Биектауда зур янгын: “Яналар бит, тереләй яналар, коткарыгыз!..”
2 бала белән әбиләре гомере өзелгән. Гаилә башлыгы махсус хәрби операциядә, әниләре төнлә эштә, ә балалар университет остазы – әбиләре кулында була.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

2 бала белән әбиләре гомере өзелгән. Гаилә башлыгы махсус хәрби операциядә, әниләре төнлә эштә, ә балалар университет остазы – әбиләре кулында була.
22 июнь төне быел да хәерле генә үтми: Биектау районында янгын чыгып, имин яшәгән гаиләнең тормышын тар-мар китерә. 3 бала үстергән Савельевлар йортына төн үзәгендә янгын эленә. 57 яшьлек Ольга ханым – әбиләре, 3 һәм 5 яшьлек балалары янып үлә. Ә менә 7 яшьлек Никита исемле уллары исән кала...
Җирлеккә шалтыраттык. Күршеләре Гөлшат ханым Шәрипова белән сөйләшүдән шул билгеле булды. Гаилә башлыгы бүгенге көндә махсус хәрби операциядә, инде юлда, кайтып килә, диделәр. Фаҗига булганын аңа да хәбәр иткәннәр.
– Бик әйбәт гаилә иде, ярдәмчелләр, ачык күңелле кешеләр. Ике йорт аша гына торабыз. Биш ел элек Мари Эл ягыннан килеп урнаштылар. Йортлары да зур, ике катлы. Элеккеге хуҗалары да бик әйбәт кешеләр иде, нигезнең бәхете бар икән, дип куандык. Урамда очрашсак, сөйләшеп туя алмадык, дигәндәй. Йортларын тагын да матурладылар. Ишегалдын гөл иттеләр, капкаларын үзгәрттеләр. Кичә бит төн дә салкын иде, моңа кадәр көндезләрен ачык торган тәрәзәләрне иртәдән үк ябып куйдым. Безнең йокы бүлмәбез икенче якта, урамда булган хәлләр анда бөтенләй ишетелми. Күрше малайлары: “Яналар бит, тереләй яналар, коткарыгыз!..” – дип йөгерешеп йөргән, ә без берни ишетмәдек. Күрше Вәлидә апа күргән, эт бик каты өрде, ди. Ник өрә икән бу эт дип, тәрәзәдән карасам, Савельевларның өйләренә кып-кызыл ут капкан иде, ди. Ә без ирем белән төнге сәгать уникенчеләрдә генә йокларга яттык үзе. Иртәнгегә кадәр берни белмәгәнбез. Иртән уянып, чәйләп, капкаларны ачарга чыккан иде, ирем йөгереп кергән, Савельевларда коточкыч хәл ди. Чыгып йөгердек. Ирина – балаларның әнисе белән Артур – йортның элеккеге хуҗасы, икесе бергә урамда йөриләр. Кайгыларын уртаклаштым, кочаклашып еладык. Һич көтелмәгән хәл бу, шулкадәр матур яшәделәр, балаларны балалар бакчасына йөртәләр, бергәләп урамда саф һава сулап йөриләр, сабыйларны балалар мәйданчыгында рәхәтләнеп уйнаталар иде. Без бит ул балаларның тәрбиягә алынганлыгын белмәдек тә, интернеттан укып шаккаттык, гел үзләренеке дип уйладык, чөнки шулкадәр яраталар иде, сөеп туя алмадылар. Сабыйларның үз әниләре дә фаҗигале төстә үлгән икән. Ирина, өйгә кереп документларны алып чыгарга кирәк, тик мин күзләрем ачык килеш йортка якын да бара алмыйм, дигәч, Артур белән без аны ике ягыннан култыкладык та, ишегалларына алып кердек. Монда баскыч, монда борылыш дип әйтә-әйтә атлап бардык, - ди Гөлшат ханым.
Ирина ханымның йортка якын килергә куркуы бу очракта табигый хәл. Ишегалдында әнисе белән ике баласының гәүдәсе яткан мәл. Әнә шуңа да капкаларына якын килүгә күзләрен чытырдатып йома ул.
– Артур шул якка ымламаса мин күрмәс тә идем, Ольга белән ике бала ишегалдында яталар, Ольганың аяклары янган... Иринаны өйгә алып кердек. Ач күзләреңне, дигәч, ул тиз генә кирәк әйберләрен аннан-моннан караштырырга кереште. Шаклар катып басып тордым, бәхеткәйләр уалыр өчен күп вакыт та кирәкми шул. Йортның икенче каты бик нык янган, ә менә беренче катына алай зыян да тимәгән, ләкин янгынны басар өчен сиптерелгән судан ул лычма булган инде. Ирина документларын, Никитаның киемнәрен эзләп алды да, күзләрен кабат чытырдатып йомды, алып чыгып киттек, – ди Гөлшат ханым. – Ольга бик кызганыч. Ул бит КНТИУ-КАИ да укыта иде, бик белемле, тәрбияле кеше. Балалар янында төнлә белән Ольга кала иде, ә менә әниләре Ирина төнлә эшләде, ревизор булып. Төнлә эшли дә, иртән кайта, көндез балалары үз кулында иде.
Тикшерү эшләре шактый вакытка сузыла. Гөлшат ханым әйтүенчә, мәрхүмнәрнең мәетләрен төш җитәрәк кенә моргка алып киткәннәр. Ә менә Иринаны Рәмзия исемле күршеләре сыендырган, ул аларда әлегә ире кайтып җитүен көтә. Җирләү эшләре иртәгәгә ниятләнелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар