16+

Аккошлар Татарстанның бер районында кышлый: «Яз гына җитсен, балык күленә җибәрәм»

“Асрамага” алынган аккош бәбкәләре, ни гаҗәп, кыш җиткәч тә җылы якларга очып китмәде. Яңа хуҗаларының ишегалдында яшәп калды.

Аккошлар Татарстанның бер районында кышлый: «Яз гына җитсен, балык күленә җибәрәм»

“Асрамага” алынган аккош бәбкәләре, ни гаҗәп, кыш җиткәч тә җылы якларга очып китмәде. Яңа хуҗаларының ишегалдында яшәп калды.

Узган ел Кайбыч балык күле хуҗалыгында табылган ятим аккош бәбкәләренең икесен Борындык авылында яшәүче Наил Тимергалиевның үз ишегалдына алып кайтып тәрбияләве турында язган идек. Калган өчесен күрше Биляево авылы егете сыендыруын да хәбәр иттек. Яшерен-батырын түгел, без дә, аккош бәбкәләре җылы якка очып китәрләрме, әллә яңа “нигез”ләрендә калырмы дип, көзге салкыннарны карлы кыш алмаштыруын көттек. Ни гаҗәп, китмәгәннәр! Хуҗаларын сөендереп, Наил әфәнде әйтмешли, вакытлыча яшәү урыны итеп, Борындык авылына “теркәлгәннәр”.

– Кулдан ашарга өйрәнделәр. Яннарына кергәч, ипи кисәге каптырам. Баштарак капка төбенә ясап куйган чокырда гына чыпырдаштылар. Кечкенә иделәр бит, ияртеп йөрергә аналары да юк. Хәл алгач, урам буйлап тәпиләделәр. Ерак та китмиләр иде, чирәмлерәк җиргә баралар да яталар. Аннары елгага төштеләр - аккошлар су исен ерактан сизәләр. Суның тәмен белеп алгач, ашарга да, кем әйтмешли, кунарга да кайтмадылар. Елгадагы бака, балык, суүсемнәр белән тукланып тагын да үстеләр, матурайдылар. Йөрәк түзми бит, су буена барам да, исәннәрме сез? - дип кычкырам. Таныйлар! Каршы эндәшеп, тавыш бирәләр иде, – ди Наил абый.

Елга өсте боз белән каплангач, бер-ике көн көтә әле. Авыл халкы: “Аккошларың боз өстендә шуып йөри, барыр урыннары юк”, – дип хәбәр биргәч, чыбыгын тотып, су буена китә. Карга борын төрткән аккошлар, хуҗаларын күрүгә, шатланышып канат җилпиләр.

– Миннән алда очып кайттылар. Юлны да беләләр югыйсә, кирәк бит, килеп алуымны көткәннәр! Салам түшәп, җылы абзарга яптым, көн дә иртән җылы су алып чыгып эчерәм, ашлык иркен, кайчагында вак балык та пешереп бирәм. Оча беләләрме дисезме? Очарга өйрәнер өчен аларга иркенлек кирәк. Балык күлендә дә 100 метр араны астан очып кына күтәрелеп китәләр, күккә күтәрелделәрме, бик биек очалар инде. Болар да әз-мәз генә очкалыйлар. Канат ныгытып җиткерә алмадылар шул, әниләре исән булса, җылы якка очып китәрләр иде дә бит... Яз гына җитсен, балык күленә җибәрәм, Аллаһы боерса, үз ишләренә кушылырлар, – ди Наил әфәнде. 

Аккошларның каурыйлары әле яңа гына ак төскә кергән. Безнең якларда кышларга калуларына орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов та гаҗәпләнде. 

– Канатлары зарарланган очракта гына нәүмизләнеп бездә калалар, ә бу аккошларның канатлары ныгып җитмәгән, күрәсең. Әгәр дә үсеп өлгерсәләр, әниләре юк дип тормыйлар, үзләре генә дә күккә күтәреләләр иде. Кайсы якка очарга кирәклеген дә сизәләр, кошларда тою сәләте бик көчле. Соңлап кына юлга кузгалучы аккошлар бар ул, ел да күзәтәбез, елгада боз туңган көнне соңгылары очып менеп китә. Ә менә кышларга дип калучылары быелга Кайбыч районындагылары бердәнбер. Наил әфәндегә зур рәхмәт, үстерде, инде озын кышны асрап чыга, – ди Илгизәр Рәхимов. 

Наил Тимергалиев аккошларның берсе ата, икенчесе ана дип шәрехләсә дә, Илгизәр әфәнде аның бу дәлилен инкарь итә. Гәүдәсенең зурлыгына карап кына аларның җенесен әлегә белеп булмый, ди. Яз исен сизүгә, ата аккош “әтәчләнеп”, кукыраебрак йөри башлый икән, имеш, үзенең хуҗа икәнлеген күрсәтә.

– Киек җанварларга да, кошларга да, йорт хайваннарына да апа, сеңел, эне ише туганлык хисләре хас түгел. Алар өлгергәч тә, көннең озынлыгы  билгеле бер сәгатькә җитү белән, үз тирәсендә пар эзли. Табигать кануннары моңа каршы, әлбәттә. Бер үк оя балалары кушылса, киләсе буын авыру булып туарга мөмкин. Ләкин алар аны аңламый, белми. Бу ике аккош та, җенесләре төрле булып, оя корырга бик мөмкин, – ди Илгзәр Рәхимов.

Елгалардагы бозның эреп бетүе – аккошларга нәсел ишәйтергә кирәклеге хакында искәртүче төп хәбәр. Алар камышлар арасыннан коры җирне сайлап, йомырка салырга керешәләр. 

– Көннең, суның җылылыгы да мөһим түгел, сулыкларның кардан арынып бетүе шарт. Якынча апрель урталары була ул. Мине шунысы сөендерә, берничә ел элек кенә, бездәге аккошларны бармак бөгеп кенә санарлык иде. Хәзер саннары нык ишәйде. Узган җәйдә йөздән артык аккош оялары теркәдек, – ди белгеч.
Хәбәрләштек, Беляево авылында үскән өч аккош бәбкәсе дә җылы якка очып китмәгән, хуҗалар ишегалдында яшәп калган. Инде аккошлы авылларга яз килүен көтәргә кала. Аккошлар ишегалдында ук парлашырмы, суга җибәрелгәч, үз ишләренә кушылырлармы – күзәтәбез. 

Аккошлар турында
- Аккошлар Европада суда йөзүче иң зур кошлар булып санала.
- Алар Кызыл китапка кертелгән.
- Тугърылыклы кошлар түгел, парын югалтуга, аккошлар икенче аккош белән оя кора.
- Аккошларда 25 000 каурый бар. Җәйләрен йон алмаштырганда, каурыйларын коеп бетерәләр дә, бер ара очмый торалар.

- Көтүләре белән җылы якка очканда иң көчлесе алга чыга, чөнки аэродулкыннарны ерып барырга туры килә. Калганнарга исә очу җиңелләшә.  Аккошлар җир өстеннән 8 200 метр биеклектә,  сәгатенә 80 чакрым тизлек белән очарга сәләтле.
- Күзләре яхшы күрә, су астында да азыкны җиңел эзләп табалар.
- Аккошлар бик кайгыртучан “халык”. Төркемдә берәрсе авыртса ташлап китмиләр, очуны кичектерәләр. 

- Кара аккошлар бер җенесле гаилә кору яклы. Ана аккошларны нәсел калдыру өчен яр итәләр дә, тегесе йомырка салып, бәбкәләр чыгаруга, ташлап та китәләр.  
- Халык хәтерендә мондый сынамыш та яши, әгәр дә аккошлар башларын артка каерып йокласалар һава торышы бозыла, имеш. Әгәр дә аккошлар биек җиргә оя корсалар, көт тә тор – су басачак, диләр.


 

Язмага реакция белдерегез

5

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ишегалдында катып улмилэрме бу салкында?

    Мөһим

    loading