Апас районы Иске Әнәле авылында яшәүче Фарис Сәмигуллинны авылдашлары күптән инде үз исеме белән түгел, ә «Мичурин» дип йөртә.
Бу кушамат аңа юктан гына ябышмаган. Бакчачылык – аның өчен мавыгу гына түгел, ә яшәү рәвеше.
Фарис абыйның ишегалдына аяк басу белән үзеңне гүя кечкенә ботаника бакчасында кебек хис итәсең. Теплицаларда төрле төстәге һәм формадагы помидорлар кызарып утыра, хуш исле мәтрүшкә белән бөтнекләр тирә-якны хушландыра, алмагачлар мул уңыш вәгъдә итә. Ә бакчаның уртасында кечкенә генә музей урнашкан.
«Помидор да тәрбия ярата»
– Минем өчен бакчачылык та, тарихи ядкарьләр җыю да – гади шөгыль генә түгел. Аларга күңел җылымны салам. Уңышы сөендерә, әлбәттә, әмма иң зур рәхәте – җир белән эшләүнең үзендә, – ди Фарис абый.
Быел ул үзе өчен дә рекорд куйган – 250 төп помидор үстерә. Кызыллары, сарылары, аклары, каралары, шәмәхәләре... Сортларын санап бетерерлек түгел.
Һәр сортның урыны дәфтәргә теркәлә. Теплицадагы һәр төпкә исеме язылган ярлык эленгән.
– Кеше сораса, эзләп йөрисе юк. Үсентеләрне бүләк иткәндә дә уңайлы. Быел помидорларны апрель башында утырттым. Аларга якынча 105 көн кирәк өлгерү өчен, – ди ул.
Яңгыр суы, сөт һәм... җылы сүз
Фарис абый фикеренчә, уңышның сере катлаулы түгел: җирне яратырга һәм үсемлекләрне вакытында тәрбияләргә генә кирәк.
– Помидор куе утыртылганны да күтәрә. Иң мөһиме – вакытында ботакларын өзеп торырга, тиешенчә су сибәргә. Яңгыр суын аерым җыям, кирәк булса инештән дә ташыйм. Ә вакыт-вакыт сөт белән йод кушылган су сиптерәм. Бу алар өчен бик әйбәт тукландыру, – дип уртаклаша бакчачы.
Ә иң кызыгы – ул үсемлекләре белән сөйләшә икән.
– Әллә балаларны яратканга шулайдыр инде... Помидорлар миңа кечкенә сабыйлар кебек. Иртән бакчага чыккач, сөйләшеп йөрим үзләре белән, – дип елмая ул.
Былтыр ул авылдашларына 500 төп помидор үсентесе таратып бетергән.
– Кешене сөендерүдән дә рәхәт нәрсә юк, – ди Фарис абый.
Чүп үләне юк, тәртип кенә
Аның бакчасында иң элек күзгә ташланган нәрсә – тәртип. Бер генә чүп үләне дә күренми.
– Уңыш алу өчен сер эзләргә кирәкми. Ашлама вакытында булсын. Ат тиресе дә, сыер тиресе дә, көл дә, известь та – барысы да файдалы. Боларны алдан әзерләп куям. Үсемлекне тукландырмыйча гына мул уңыш көтеп булмый, – ди ул.
Алмагачлар да аерым урын алып тора. Иң өлкәннәренә кырык еллап булса, яшьләре дә ел саен өстәлә.
– Алмагачлар да кешеләр кебек. Картаялар, хәлсезләнәләр. Алар урынына яшьләрен утыртам. Бу мәхәббәт миңа әтиемнән күчкән. Ул да оста бакчачы, умартачы иде, – дип искә ала Фарис абый.
Бакчадагы музей
Бакчаның иң гаҗәп урыны – кечкенә генә музей.
Монда 300ләп экспонат тупланган. Борынгы намазлыклар, бишекләр, күмер үтүге, керосинкалар, иске акчалар, сандыклар, ат дугалары, гармуннар...
– Болар әрәм булып ятарга тиеш түгел. Элек аерым йорт салып музей ачарга хыялланган идем. Әлегә кечкенә генә бина көйләдем. Килгән кеше кереп карый, балалар кызыксына. Шуның өчен генә дә тырышырга була, – ди хуҗа.
Иң борынгы экспонатларның берсе – якынча 500 еллык тал төбе. Аның боҗраларыннан агачның яшен дә исәпләп була икән.
Фарис абый һәр экспонатның тарихын яттан белә. Алар турында сөйләгәндә күзләре янып китә.
«Һәр агачны кеше кебек күрә»
Фарис абыйның туганы Дамир Нәбиуллин да аның тырышлыгына соклана.
– Без кечкенәдән бергә үстек. Ул вакытта ук бакчада кайнашырга ярата иде. Әтисе дә бакчачы булды. Фарис һәр агачны, һәр үсентене җанлы итеп күрә. Ике яшьлек алмагач турында да «ике яшьлек бәби» дип сөйли. Үсентеләрне кешеләргә бушлай тарата, килгән һәркемне елмаеп каршы ала, – ди ул.
Фарис Сәмигуллин бакчасында яшелчә генә үстерми. Ул хезмәткә мәхәббәт, табигатькә сакчыл караш һәм тарихка хөрмәт тә үстерә. Шуңа күрә аның бакчасы да, кечкенә музее да авылның иң кадерле урыннарының берсенә әверелгән. Мондый кешеләр чыннан да авылның күрке, милләтнең терәге.







Ландыш Гайнуллина
Комментарийлар