Шушы гасырлардан-гасырларга әйтелеп, кабатланып килгән әйтемнең мәгънәсенә төшенеп җитә алмыйча әй баш вата инде халык. Нигә менә нәкъ сентябрьдә генә бөтен кеше бер икән ул, ә башка айларда әллә ничәмени?
Бардыр инде бу әйтемнең дә мәгънәсе, юкка гына телдән-телгә күчә-күчә безнең көннәргә кадәр килеп җитмәгәндер бу гыйбарә. Тик бик артык сүз мәгънәсен эзләп энциклопедияләр актарып утырырга вакыт бирми шул сентябрь абзаң, бакчага дәшә, басуга чакыра.
Һай бәрәңге, вай бәрәңге, әй бәрәңге җанашым өлгергән анда, сентябрь ул сиңа июнь-июль түгел, хәтта август та түгел. Аның холкы кырыс, сентябрьнең яңгырлары җәйге яңгыр шикелле дөбер-шатыр килеп явып үтеп, артыннан кояш балкып чыга торган түгел, бер исенә төшеп килеп җитсә, озак кунак була ул сентябрьнең елак яңгыры.
...Ә бәрәңге бакчада әле. Хәзер нәрсә ул, бәрәңге казу ике тиен бер акча. Халык хәзер бәрәңгене август аенда, коп-коры көннәрдә ала, бәрәңгесе дә өлгерә-җитешә, заманасы ашыгыч бит, бәрәңге-җанашым да шул заманга яраклаша, күрәсең.
Элек бәрәңгене сентябрь ахыры, октябрь башында казыйлар иде, карлы-бозлы яңгыр яуганда. Лорх сортлы сары бәрәңге шул вакытка гына өлгергән шул.
Бәрәңге икенче азык булган заманнар, тәмам җитешмичә, кем инде аны ашыга-ашыга казысын, ишле гаиләнеңң ел тәүлегенә карап торган ризыгы бит ул. Лорх бәрәңгенең кабыгы сары булса да, эче ап-ак, аның янында Әмерхән бәрәңге, анысы ал тышлы, кабыгы гына ал төстә, эче ак. Вәйт ярмалы, вәйт тәмле инде икесе дә. Әмерхән бәрәңге бигрәкләр дә ярмалы була иде, хәзер андый ярмалы, шикәр шакмагы шикелле ап-ак эчле бәрәңге юк. Ничәмә-ничә төрле сортлы бәрәңге утыртабыз, ел саен яңа сортлар чыгып тора, халык ел саен бәрәңге сортын алмаштырып үз бакчасында сынап тора, тик менә октябрь башларында гына җир-ананың бөтен ашын үзенә сеңдереп, казып аткач бакчаларны тутырып тәгәрәп яткан Лорх-Әмерхән бәрәңгеләр юк инде хәзер.
Сентябрьгә кергәндә бик күпләрнең бәрәңге бакчалары бушап калган була, ә элек бәрәңге Симән көненә кадәр үсә әле ул дигәннәр. Симән көне ундүртенче сентябрьдә, шул көннән әкренләп бәрәңгенең сабагын урырга керешкәннәр, бәрәңге сабагын урып бетергәч тә безнең бабай әле ике атна бәрәңгене казытмаган, ул җирдә ныгый, аңа җир суыгы керергә тиеш дип.
...Күз алдымда – өстәл уртасында коштабак белән парлары чыгып торган ярмалы бәрәңге, шул бәрәңгегә үрелгән ничәмә-ничә кул. Барына риза булып, тыныч кына дөнья көткән заман. Кайтарырга иде шул заманны, кайнар бәрәңгеле, салкын сөтле, әни каерып кискән арыш ипиле табынны...
Бәрәңге табак белән өстәл уртасына килеп утырганчы, ай күп юллар үтә, күп куллардан үтә шул ул.
Колхозларның йөзәр гектар бәрәңге иккән заманнары, без мәктәптә укыганда әле копалка дигән бәрәңге казгычларны белгән заман түгел, бәрәңгене көрәк йә ат белән алган чаклар.
Бер атка ничә кеше кирәк иде, берәү сука тота, анысы – атчы инде, берәү ат буразнасыннан чыгып китмәсенгә ат башы тота, ат башы дигәч тә, башыннан түгел, йөгәннән тотып бара, сука ярып киткән буразнаны берәү калаклый да әле, чөнки буразна ярылса да, бәрәңге әле якты дөньяга чыкмый, аны актарып-калаклап җир өстенә чыгарырга кирәк. Озын саплы агач көрәкнең яртысы кадәр калак белән тагын бер кеше ат артыннан калаклап бара, менә шуннан соң инде хатын-кыз, бала-чага ябырылып бәрәңге чүпли башлый.
Колхоз бәрәңгесен дә казыйсы, анда үз бакчаң да җәелеп ята, кайсы якка карарга да белмәссең.
Әй заманалар, ул заман әниләренең, бәгырькәйләрнең, иртән рәхәтләндереп бит юарлык та вакытлары юк иде.
Без мәктәп балалары да башыннан ахырына кадәр шул бәрәңге басуында инде, "Бәхетле балачак өчен рәхмәт, туган илебез" дия-дия бәрәңге чүплибез.
Шунда басуда ук әбәт тә ашап алабыз, элек бәрәңгене түбән болында үстерәләр иде, һәр классның бер укучысының өендә бәрәңге пешереп алып төшеп, шунда әй күңелле итеп әбәт ашый торган идек. Ипи белән кашык кесәдә йөри, суны ат арбасына фляга белән китереп куялар, калай кружкасы да шунда, эчәргә дә, кул юарга да. Ул заманда перчатка дигәннең исемен белгән кеше дә юк бит әле, шул көзге карлы-бозлы яңгырларда да яланкул белән чүплисе иде инде бәрәңгене.
Безнең класс бәрәңгене Фәүзияләрдә пешерә иде, утызлап балага ике кыз бәрәңгене әрчеп-пешереп-төеп түбән болынга кадәр күтәреп төшәсе иде.
Безнең классның бәрәңгесе иң тәмлесе булгандыр әле, чөнки Мәгъфирә апа, эшкә киткәндә, бәрәңгегә салырга бер литр сөт калдырып китә иде.
Менә хәзер уйлап йөрим дә, шундый фикергә киләм, безгә бит айлар буе бәрәңге чүпләп, колхоз экономикасын баетканга бер тиен дә акча түләнми иде. Әгәр дә бәрәңгегә бер көн дә калмыйча йөрсәң, бер сум сиксән тиенлек "Ялкын" журналына, берничә көн калсаң, бер сум да сигез тиенлек "Яшь Ленинчы" гәҗитенә яздыралар иде.
...Ә без, "Бәхетле балачак өчен рәхмәт, туган илебез" дип сөенә-сөенә, шул гәҗит-журналлардан "Америкада балалар хезмәте кулланыла, Америкада балалар хезмәтенә олыларныкы кебек түләнми, гәрчә олылар белән бертигез хезмәт куйсалар да" дигән мәкаләләр укый-укый, Америка балаларын жәлли-жәлли, үзебезнең Совет илендә "бәхетле яшәвебез" белән горурлана- горурлана, йөгерә-йөгерә бәрәңге чүплибез.
Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир
Комментарийлар