– 2011 елның май аенда лаеклы ялга чыктым, җир пайларыбызны алып икмәк үстерергә уйладым. Арпа, бодай, люцерна чәчтек. Аннан гаилә белән киңәшләшеп, кечкенә генә ферма төзергә булдык. Терлекләр асрауны 1 баш сыер һәм бер баш бозаудан башлап җибәрдек. Маллар санын арттыра бардык. Сөт юнәлешен сайладык, – ди ул.
Терлекчелек фермасы да Янгелде авылы башында пай җире мәйданчыгында урнашкан. Хуҗалыкта 16 савым сыеры бар. Быел Фаит Сабиров “Агростартап” программасы нигезендә 5 миллион грантка лаек булган. Аның нигезендә техника һәм маллар сатып алган. 14 ел элек төзелгән шәхси ярдәмчел хуҗалык крестьян-фермер хуҗалыгына әверелгән.
– Бу программада авыл җирендә яшәүче һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә теләүчеләр катнаша ала. Грантны җир кишәрлекләре, авыл хуҗалыгы терлекләре, техникасы һәм инвентаре, йөк автотранспорты, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү җиһазлары, күпьеллык үсентеләр алу, фермалар төзү өчен кулланырга мөмкин. 2022 елда ферма эшләдек. Авыл башыннан фермага таба таш юл салдык. Район җитәкчелеге программада катнашырга тәкъдим ясады. 2025 елда грант оту теләгенә ирештек. Акчасына 24 баш тана һәм яңа трактор алдым, - ди ул. Сабировларның 63 гектар пай җирләре бар. Үзләре чәчә дә, уңышын да җыя. Терлекләргә җитәрлек ашлыгын да, печәнен, саламын да әзерләп куйганнар. Хуҗаның тырышлыгы ферма тирәсеннән үк күренә. Техникалар бер сафка тезелгән. Ашлык саклау өчен аерым амбарлары бар, фураж тарту өчен тирмәнен дә булдырганнар.
– 35 гектар мәйданга арпа, бодай, солы чәчтек. Быел көнбагыш үстереп карадык. Калган җирендә күпьеллык үлән. Ялларда улым кайтып булыша. 1 эш урыны булдырдык. Тырышып, тырмашып, тир түгеп, хәләл көчебез белән яшибез. Җирен дә эшкәртәбез, салам, печәнен дә төргәклибез. Терлек азыгы сатып алган юк, барысы да үзебезнеке. Әнием Валентина гади колхозчы. Озак еллар колхозда сыер сауды. Әнигә булышып үскән бала мин. Терлекчелек тармагын сайларга да шул йогынты ясаган дип беләм. Авыл җирендә эш җитәрлек. Бары тик тырышлык кына кирәк, – ди Фаит.
Хуҗалыкта 1 комбайн, “МТЗ – 82” һәм “ДТ-75” тракторлары, “ГАЗ-53” машинасы бар. Хуҗа тракторын, машинасын иярләргә дә, терлекләр карарга да, хәтта сыер саварга да өлгерә. Иртәнге сәгать 4тә торып фермасына ашыга ул. Биредә инде мөгрәп малкайлары каршы ала.
– Без – авыл балалары. Җир үзенә тарта. Чыгып китеп, рәхәтләнеп үзебезнең җирдә, кырда эшлибез. Терлекләрне иркенгә чыгарып җибәрәбез. Көн туа да, узып китә. Ходай Тәгалә исәнлекне бирсен. Терлекләр янында тереләсең дә, онытыласың да. Вакыт бит ул эшләсәң дә уза, эшләмәсәң дә уза. Авылда терлек асраучылар саны кими бара. Ничек инде авылда торып, бер сыер да асрамыйсың? Йөрәк яна. Авылны бетермисе иде. Безнең кебекләр тагын да булсын иде. Дәүләтнең ярдәме – күтәрелеш өчен бер баскыч, - ди ул.
Комментарийлар