16+

«Ышанычны югалту» тамгасы: Татарстанда 16 җитәкче эшсез калган

Муниципаль берәмлекләрдә ришвәтчелеккә каршы көрәшәләр

«Ышанычны югалту» тамгасы: Татарстанда 16 җитәкче эшсез калган

Муниципаль берәмлекләрдә ришвәтчелеккә каршы көрәшәләр

Татарстанда 6 мең 769 муниципаль хезмәткәр исәпләнә. Муниципаль берәмлекләрдә ел башыннан 215 җитәкче административ җавапка тартылган, ә 16 җитәкче «ышанычны югалту» бәяләмәсендә эшеннән азат ителгән.

Ышанычны югалту — хурлык

— Татарстан халкы 4 миллионнан артык, шуларның 23 проценты авылларда яши. Республиканың 956 муниципаль берәмлегендәге депутатлар саны — 7 531. Республикада ел саен 3 миллион квадрат метрдан артык торак төзеп тапшырыла. Илкүләм һәм республика программалары гамәлгә ашырыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов программаларның үтәлешен атна саен тикшереп тора, ришвәтчелеккә карата катгыйлык күрсәтә.

Федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелгән акчалар тәгаенләнгән эшләргә генә тотылырга тиеш. Муниципаль берәмлекләрдә ришвәтчелеккә бәйле хәлләр һәм финанс эшчәнлекләре даими тикшерелә. Җитәкчеләр «ышанычны югалту» тамгасы белән эштән җибәрелүдән курка, чөнки андыйлар муниципаль хезмәткә инде якын китерелми, — дип искәртте Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең бүлек мөдире Равия Шрша «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

народный контроль. фото автора

Халык «разведчиклары»

Сораштыруларда кешеләрнең 82,6 проценты «Татарстанда ришвәтчелеккә каршы нәтиҗәле көрәш алып барыла» дип җавап биргән. «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы да республикада кануннарны бозуларга киртә тудыра, хакимият белән халык арасында «күпер» ролен үти.

— «Халык контроле» системасына ел башыннан 82 мең 835 хәбәр керде. Шулардан 35 меңе — тышкы төзекләндерүгә, ә 28 мең 573е юллар төзү һәм төзекләндерүгә кагылышлы. Халык мөрәҗәгатеннән соң Түбән Кама районындагы торак пунктта юл төзелде, Нурлат районында күпер салынды. Казанның Маршал Чуйков урамындагы 37нче йорт янәшәсендәге күл чистартылды.

Кайбер муниципаль берәмлекләр «мәсьәлә чишелде» дип җавап җибәрә. Ләкин, барып тикшергәч, мөрәҗәгатьнең үтәлмәгәнлеге яки эшнең сыйфатсыз башкарылганлыгы ачыклана. Халыктан кергән 2 мең 700 мөрәҗәгать буенча эшләрне кабаттан башкару таләп ителде, — диде Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская.

народный контроль. фото автора

Үзара салымның файдасы зур

— Ришвәтчелеккә каршы чараларда үзебезнең муниципаль программа әзерләнде, комиссияләр эшли. Район газетасы аша пропаганда алып барыла, мәктәпләрдә очрашулар уздырабыз. «Кайнар элемтә» телефоны гамәлдә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы үзара салым алымында төзү-төзекләндерү эшләре башкару гамәле ул безнең республикада гына бар. Авылларда декабрь аенда җыеннар оештырылачак.

Үзара салым акчасын нинди эшкә тоту мәсьәләсе ачыкланачак. Эшнең колачына карап, халык 300 сум, 500 сум яки 1000 сум җыеша. Районда үзара салым акчаларына халык өчен файдалы күп эшләр башкарылды, — диде Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров.

Халык тарафыннан җыелган үзара салым акчасының һәр 1 тәңкәсенә республика бюджетыннан 4 сум өстәлә. 

— Федераль һәм республика кануннарына нигезләнеп, ришвәтчелеккә каршы чаралар үткәрәбез. Районыбызда 18 кешегә кагылышлы ришвәтчелеккә бәйле эш хөкемгә тапшырылды. 2 җитәкче «ышанычны югалту» бәяләмәсендә эшеннән азат ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендәге үзара салым алымын мин дә хуплыйм. Җыешкан акчага авылларда юллар, зиратлар, чишмәләр төзекләндерелә, балалар уен мәйданчыклары ясала. Зәй районында быел гына да үзара салым акчасына 74 авылда 119 төрдә эшләр башкарылды, — диде Зәй муниципаль районы башлыгы вазифасын башкаручы — Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.

народный контроль. фото автора 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading