16+

Актаныш бабайдан башлана: җирле халык әллә кая читкә китәргә ашыкмый биредән

“Райүзәгең гүзәлме?” проекты белән Татарстанның икенче башына – Актаныш районына барып җиттек. Башкортстан белән чиктә урнашкан ул. Башкаладан еракта булуына карамастан, ул төзек һәм анда эшләр дә ярыйсы гына башкарыла.

Актаныш бабайдан башлана: җирле халык әллә кая читкә китәргә ашыкмый биредән

“Райүзәгең гүзәлме?” проекты белән Татарстанның икенче башына – Актаныш районына барып җиттек. Башкортстан белән чиктә урнашкан ул. Башкаладан еракта булуына карамастан, ул төзек һәм анда эшләр дә ярыйсы гына башкарыла.

Актаныш дигәндә, күз алдына гел республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев килеп баса. Шуңа күрә дә әлеге җирлек турында материал эшләгәндә юлны Әнәк авылыннан башлау гадәте бар. Биредә Шәймиевлар гаиләсенә багышланган музей комплексы төзелгән. Нигезе булып, Минтимер Шәрипович яшәгән йорт тора. Ишегалдында да, өй эчендә дә элеккеге мохит тудырылган, бөтен җирдә әлеге гаиләгә багышланган сурәтләр һәм тарихи чыганаклар урнаштырылган.

Әйтик, шунда кереп чыкканнан соң Шәймиевның оныгы Камиләнең ике баласы барлыгын белдем. Ә бит аны бөтенләй кияүдә түгел дип йөри идем. Шул комплекс янында “Бабайда кунакта” дигән парк төзелгән. Җирле халыкка ял итәр өчен менә дигән җәмәгать урыны булып тора ул.

Актанышның үзенә кереп барабыз. Традиция буенча, аның стеласына игътибар ителә. Матур итеп татарча язылган, бер дә начар түгел. Район үзәгенә керә торган юл да шәп эшләнгән. Урамы киң, бөтен җирдә агачлар утыртылган, тротуары да бар. Шунда ук район үзәк хастаханәсе күренде. Гадәттәгечә, аның янында бик күп машина тора, сәламәтлекләрен кайгыртып йөрүләредер инде. Әле шуңа игътибар иттем, Актанышта күп фатирлы йортлар җитәрлек, гәрчә бер авыл гына булып саналса да. Район үзәгенә керә торган җирдән ерак түгел яңа объект ясап маташалар. Тиздән монда футбол манежы барлыкка киләчәк, димәк, республика программаларында актив катнашалар.

Ленин урамы буйлап хәрәкәт итүне дәвам итәбез. Бигрәк озын булып чыкты ул, берничә чакрымга сузылган. Зур шәһәрләрдәге проспектларны да хәтерләтеп ала. Күп фатирлы йортлар шуның буенча сибелгән. Менә сиңа авыл диярсең! 

1нче номерлы мәктәпне узып киттек. Аңа шәп ремонт ясалган, бинасы зур күренә. Гомумән, Актанышта 3 мәктәп һәм 7 балалар бакчасы эшләп килә. Әллә ни зур булмаган авыл өчен белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре җитәрлек. Юл уңаенда технологик техникум бинасы калды. Озакламый ниндидер бер мәйданга килеп төртелдек. Анда бер урында яшьләр үзәге, Җиңү паркы һәм балалар иҗаты үзәге урнашкан. Шулай йөри торгач Актаныш районы хакимияте бинасына да килеп җиттек. Анда ремонт ясалган, әйбәт бу, алайса кайбер җирләрдә ул бигрәк куркыныч кыяфәттә бит. Аның каршында Ленин исемендәге парк балкып тора.

Без әлеге җәмәгать урынына икенче яктан әйләнеп, Тынычлык проспекты аша килдек. Анда Әлфия Авзалова исемен йөртүче район мәдәният йорты каршы алды. Каршысында паркка керә торган җирдә легендар җырчыга һәйкәл дә куелган. Эченә уздык, мәйданы бигрәк зур булып чыкты, халыкка ял итү өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган. Анда уникаль булган гармунга һәйкәл дә бар. Актаныш ягыннан чыккан билгеле шәхесләрне, район һәм республика үсешенә үз өлешен керткән кешеләрне барлаган китап формасындагы матур стендлар миңа аеруча нык ошады. Хәер, парк янында урнашкан сәүдә рәтләре дә күңелгә хуш килде. Бизнес вәкилләре өчен шундый почмак ясаганнар, башкаларга яхшы үрнәк булып тора. 

Иске Актанышка төшеп барабыз. Ни өчен иске, чөнки район үзәге ике өлешкә бүленгән сыман тоела: яңасы тау өстендә кебек күренсә, элеккеге авылга аска табарак төшәргә кирәк. Иң беренче булып татар бае булган Шаһгали Мөхитов йорты янында тукталдык. Агыйдел янында милләтебезнең асыл егете дип танылган сәүдәгәр рәхәтләнеп яшәп яткан. Хәзер инде район җитәкчелеге шушы объектны саклап калу буенча эшләр алып бара. Ни дисәң дә, тарих бит, бинасы да архитектура ягыннан эчтәлекле. Аннан ерак түгел тагын бер парк ясалган, анысы "Иске Идел" дип атала. Кайчандыр әлеге сулык Агыйделнең бер өлеше булса, Актаныш чигендә дамба төзелгәч, ул бер кушылдык булып кына калган. Шулай да, монда бик матур манзара ачыла, спорт һәм балалар мәйданчыклары ясалган, утыргычлар һәм атынгычлар куелган, тиздән пляж да барлыкка киләчәк. Үзенә күрә район үзәгендә яшәүчеләр өчен тагын бер җәмәгать урыны булыр дип көтелә.

Алда әйткәнемчә, Актаныш Башкортстан белән чиктәш, янәшәдә генә Агыйдел елгасы ага. Агыйдел аша паром йөри. Аны күпләр белә, үземнең дә моннан күрше республикага чыкканым бар. Бу әлеге район үзәген башкалардан аерып торучы бер символ буларак кабул ителә.

Килгәч-килгәч, үзебезнең коллегалар янына да кереп чыктым. Күптән түгел генә "Актаныш-информ" редакциясе капиталь ремонттан соң ачылган яңа бинада эшли башлады. Монда район хакимиятенең дә, "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең ярдәме сизелә. Журналистлар шатланып туя алмый, чөнки җылы һәм заманча итеп эшләнгән бүлмәләрдә утыралар, өр-яңа телевидение һәм радио, шулай ук тавыш яздыру студияләре ясалган.

Актанышта "Адымнар" полингваль мәктәбе дә эшләп килә. Аның төзелешенә нәкъ менә шушы яклардан булган Минтимер Шәймиев зур йогынты ясаган. Эченә уздык, бик заманча ясалган, төсләрендә күзләр уйнап тора. Белем йортында Әлфия Авзалова музее ачылган. Легендар җырчыга бу кадәр хөрмәт тагын кайда күрсәтелә икән? Монда аның тормышына һәм иҗатына багышланган әйберләр һәм җиһазлар тупланган, күпсанлы фотосурәтләр һәм документлар урнаштырылган, нота формасында ясалган киштәләрдә кассеталар һәм пластинкалар саклана. Әлфия Авзалованың сәхнә костюмнары белән фатирында булган сәгате дә шушы музейда саклана.

57 квартал дип аталган микрорайон аша узып барабыз. Юлларына асфальт түшәлгән, тротуарлары да бар, яңа йортлар төзелеп кенә тора. Тормыш кайный монда, ә бит Актаныш башкаладан һәм зур шәһәрләрдән бик ерак урнашкан. Җирле халык әллә кая читкә китәргә ашыкмый, яшьләр дә район үзәгендә яшәргә күп кала икән. Шулай булмыйни, авылның нәкъ уртасында шулкадәр матур парк ясалган. Күл уртасыннан җәяүлеләр рәхәтләнеп йөри ала, әлеге җәмәгать урынының исеме дә үзенчәлекле - "Актаныш басмалары". Читтән караганда ул тау астында урнашкан кебек. Монда спорт һәм балалар мәйданчыклары бар, район чараларын уздыру өчен зур сәхнәсе дә урнаштырылган. Чагыштырмача кечкенә авыл өчен мондый объектның булуы аңа статус өсти инде.

Район үзәгенең бер башыннан икенче башына кадәр җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен юл төземәкчеләр. Бу хакта аралашу барышында миңа Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзе әйтте. Аның белдерүенчә, авылны электән үк башкаларга үрнәк булырдай итеп төзегәннәр, шуңа күрә дә ул төзек күренә, чөнки барысы да үз урынында урнашкан.

- Район үзәгенең үсеше комплекс рәвештә барырга тиеш, югыйсә без матурлыкны һәм стильне югалтачакбыз. Бер буш җиргә бер бина тыгып, икенче җиргә башкасын төзеп, ерак китеп булмый, барысы да эзлекле булырга тиеш. Эчтәлек һәм мәгънә - безнең өчен бик мөһим. Дөрес, шул ук паркларны төзеп кенә калмыйча, аны яңадан карап торучысын булдыру, моның өчен финансларны да алдан карарга кирәк, - дип, үз фикере белән бүлеште Зарипов.

Район башлыгы белән сөйләшү барышында Актаныш халкын да иң борчыганы су мәсьәләсе торуын белдем. Бу юнәлештә эшләр башкарыла, иске торбаларны алмаштыру буенча гына программага керү өстендә адымнар ясарга кирәк. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading