Казанда ЗАГС органнары эшенә йомгак ясалды.
Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Чарада узган елгы эшчәнлеккә анализ ясалды, гаилә институтын ныгытуга бәйле мөһим тенденцияләр һәм алдагы бурычлар билгеләнде.
Саннар артында — язмышлар
Узган елда республиканың ЗАГС органнары тарафыннан 123 мең гражданлык хәле акты теркәлгән. Моннан тыш, 535 мең башка юридик әһәмиятле гамәл башкарылган. Бу күрсәткеч 2024 ел белән чагыштырганда 17 процентка күбрәк, дигән сүз.
Күп балалы гаилә — җәмгыять байлыгы
ЗАГС идарәсе җитәкчесе Эльвира Фәнис кызы Әхмәтова билгеләп үткәнчә, республикада бүген 65 төрле социаль ярдәм чарасы гамәлдә. Татарстанда 59 меңгә якын күп балалы гаилә яши.
Алты гаиләдә — унынчы, өч гаиләдә — унберенче, ике гаиләдә — уникенче, ә бер гаиләдә хәтта ундүртенче бала дөньяга килгән. Бу саннар үзе үк гаиләләрнең ныклыгын, ата-аналарның җаваплылыгын раслый.
Әни булуның актив яше тотрыклы кала — 25–29 яшь, ә әти булуның актив яше — 30–34 яшь.
Иң өлкән әнигә 57 яшь булган, ул икенче баласын тапкан. Иң өлкән әтигә исә 64 яшь.
Узган ел туган сабыйларның:
41 проценты — беренче,
32 проценты — икенче,
18 проценты — өченче,
8 проценты — дүртенче һәм аннан да күбрәк бала.
Яңа туган сабыйларның 51 проценты — малайлар, 49 проценты — кызлар. Иң зур бала — 5 килограмм авырлыктагы малай, ә иң кечкенә сабый 800 грамм белән 1 сентябрьдә туган. Ел дәвамында 298 игезәк дөньяга килгән.
Цифрлаштыру — уңайлык өчен
Бала туу очракларының 32 проценты Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша, «Бала туу» суперсервисы ярдәмендә теркәлгән. Бу ата-аналарга ЗАГСка шәхсән килмичә генә документлар рәсмиләштерү мөмкинлеге бирә.
Республика ЗАГСларында 4200 исем кушу тантанасы үткәрелгән.
Татар исемнәре — киләчәккә мирас
Эльвира Әхмәтова хәбәр иткәнчә, 2026 елда татар исемнәре сүзлекләрен актуальләштерү планлаштырыла. Әлеге эш Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән берлектә башкарыла.
Проектның үзенчәлеге — рус һәм татар телләрендә 20 меңнән артык исем кертеләчәк, һәр исемнең мәгънәсе аңлатылып биреләчәк. Сүзлекнең электрон версиясен ЗАГСның Бердәм дәүләт реестрына кертү, шулай ук булачак ата-аналар өчен мобиль кушымта булдыру да күздә тотыла.
Никахка — аңлы караш
Бүгенге яшьләр өчен никах — матур тантана гына түгел, ә җаваплы һәм уйланылган адым.
2025 елда Татарстанда 24 097 никах теркәлгән, бу үткән ел белән чагыштырганда 1,7 процентка күбрәк. Соңгы өч елда беренче тапкыр никахлар санының артуы күзәтелә.
Казан шәһәрендә никахлар саны 2 процентка, районнарда 3 процентка арткан. Парларның 70 проценты беренче тапкыр никахка кергән.
Ир-атлар арасында никахлашуның актив яше — 25–29 яшь (барлык никахларның 28 проценты), хатын-кызлар арасында — 18–24 яшь (36,7 проценты).
70 яшьтән өлкән 200дән артык кеше никахлашкан. Иң өлкән кияүгә — 92 яшь, ә иң өлкән кәләшкә — 84 яшь.
«Казан» гаилә үзәге — иң популяр локация
Никахлар Татарстанның 47 ЗАГСында һәм 22 авыл һәм шәһәр җирлегендә теркәлә. Әмма иң популяр урын — «Казан» гаилә үзәге. Монда илнең төрле төбәкләреннән, хәтта Мәскәүдән дә киләләр.
Никахны теркәү өчен иң популяр айлар — июль һәм август, никахларның 30 проценты шушы чорга туры килә. Иң күп никахлар 25 июльдә (434) һәм 8 августта (383) теркәлгән.
Аерылышулар кими
Аерылышулар саны да тотрыклы рәвештә кими. Узган ел 10 815 аерылышу теркәлгән, бу 2024 ел белән чагыштырганда 20 процентка кимрәк. Әлеге уңай тенденция өч ел рәттән күзәтелә.
Аерылышуларның 74 проценты суд карары нигезендә рәсмиләштерелгән. Шуңа күрә ЗАГС органнары психологлар катнашында судка кадәр татулаштыру процедураларын киңәйтүне мөһим дип саный.
Яшьләр кайда таныша?
Бүген танышуларның 61 проценты онлайн форматта башкарыла. Икенче урында — дуслар аша танышу (14%), өченче урында — эш урынында танышу (9%).
«ВКонтакте» мәгълүматларына караганда, соңгы биш елда Татарстаннан актив кулланучылар саны 7 тапкырга арткан, ә 2025 елда әлеге сервис аша 60 меңнән артык кеше үз парын тапкан.
Гаилә кыйммәтләре — дәүләт игътибарында
Коллегия утырышына йомгак ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ЗАГС органнары хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән игълан ителгән «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында» традицион гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру, яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә киңкырлы эш алып бару бурычы торуын ассызыклады.
Комментарийлар