16+

Журналистларның җаны кедр агачларына күченде

“Крылья Советов” паркында һәлак булган каләм ияләре истәлегенә аллея барлыкка китерелде.

Журналистларның җаны кедр агачларына күченде

“Крылья Советов” паркында һәлак булган каләм ияләре истәлегенә аллея барлыкка китерелде.

Татарстан Журналистлар берлегендә  матбугат ветераннары очрашуы булды.

– Казанның Авиатөзелеш районындагы “Крылья Советов” паркында һәлак булган журналистлар истәлегенә яшь 20 кедр агачы утыртылды. Әлеге аллея Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, “Бөек Җиңүнең кедрлары” Бөтенроссия акциясе кысаларында барлыкка китерелде. Татарстаннан фронтка 130 язучы һәм журналист киткән, аларның 56сы яу кырында һәлак булган. Россиядә хәзер дә ел саен 20гә якын журналист һәлак була. Бу аллея – безнең аларны хәтерләвебезнең билгесе, – дип әйтеп үтте ветераннарны сәламләү чыгышында Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов.

Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев сүзләренә караганда, Себер кедры – Россиянең мәңгелеге символы. Кедр акрын үсә, ләкин йөзләрчә ел яши. “Бөек Ватан сугышы ветераннарының батырлыгы Ватанның бүгенге сакчылары өчен дә үрнәк”, – ди Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хакимияте башлыгы Ренат Шәмсетдинов. Агач утырту акциясендә яшьармиячеләр һәм махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүчеләрнең гаиләләре дә катнашкан.

Татарстан Журналистлар берлеге тырышлыгында Мирный бистәсендәге зиратта Эдуард Хәйруллин каберенә таш куелган. Арабыздан киткән журналистларның кабер ташларына “куар-код” урнаштыру ниятләнелә. Аның аша каләм иясенең биографиясе белән танышу мөмкинлеге туа. Якыннан таныш булган, инде бакый дөньяга күчкән журналистлар турында биографик язманы электрон рәвештә Татарстан Журналистлар берлегенә җибәрү сорала.

Өлкәннәр декадасы кысаларында үткәрелгән очрашуда татар эстрадасы җырчылары матбугат ветераннары өчен концерт куйды. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading