16+

“Акчаны кайчан җыялар икән?”

Халык үзара салым акчалары кирәкле урынга тотылуын күрә.

“Акчаны кайчан җыялар икән?”

Халык үзара салым акчалары кирәкле урынга тотылуын күрә.

Республика районарында авыл җыеннары уза башлады. Җирлеккә караган проблемаларны халык белән бергә уртага салып сөйләшү өчен бер мәйданчык ул. 

Җыеннарда 2,5 меңгә якын карар кабул ителә. Аларның шактый өлеше үзара салым программасына һәм җирле норматив актларга үзгәрешләр кертүгә кагыла, дип билгеләп үтте Татарстан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов матбугат очрашуында. 

Әлеге карарларның берсе дә игътибарсыз калмый. Муниципаль берәмлек җитәкчеләре җыеннарда кабул ителгән карарларны регистрга кертү өчен юлларга тиеш. Алар Россия Юстиция министрлыгы порталында муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертелә. Татарстанның рәсми хокукый мәгълүмат порталы кебек рәсми ресурсларда да басылып чыга. Мөхәррәм Ибәтов әйтүенчә, бу халыкка кабул ителгән карарларның башкарылуын контрольдә тоту өчен дә кирәк. 

Ул шулай ук 2022 елдан башлап республикада СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча актив чаралар күрелүен ассызыклап үтте. Быелның 1 гыйнварына булган мәгълүматларга караганда, Татарстан муниципалитетларында ташламаларга һәм ярдәм чараларына кагылышлы 2 560 акт эшли, алар арасында 1 786 карар нәкъ менә гражданнар җыеннарында кабул ителгән һәм хәрбиләрне үзара салым акчаларын түләүдән азат итүгә кагыла. “Мондый карарлар Арча, Кукмара һәм Мамадыш районнарында кабул ителде”, – диде Мөхәррәм спикер.

Җыеннарда хәл ителә торган төп мәсьәләләрнең берсе – үзара салым акчаларын кулланышка кертү. Үзара салым программасы эшли башлаган чордан алып, унике ел эчендә, муниципалитетларның инфрастуктурасын үстерү өчен 13 миллион сум акча тотылган. 

– Программа ярдәмендә башкарылган эшләрнең 53 процентын юл эшләре алып тора, шул исәптән авыллардагы күперләрне карап тору да. 13 проценты – территоияләрне төзекләндерү, 11 проценты – су белән тәэмин итү, 6 проценты – зиратларны карап тору. Шулай ук үзара салым акчалары янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, обелиск, һәйкәлләрне ремонтлауга да тотыла, – дип сөйләде «Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе башкарма секретаре урынбасары Аркадий Семенычев журналистларга. 

Программа инфрастуктураны яхшыртуга гына түгел, халыкның активлыгын арттырырга да ярдәм итә. Алар үз районнары, авыллары тормышында активрак катнаша башлыйлар, идея, проектлар тәкъдим итәләр.

– Үзара салым шулай ук муниципаль хакимият белән халык арасындагы элемтәне ныгыта. Кешеләр аларның фикерләре исәпкә алынуын һәм аларның акчалары кирәкле проектларга баруын күрә. Һәм бу уртак эшнең нәтиҗәлелеген арттыра, – диде Аркадий Семенычев.
Вставка

Муниципалитетлардагы проблемаларны хәл итү максатыннан эшли торган үзара салым программасы 2013 елдан бирле гамәлдә. Әлеге программа кысаларында татарстанлылар, 2013 елдан 2024 елга кадәр, үз территорияләрен үстерүгә 2,7 миллиард сум акча керткәннәр. Татарстан бюджетыннан үзара салым акчаларын уртак финанслау буенча бюджетара трансфертлар 10,4 миллиард сум бүлеп бирелгән.

Хәмит Гәрәев, Әтнә районы Күлле Киме авылы җирлеге башлыгы:. 
– Безнең җирлеккә Күлле Киме, Ары, Бактачы, Түбән Бәрәскә авыллары керә. Үзара салым акчасына зур эшләр башкарыла. Бәрәскә авылында нибары 22 кеше теркәлгән. Кышын җиде генә кеше яши. Газ, су кергән, юлларны чистартып торабыз. Кайсы елда үзара салымны 5-6 мең, хәтта 8 мең исәбеннән дә җыйдылар. Зират коймаларын төзекләндерделәр. Юлларын карадылар. Бактачыда кышын нибары 14 кеше яши. 25 кеше теркәлгән. Халык саны аз булса да, алар да тырышалар. Калган авылларда балалар һәм спорт мәйданчыклары да төзеп куелды. Программа эшли башлаган елларда авыррак булды. Ә хәзер эшләнгән эшләрне күрәләр, үзара салымны кайчан җыялар икән дип торалар. Күбрәк җыеп булмасмы икән, юлларны карап торырга трактор алырга иде, диләр. Үзара салым программасы бик матур башлангыч булды, халык теләп кушыла.

Раушан Котдусов, Арча районының Апаз авылы җирлеге башлыгы:
– Кечерәк авылларда юллар эшләнеп бетмәгән, үзара салым акчасын шуңа тотабыз. Моннан тыш күп өлешен янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә китә: гидрантлар, янгын сүндерү краннары куела. Хәсәншәех, Апаз авылларында куелып бетте. Кызыл Игенчедә җир астына 30 тонналы мичкә казып куеп, шуңа су тутырып куйдык. Һәр авылга мотопомпалар алып куйдык. Моннан тыш су челтәрләре ремонтлана. Грантка трактор алган идек. Халык белән сөйләшеп, аңа кар эттергеч һәм чүкечле юл кырые чаба торган чапкыч алдык. Мирҗәмдә плотина тирәсен төзекләндереп, ял итә торган парк эшли башладык. Быел аны эшләп бетерәсе бар. Авыллар күзгә күренеп матурая. Башкарылган эшләрне күргәч, халык бик канәгать.

Фарук Гарифуллин, Кама Тамагы районының Олы Кариле авылы җирлеге башлыгы:
– Үзара салым авыллардагы күп проблемаларны хәл итәргә булыша. Программа эшләү дәверендә авыл эчендәге урам юлларына таш салынды, чишмәләр яңартылды, обелисклар төзелде. Санкцияләнмәгән чүплекләрне юк итү эшләре алып барыла. Үзара салым акчасы шулай ук җәен чүп үләннәрен чабуга, кышын юлларны кардан чистартуга, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә тотыла. Чаллы авылында су торбалары ремонтланды, зират коймалары яңартылды. Олы Кариле, Чаллы авылларында зиратка бара торган юлларга таш җәяргә керештек. Энергия саклагыч лампочкаларны өстәмә урнаштыра башладык. Күптән түгел узган җыенда авылны чишмә суы белән тәэмин итү турында да сөйләштек. Авыл читендәге чишмәнең суын тикшерттек. Сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча ул эчәргә яраклы дип табылды. Чишмәне авылга төшерү өчен проект-документациясен эшләргә кирәк. Бу эшне үзара салым акчасына һәм иганәчеләр ярдәме белән эшләргә җыенабыз. 

Хәзерге вакытта Татарстанда 956 муниципаль берәмлек, шул исәптән 2 шәһәр округы, 43 муниципаль район, 39 шәһәр җирлеге, 872 авыл җирлеге бар.
2 шәһәр округлары
43 муниципаль район
39 шәһәр җирлеге
872 авыл җирлекләре

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading