Туган авылыма кайтып барам. Көз килеп тә җиткән. Җәй китеп тә өлгәшмәде бугай югыйсә.
Балачакка кайтыр идем,
Уйнап туйганчы гына...
Үләннәр дә күп җирдә ямь-яшел, күп агачлар да яшел күлмәкләрен башкага алыштырырга уйламый. Ләкин ныклабрак карасаң… Җәйнең көннәре кыска шул, артка әйләнеп тә карый алмыйсың, үтә дә китә. Балачак кебек, яшьлек сыман кыска гомерле. Ни гаҗәп: өлкәнәя барган саен ныграк сагына кешеләр гомеренең язын, җәен дә. Югыйсә, авыл баласы сабый чагын күрми дә кала бугай ул. Яздан кышка, иртәннән кичкә кадәр эш тә эш белән көн үтә дә китә. Балачакта бигрәк кадерле уеннарга вакыт калдымы икән соң?

«Ал кирәк, гөл кирәк» — балачакның иң яраткан уены
Үземне үзем белештерә башлаганнан бирле иң яраткан уеным — «Ал кирәк, гөл кирәк» уены. Шартларын хәтерлисездер. Уйнар өчен күп кенә кеше кирәк була. Ике командага бүленәсең. Чиратлап кычкыралар: «Ал кирәк, гөл кирәк, сезгә бездән кем кирәк?» — дип.
Теләгән кеше атала. Ул каршы як командага табан бар көченә йөгереп китә. Үзе теләгән җирдә тотынышкан кулларны өзәргә тиеш. Өзә алса, үзе белән командасына кемнедер алып китә, өзәлмәсә, шушында кала. Монда физик көч таләп ителгәндер инде.
«Чирталы», әбәкле һәм качышлы уеннары
Тагын бер яраткан уеным — кызлар уены — «чирталы». Яз җитеп кар эрү белән үк акбур кисәге белән шакмаклар сыза идек тә — рәхәтләнеп сикерә идек. Классларга күчә — җиңә идек.
Шулай итеп, җиңүнең тәмен белеп үскәнбездер, мөгаен. Тагын әбәкле (иптәшеңнең аркасына сугасың да, йөгерәсең, сине куалар, тота алсалар, тагын әбәклиләр) качышлы уеннары, аларны уйнаудан бөтенләй туктамый идек бугай.
.jpg)
Чынаяклы уены һәм «өйле» белән үткән балачак
Ә иң-иң кечкенә чакта без, кызлар, бик яратып уйнаган уен — чынаяклы уены. Чынаяк савыт-саба ватыклары җыя идек тә, шулар белән ушыбыз китеп уйный идек. Өйле уенында да куллана идек. Һәрберебезнең йә төркем-төркем кыз-малайларның үз өе була торган иде. Бу уен аша без үзаллы тормыш юлына әзерләнгәнбездер.
Әти-әниләр кебек үк кунакка, ашка йөрешә идек. Сөйләм теле, акыл үсеше дә шулай камилләшкәндер. Өйле уенын күбрәк су буенда уйный идек. Балчыктан биек булмаган стена корылмалары да төзи идек. Йә булмаса таякчыклар сындырып, өебезне әйләндереп алабыз. Җирен яхшылап, инештән су ташып, тигезлибез. Балчыктан пирожкилар ясыйбыз. Аларны кояшта киптерәбез. Аннан бер-беребезне кунакка дәшәбез.
Әбәкле уенында йөгереп бер-береңнән качарга тырышылса, качышлы йә аның бер төре булган «12 таяклы» уеннарында бала физик яктан акрынлап үскән, үзгәргән.
Кышкы уеннар: бәкәлле, буралы һәм почмаклы
Кышларын бала-чага бәкәлле уенын бик ярата иде. Бу уенны күбрәк малайлар уйнаса да, кызлар да кушылып китми булдыра алмый идек.
Тау арты урамында минем ише ыбыр-чыбыр бала бик күп булса, түбән очта, киресенчә, бик аз идек. Күбесе — малайлар. Энем һәм аның ике дусты. Аларга кушылып, кайчак буралы уйный идек. Бәрәңге бакчалары артында өй, мунча буралары күп булыр иде. Анда менеп утырасың да, сикереп-сикереп уйныйсың. Почмаклы уены да шунда уйнала.

Каз саклау һәм китап укып үткән балачак
Каз саклау миңа ошый иде. Ни ягы белән, дисезме? Каз саклаганда мин туйганчы китап укый идем. Шул ягы белән. Гомумән алганда, мин башкалардан бигрәк тә шул ягым белән аерылып торганмындыр да. Башка балаларны ата-ана әрләп өстәл артына утыртса, минем әни шул юл белән туктата иде. Китапханәдә мин укымаган бер генә дә татарча йә русча китап укылмый калмагандыр.
Футбол, волейбол һәм велосипед ярышлары
Үсә төшкәч, футбол, волейбол уйный идек. Мин үзебезнең түбән оч урамында велосипед ярышлары уздыра идем. Үзем дә катнашам. Бик оста йөри идем. Оч дип урам атала. Югары оч белән түбән оч аерылмый, алар тоташкан. Велосипедта кич, машиналар йөрми башлагач кына узыша торган идек.
Әни: «Оештыру сәләте бар иде синдә, бар да гел синең тирәдә уралды», — ди. Әллә шул хәрәкәтләнеп уйнаганга, бала-чага сау-сәламәт булып үсә иде. Үзаллы булу да иртәрәк башланды.
Авыл балаларының уеннары: сугыштан крепостька кадәр
Бездән 5-6 яшкә олырак Зинира апа сөйләде: «Без, малайлар һәм кызлар, абзарлар арасында сугыш уены уйный идек, агач мылтык-пистолеттан атыша, яралана идек юри генә. Кышларын тау буенда крепость ясыйлар иде олырак малайлар, мәктәпкә барырга да оныталар иде кайчак. Гөлчирә апа тыкрыгыннан өскә күтәрелеп чана, чаңгы шуа идек, манма суга батканчы. Чирләгән бала да юк иде әлләни.
Ә хәзер тауда уйнаган бала күрмәссең. Яз җитү белән әрәмәдән кайтып керми идек. Тоташ зиреклек үсә иде анда, кошлар сайрый, инеш чылтырап ага. Печәне-күрәне гел чабып торылгач, әрәмәлек чиста тора иде, ә хәзер анда төшеп булмалы түгел. Яз көне дә, җәен дә Тәтәй күпер, Иштуган якларын таптыйбыз. Кузгалак, юа җыябыз, аннан — җиләккә...»

Табигатьнең үзгәрүе һәм туган якны сагыну
Урманнар кеше тавышыннан яңгырап торыр иде, чынлап та. Ә хәзер барырга куркыныч, адәм заты юк, чөнки юллар калмады урманнарга, печән чабучы, үлән әзерләүче юк. Сукмаклар ясап, мал да йөрми, бик аз тоталар аларны хәзер. Табигать элекке халәтен көннән-көн югалта. Күп җирләр чүплекне хәтерләтә, әйтерсең лә кешеләр яшәми ул җирләрдә, шәрәлек, кыргыйлык хөкем сөрә. Ә киләчәк буыннарга нәрсә калыр? Чит җирләргә киткәннәр дә нәрсәсен сагынып кайтыр туган ягының?
Сыер саклау — авыл яшьләренең очрашу урыны
Башка авылларда булдымы икән, безнең авылда сыер саклау дигән бик матур гореф-гадәт бар иде. Сыерлар көтүдән кайта, хуҗабикәләр аларның сөтен сава да, мәхлукләрне яңадан көтүчесез генә су буена йә тау ягына куа. Һәр урамның үз көтүе булган кебек, яшьләре дә бер-берсенә килеп кушылмый. Сыер саклау ул маллар өчен кичке салкында үлән күшәү өчен җайлы булса, малай-кызларга рәхәтләнеп уеннар уйнарга, җырларга, мәзәкләр сөйләргә форсат ачыла иде.
Моңардан да бигрәк егетләр кызларны, кызлар егетләрне күзәткәндер әле! Күпме күзләр кыймый гына бер-берен сайлагандыр, җор сүзләр әйтелеп, төннәр буе шуларның мәгънәсенә төшенергә тырышып, йокламыйча чыгылгандыр. Шул яктан мин бүгенге заман яшьләрен кызганып куям, мондый күңелле очрашуларны белми үсә хәзерге буын. Ләкин әлләни кайгырасы да юк. Һәр заманның үз кызыклары һәм үз мавыгулары. Безнең яшьлектә телефоны, Интернеты юк иде дисең. Күптөрле социаль челтәрләрдә яшь-җилкенчәк бер-берен таба. Элек үз ярын, үз парын дөрес тапканнардырмы, хәзерме — беркем бу турыда әйтә алмый.
Әлфия Шәйхелисламова.
Комментарийлар