16+

“Ә бездә яңа клуб булачак!”

Әтнә районы Ары авылында яшәүче газета укучыбыз Фидаил Кадыймов сөенече белән уртаклашты – авылда мәдәният йорты салыначак.

“Ә бездә яңа клуб булачак!”

Әтнә районы Ары авылында яшәүче газета укучыбыз Фидаил Кадыймов сөенече белән уртаклашты – авылда мәдәният йорты салыначак.

2024 елның апрелендә Арыда, яшен сугып, клуб янган иде. Кечкенә генә иске бинада булса да, анда һәрдаим бәйрәмнәр уздырылып, гөр килеп торды. Мәдәният йорты директоры Раилә ханым Кадыймова ул яктан бик актив кеше. Авыл халкы да бер бәйрәмнән дә читтә калмый. Бердәм булып эшли дә, ял да итә беләләр. Алар үткәрә торган “Бәрәңге бәйрәме” генә дә ни тора. Аны район күләмендә өч ел рәттән үткәрделәр. Әле арылылар авылда өч татар киносы төшерергә дә булышлык күрсәтте.

– Авылда яңа клуб салыначак дигән сүз күптән йөри иде инде. Клубыбыз кара көлгә әйләнгәч, ике кулсыз калган кебек булды. Безнең бөтен яшәү клубта иде дияргә дә була, халыкка бик теләп хезмәт күрсәттек. Клуб кына янмады, тоташ бер эпоха янып көлгә әйләнде. Үзебез моны авыр кичердек, – дип сөйли Фидаил әфәнде. 

Инде быел февраль башларында иске мәктәпне сүтеп, шуның урынын җыештырып куйганнар. “Язга салына башлаячак дигән имеш-мимешләр йөри. Илле кешелек була дип ишеттек. Шунда ук китапханә дә урнашачак, диләр. Клубсыз авыр, яшьләр кая барырга аптырап йөриләр. Бик күп чараларны, бәйрәмнәрне үзебезнең өй каршында капка төбендә уздырдык. Барыбер җыела халык, башка авыллардан да киләләр. Урамда, салкында булса да, сездә рәхәт, күңелле диләр. Күңелебез киң, йөзебез ачык, Аллаһка шөкер. Авыл уртасында яңа клуб буласына халык та бик сөенде. Безнең иске клуб авыл читендә ферма тирәсендә иде. Йөрергә ерак, җайсызрак булды. Монысы инде авыл түрендә балкып утырачак. Җылы, якты, киң булыр дип өметләнәбез”, – ди Фидаил Кадыймов. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading