16+

Россиядә шәһәрләр һәм геройлар турында сөйләүче аудиогидлар проекты старт алды

Россиядә ил тарихына, мәдәниятенә һәм истәлекле урыннарына багышланган яңа аудиопроект — «Проводники смыслов. Голоса» эшли башлады.

Россиядә ил тарихына, мәдәниятенә һәм истәлекле урыннарына багышланган яңа аудиопроект — «Проводники смыслов. Голоса» эшли башлады.

Ул Росмолодежнең «Больше чем путешествие» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Проект кысаларында профессиональ экскурсоводлар, экспертлар һәм балалар Россия шәһәрләре, геройлары, традицияләре һәм кешеләр турында аудиогидлар һәм подкастлар әзерли. Оештыручылар әйтүенчә, төп максат — яшьләрдә патриотик тәрбияне көчәйтү, мәдәни мирасны саклау һәм ил буенча бердәмлек хисен ныгыту.

«Проводники смыслов. Голоса» өч төп юнәлешне үз эченә ала:

  • «Метродан күбрәк» — Россия метрополитеннары тарихына багышланган 8 аудиогид;

  • «Россия яшь экскурсоводлар күзлегеннән» — «Проводники смыслов. Школа юного экскурсовода» проекты кысаларында балалар тарафыннан әзерләнгән 21 аудиогид;

  • «Хәтер тавышлары: герой-шәһәрләр» — Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәткән герой-шәһәрләр турында 10 аудиогид.

Проект «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Без бергә» федераль проекты буенча тормышка ашырыла.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading