16+

Татарстанда ЗАГС мәсьәләләре буенча «Гаилә» цифрлы ярдәмчесе эшли башлады

Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе «Гаилә» цифрлы ярдәмчесен эшләтеп җибәрде.

Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе «Гаилә» цифрлы ярдәмчесен эшләтеп җибәрде.

Виртуаль консультант ЗАГС органнары һәм гаиләгә бәйле сораулар буенча мәгълүмат бирә.

Ярдәмче бала тууын теркәү, никахка гариза бирү, фамилияне алыштыру, таныклыклар һәм архив белешмәләре алу, документларны торгызу, дәүләт пошлинасын түләү тәртибе, шулай ук ЗАГС бүлекләренең эш графигы һәм алдан язылу турында консультация бирә.

«Гаилә» цифрлы ярдәмчесе тәүлек әйләнәсендә эшли. Ул «Мах» платформасында һәм Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе сайтында кулланучылар өчен мөмкин.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 2025 елда Татарстан ЗАГС органнарына 623 меңнән артык граждан мөрәҗәгать иткән. Соңгы өч елда онлайн-форматта гаризалар кабул итү өлеше 11 процентка арткан.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләп үткәнчә, проект ЗАГС хезмәтләренең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. Аның сүзләренчә, киләчәктә кулланучыларның фикерләре нигезендә сервисны тулыландыру планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading