Әлмәндәр авылында яшәүче Ранис Әхмәтшин бакчачылык һәм кошчылык белән бик теләп шөгыльләнә.
Ул тынгысыз күңелле бакчачы да, кош-кортлар үстерү буенча да тәҗрибәсе бар. Тормыш иптәше Алсу белән бергәләп, хуҗалыкларыннан тәҗрибә мәйданы ясаганнар. Анда фазан, күркә, токымлы каз-үрдәкләр, тавык-чебиләр, абрикос, берничә төрдәге виноград, кура җиләге очратып була. Быел кабаклары да 60 килограмм авырлыкка җиткән. Алар белән бакча тулган.
Һәр нәрсәдән матурлык таба белүче, үзе тудырган хәзинәләрдән рухи азык алучы, өлгер һәм булдыклы хуҗа булуы йорт янына килеп туктауга сизелә. Чисталык-пөхтәлек капка төбеннән үк башлана. Ишегалдында исә көз кояшында иркәләнеп, тагын да купшырак күренүче чәчәкләр каршы ала.
– Бар әйберне дә булсын дип эшлим. Килеп чыкмады дип, борынымны салындырмыйм. Иртә белән сәгать 5тә торып, бакчаларны бер кат карап, сулар сибеп, барысы белән дә исәнләшеп, хәлләрен сорап эшкә китәм. Кайткач та шулай ук. Арыдым дип, телевизор каршында утыру миңа ят күренеш. Чыгуга кош-кортлар каршы ала, күркәләр килеп сырпалана. Күңелем шуннан да ял ала, – ди ул үзе.
Ихата тутырып горур кыяфәттә атлаучы күркәләр аеруча игътибарны җәлеп итте. Ранис абый аларның йомыркаларын Чувашия Республикасыннан ук барып алып, йорт инкубаторында бастырып чыгарган.
– Күркәләр апрель аенда чыкты. Аларның авырлыклары сигез, унике килограммга кадәр җитә. Күркә үстерү – четерекле хезмәт, тавык-чебешкә караганда бу кошларны карау катлаулырак. Мисал өчен, аларга кечкенә вакытында йомырка ашатырга ярамый, үзләре өчен махсус катнаш азык булдырырга кирәк. Гел игътибар үзәгендә тотарга, температураларын карап торырга тырыштым, күзләре шешмәсен, эренләмәсен өчен ай саен дару эчердем, – ди Ранис абый янына тезелгән күркәләрне сыйпап.
Бакча тутырып казлар йөри. Алар да йорт инкубаторында чыккан. Холмогор токымлы казлар бигрәк тә матур. Алар зур булып та үсә. Төрле төсле, токымлы үрдәкләр, чебиләрен иярткән тавыклар – бар да игътибарны җәлеп итә. Тагын да үзенчәлекле кошлар – фазаннар аерым бүлмәдә яши.
– Бик кызыклы, үзенчәлекле кошлар. Аларны ашау өчен кулланмыйбыз, ә кызыксынып үстерәм, үрчетәм. Быел алар 3 пар үсте, – ди Ранис Әхмәтшин.
Бакча аерым урын алып тора. Теплица бүген дә мул уңыш белән сөендерә. Әхмәтшиннар кыярны инде дүртенче тапкыр чәчкән. Алар да чәчәк атарга җыенган.
Бакчада һәр нәрсәнең үз урыны. Уртада исә “алтын“ балыклы, төнбоеклы күл. Тирәләрендә күз явын алырлык чәчәкләр. Төнбоекларның 8 төрлесе чәчәк ата. Алар матурлыклары белән сокландыра.
– Төнбоекларны интернет аша алдырдым. Салкыннар башлангач, аларны идән астына салкынга төшереп куям. Кипмәсеннәр өчен өсләренә су бөркеп торам, – диде бакча хуҗасы.
Бакчада розаларның, хризантема, кашкарыйларның да берничә төре үсә. Розаларны да Ранис абый үзе ялгап төрле сортлар ясый.
– Розаларның кыргыйланган ботакларын 3 ел үстерәм. Аннан аларның очына башка розаны ялгап штамбовая роза килеп чыга. Ботакның очында тәлгәш-тәлгәш чәчәкләр ата. Көз җиткәч, чәчәк төпләрен өзмим, җәй көне аларның берсен дә калдырмыйм. Ул чәчәкләр кышка әзерләнергә вакыт булуын аңласыннар өчен кирәк, – ди ул.
Ранис абый бакча серләрен интернеттан өйрәнә. Яңа сортларны да заказ белән алдыра. Бакчада виноградның, кура җиләгенең, кара җиләкнең дә берничә төре үсә һәм мул уңыш белән сөендерә. Әле дә барысыннан да авыз итеп була. Быел абрикос чиләк-чиләк уңыш биргән. Шулай ук зелпе һәм бөрлегән белән дә сыйланып була. Кара җиләкләр дә көзгә кадәр уңыш бирә.
– Бакчада дүрт төрдә кура җиләге дә бар. Кура җиләгенең агачын да утырттым. Җиләкләр эре, тәмле, баллы. Куаклар салкыннар төшеп, кар яуганчы җиләк бирә. Барысын да вакытында сулар, ашламалар сибеп, кисеп, карап-тәрбияләп торам. Шулай булганда гына мул уңыш белән сөендерәләр, – ди бакчачы.
Ранис абый Әхмәтшин киләчәккә тагын да кызыклырак хыяллар белән яна. Киләчәктә ул “каюга“ токымлы үрдәк һәм павлин алып үстерү хакындагы планнар белән яши. Бакча эшләре тәмамлангач, төрле кызыклы яшелчәләр эзли, орлыкларын булдыра. Әхмәтшиннарның бакча сезоны да кыш уртасында башлана.
Ләйлә Шиһабиева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар