16+

Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә түләүләр артты

Тиешле указга Татарстан Рәисе 2026 елның 8 сентябрендә кул куйды.

Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә түләүләр артты

Тиешле указга Татарстан Рәисе 2026 елның 8 сентябрендә кул куйды.

Татарстанда берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләләргә бирелә торган социаль түләүләр арттырылды.

Яңа тәртип буенча, өч һәм аннан да күбрәк бала берьюлы туганда, гаиләгә 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләнәчәк. Элегрәк бу сумма һәр балага 10 мең сум тәшкил иткән — өч бала туган очракта гаилә 30 мең сум алган.

Шулай ук яшь ярымга кадәрге өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә айлык пособие дә арттырылды. Хәзер түләү күләме һәр балага Татарстанда гариза биргән вакытта балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы күләмендә булачак. Моңа кадәр һәр балага 1 мең сум түләнгән.

Бер тапкыр бирелә һәм ай саен түләнә торган пособиеләр гаиләнең башка федераль һәм республика социаль ярдәм чараларына хокукына бәйле түгел.

Айлык пособие күләме балалар өчен яшәү минимумы арткан очракта гариза бирмичә яңадан исәпләнәчәк. Яңартылган сумма да автомат рәвештә түләнәчәк.

Пособия. Фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading