырларга өйрәтәләр», — ди. Шул вакытта егет уйлап куя, ничек җырларга өйрәтсеннәр инде, булмаганны, ди. 

«Безнекеләрдән булмас инде»

Мәктәп бетергәннәр укырга керергә дип шәһәрләргә юл ала башлый. Шунда әнисе: «Безнекеләрдән булмас инде», — дип куя. Шушы сүз егетне уйланырга мәҗбүр итә. Документларын ала да, беркемгә дә әйтмичә консерваториягә юл ала. Баштарак 18ең тулмаган әле синең дип документларын алмаска булалар. Бер мизгелдә егетнең күзләрен сагыш басып ала. Ярар, августта 18ең тула инде, алабыз, диләр. Аны Картаков, дигән укытучыга җибәрәләр. Егетнең нота белмәвен аңлаган мөгаллим аны җырлатып карый да, сезгә Фәхри Хөсәеновичка барырга кирәк, ди.

Шулай итеп әзерлек бүлегендә Фәхри Насретдиновта укый башлый. 1959 елның сентябрендә класста мөгаллимен көтеп утырганда бер егет килеп керә. Җырлатып карый да, тавышың матур, тырыш, укы, дип чыгып китә. Соңыннан бу кешенең бишенче курс студенты Илһам Шакиров булуын белә. Фәхри Насретдинов белән ярты ел гына шөгыльләнеп кала, аның урынына башка укытучыны билгелиләр. Тик Миңгол аның эш алымнарын аңлап бетерми, тавышын ача алмый...

Миңгол Галиев фото татар информ

Икенче елга укырга килә, ике ай укый, тавышы чыкмый. Укудан куырлар дигән курку белән армиягә барырга гариза яза. Армиядә хезмәт итә. Анда да төрле чараларда катнаша. 5 ноябрьдә кайтып китәргә тиеш булса да, 6сында Офицерлар йортында чыгыш ясарга кирәк син дип берничә көнгә тоткарлыйлар. Казанга кайтып, кабат консерваториядә шул ук укытучы белән дәвам итә.

Бары өченче курста укыганда гына укытучысының укыту методикасын бераз үзгәртүе нәтиҗәсендә аның тавышы ачыла. «Менә бит» дип кычкырып куя шунда мөгаллиме шатлыгыннан. Укыган вакытта ук Миңгол төрле җирләрдә эшли. Сәнгать дөньясының уртасында кайный. Консерваториядә партиягә алалар һәм укуын тәмамлагач, обкомга чакырып, хор җәмгыятенә җаваплы сәркәтип итеп җибәрәләр. Композиторлар берлеге музыка фонды директоры итеп чакыра. Аннан соң, музыка факультетында яшьләрне укыта башлый. Зур дәрәҗәләргә, исемнәргә ирешә.

Миңгол Галиев фото татар информ

«Биш туганнан — берүзе»

Бүген ул биш туганнан берүзе калган. Ике апасы бала вакытта ук вафат. Бер апасы гаиләсе белән Красноярск якларында яшәп, шул якларда гүр иясе була. Абыйсының язмышы аеруча фаҗигале. Тимер сындырырлык егет, армиядә хезмәт иткәндә өч иптәше белән Сахалин якларына барып урнашырга карар кылалар. Армия хезмәтен тәмамлап авылга кайткан егет бу хакта якыннарына әйтә.

Әнисе дә, туганнары да, авылдашлары да үгетләп карый, сөйләшенгән, карар кылынган, мин егетләр алдында сүземдә торам, Сахалинга китәм, ди. Энесе Миңголга да тырышып укырга, ярдәм итеп торырмын, дип ышандыра. Барып урнашып эшли башлагач, энесенә бер тапкыр акча да җибәрә. Миңгол 1960 елның 19 гыйнварында авылга каникулга кайта, шул көнне абыйсының Сахалинда үлеме турында хәбәр килә.

Авырып китеп, поликлиникага барырга чыккан җиреннән адашып вафат була. Күмәргә дә бара алмыйлар. «Йөрәкләрне әрнетеп әле дә шушы хәл исемнән чыкмый. Гармунда уйный, матур итеп җырлый иде. Берничә ай эчендә абыем юк булды, бер-беребезгә терәк булып яши алмадык», — ди Миңгол ага авыр көрсенеп. 

Миңгол Галиев фото татар информ

Гаилә учагы — төп таянычы

Насыйп яры Фәниясе белән алар Мамадышта бер класста укыйлар. Бергәләп спектакльләрдә катнашалар. Шул вакытта алар арасында мәхәббәт ялкыны кабына һәм менә бүгенгәчә дәвам итә. Фәниясе Красноярск краенда авыл хуҗалы институтын тәмамлый. Шунда эшкә кала, ике арада хатлар йөри. Гаилә корырга вәгъдәләшкәч, Казанга күченеп кайта, авыл хуҗалыгы министрлыгына эшкә урнаша. Ике балалары туа. Тик бу парга бала хәсрәтен дә күрергә туры килә. 2010 елда, 37 яшенә ике көн кала, кызлары каты авырудан вафат була, ике баласы кала. «Тавышы бик матур иде, җырчы булырлыгы да бар иде», — дип искә ала кызлары өчен сагышланып яшәүче әлеге пар.

— Без бер-беребез өчен яшибез, — ди Галиевлар. — Аллаһ безгә парлы озын гомер биргән, шуңа шөкер итәбез.

85 яшен тутырган Миңгол абый әле дә хезмәттә, әле дә сәнгать юлында. Балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә үз методикасы белән җырларга өйрәтә. «Балалар белән башкача, ягымлы итеп сөйләшергә кирәк, — ди Миңгол абый. — Без гаиләдә татарча сөйләшәбез. Балаларыбыз белән татар телендә аралаштык. Берсендә улыбыз лагерьга китте. Янына барсам, минем белән русча сөйләшә бу. Балакаем, аңламыйм бит, дигәч татарчага күчте. Шул вакытта мин аңа каты бәрелсәм, балада теләк кимер иде.

Улым үзе дә балалары белән татарча гына сөйләшә. Әти, безгә килгәч оныкларың белән татарча гына сөйләш, ди. Ягымлы булуга җитми. Мин балалар белән сөйләшәмме, өлкәннәр беләнме, матур итеп, җылы аралашырга тырышам. Балалар белән эшләгән кеше иң беренче бала күңелен аңларга, үзенә карата мәхәббәт уятырга тиеш.

Ул укытучысы янына теләп килсен, әти-әниләрдән күрмәгән назны тойсын. Хәзерге балаларга команда биреп түгел, ипләп сөйләшергә, аңлатырга кирәк. Мин балаларга ирек бирәм, алар белән сөйләшәм, аралашам. Берсендә карыйм, тактага берсе: „Миңгол абый, рәхмәт Сезгә“, — дип язып куйган. Бала белән дус була белгәндә генә ул сиңа күңелен әнә шулай ачып бирә», — ди мөгаллим. 

Бу көннәрдә Миңгол абый күңелле мәшәкатьләргә чумып яши. 85 яшьлек юбилеен билгеләп уза. «Иң беренче юбилеемны 55ешем тулып, 56 яшем белән барганда, ул вакыттагы Мамадыш районы башлыгы Әгъзам Саматович оештырды. Минем турында газетада Миңгол абыйның юбилеен уздырырга кирәк, ул безнең халык өчен кирәк, дип язып чыктылар. Бу язманы укып, район башлыгы Әгъзам Гобәйдуллин, Казан милли мәдәни үзәгендә үзе килеп, минем беренче юбилеемны зурлап оештырды.

Шуннан бирле безнең дуслык дәвам итә, мин аңа бик рәхмәтле. Инде күпме юбилейларым узды, беренчесе әле дә онытылмый. Кайсы гына милләт кешесе булмасын, мине һәркем ярата, хөрмәт итә. Халыкка булган хөрмәтемне үз моңнарым аша җиткерә алуым белән бәхетле мин», — ди үзенең мәктәбен булдыру уйлары белән янып йөрүче Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading