16+

Агачлар балтадан бигрәк, уттан курка

Татарстанда урманнар 1 миллион 600 мең гектарны били.

Агачлар балтадан бигрәк, уттан курка

Татарстанда урманнар 1 миллион 600 мең гектарны били.

«Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Күңелле күрсәткечләр

— Төбәк проекты буенча эшчәнлек: урманнарны торгызу һәм орлык запасы булдыру юнәлешләрендә алып барыла. Федераль үзәктән быел төбәк проектын гамәлгә ашыру өчен 160,8 миллион сум күчерелде. Әлеге акчалар агачлар утырту һәм урман янгыннарын сүндерү техникасы сатып алуга бүленде, — диде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров 8 сентябрьдә Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.

Кузюров. Фото: Бадриев

Төбәк поекты кысаларында — 1200 гектарда, ә гомумән, 2550 гектарда урман утырту эшләре башкарылган. Урман фонды саналмаган җирләрдә 1807 гектарда урман полосалары барлыкка китерелгән. Урман эчләрендә 4234 гектарда агачлар өстәмә утыртылган. Быел урманчылыклар 1 174 килограмм агач орлыклары җыйган инде.

Игеннәргә кырлар җитәрлек

— Авыл хуҗалыгы максатларындагы 10,3 мең гектар мәйдан урман фондына документаль рәвештә күчерелде. Бу эшләр 34 муниципаль районга кагылды. Урман фондын иген игәр өчен тигез-матур һәм уңдырышлы булган җирләр түгел, ә ерганаклар һәм уңдырышсыз, тигезсез җирләр тулыландырды. Татарстанда игеннәргә кырлар җитәрлек, — дип тынычландырды министр Равил Кузюров.

Урман. Фото: ТИ

Урман көзләрен дә яна

Ел башыннан урманнарга якын урыннарда ут пыскуның 328 ноктасы, ә ут чыгуның 215 очрагы теркәлгән. Урманнарга ут кабуга ирек бирелмәгән, ут чыганаклары тиз арада сүндерелгән. 

— Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов урман янгыннарын сүндерү станцияләренең техника паркын яңартуга ел саен зур ярдәм күрсәтә. Быел да федераль үзәк һәм республика акчаларына янгын сүндерү, урман эшләре техникасы, тагылма агрегатлар сатып алынды, — дип дәвам итте Равил Кузюров. — Урманнарның торышы, ягъни, янгын очраклары галәмнән, самолетлардан, шулай ук очучысыз очу аппаратлары белән күзәтелә. Очучысыз очу аппараты кулланылганда махсус рөхсәт алына.

Табигать чисталыкка мохтаҗ

Быелның 14 сентябреннән 14 ноябренә кадәр «Татарстанның чиста урманнары» акциясе оештырыла.

— Язгы яктагы өмәләрдә 10 мең кеше катнашты, уртак тырышлыкта урман эчләреннән 300 кубометр төрле чүп-чар җыеп, полигоннарга китерелде. Табигатьтә ял иткәндә чүп-чарны урында ташлап калдырмасак иде. Учакларны яхшылап сүндерү сорала. Көзге якта да учакларны пыскытып калдырырга ярамый, чөнки ут корган үләннәргә һәм яфракларга каба, — дип искәртте Равил Кузюров.

Урман. Фото: ТИ

Агачларга гомер бир

Татарстанда 3-10 октябрьләрдә «Урманнарны саклыйк» Бөтенроссия акциясе планлаштырылган. 

— Республика буенча агачлар утырту өчен 57 кишәрлек билгеләнелде. Казан янында да агач утырту өмәләре булачак. Акция барышында 1 миллион берәмлек нарат, чыршы, юкә, миләш һәм башка төрле агачлар утыртылачак. Өмәләрдә катнашкан кешеләргә рәхмәт! Көзге яктагы өмәләргә дә килерләр, дип ышынабыз. Урман хуҗалыгы министрлыгы порталында өмәләрнең көннәре һәм урыннары күрсәтеләчәк, — диде министр Равил Кузюров.

Бөек Ватан сугышында катнашканнар, яу кырында һәлак булганнар хөрмәтенә оештырыла торган «Хәтер бакчасы» акцияләрендә дә агачлар утыртыла. 

Ел саен 100 урманчы

— Республикада урман хуҗалыклары урман мәйданнарын киңәйтү, агачларның сәламәтлеген саклау, янгыннарга каршы тору максатларында актив эшли. Волонтерлар да булыша. Урманчылыкка ел саен 100 белгеч эшкә урнаша, яшь белгечләргә акчалата ярдәм дә каралган. Тиздән урманчыларның һөнәри бәйрәме, урманчыларны котлыйм! — диде республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Урман. Фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading