16+

Арчада “Ат көне” фестивалендә төп приз машина булачак

Бөтенроссия «Ат көне» фестивалендә ат ярышларының приз фонды – 1 млн сум.

Арчада “Ат көне” фестивалендә төп приз машина булачак

Бөтенроссия «Ат көне» фестивалендә ат ярышларының приз фонды – 1 млн сум.

1 август көнне Арчада узачак “Ат көне” бәйрәмендә көрәшчеләр дә көч сынашачак, атлар да ярышачак, иң матур бизәлгән арба иясен дә ачыклаячаклар. Моннан тыш, кунакларны ярминкә, төрле бәйгеләр һәм зур концерт көтә.  
Чараның төп максаты – республикада атчылык кәсебен үстерү, аерым алганда татар атлары токымын популярлаштыру.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов билгеләп узганча, республикада бүген 30 мең баштан артык ат исәпләнә. 17 мең баш – авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында, тагын 13 мең баш – шәхси хуҗалыкларда. «Татарстанда атчылык ул – товар, продуктив, спорт юнәлеше генә түгел, нәсел юнәлеше дә. Яңа Чишмә районында атлар үрчетүче ат заводы бар. Ул экспортка да эшли”, – дип сөйләде спикер журналистларга.

Татар токымлы атларны үрчетүгә аерым игътибар бирелә. 2025 елда Татарстанда татар токымлы атлар саны 200 башка артып, барысы 1260 мең баш исәпләнә. Узган елны Казан аграр университеты базасында әлеге токым буенча селекция үзәге ачылды, диде Гөлүс Баязитов.

Арча башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин хәбәр иткәнчә, быел “Ат көне” бәйрәме тагын да масштаблырак узачак. “Фестиваль ике мәйданчыкта оештырыла. Иртән Яңа Кырлай авылында 40, 80, 120, 160 чакрым дистанцияләрдә ат ярышлары көтелә. Төп чаралар Арчаның үзендә ипподромда һәм стадионда булачак. Сәгать икедә келәмгә көрәшчеләр чыгачак. Яшүсмерләр арасында җиңүчегә – тәкә, ә олылар арасында абсолют батырга ат биреләчәк. Акчалата призлар да каралган”, – диде ул.

Фестивальнең рәсми ачылышы сәгать 16.00гә билгеләнгән. Анда остаханәләр, спорт зонасы, милли кухнялар эшләячәк.

“Бәйрәм ачылышыннан соң ипподромга илнең иң яхшы җайдаклары чыгачак. Кунаклар чиста токымлы һәм ярымкатнаш, татар токымлы атлар чабышын күзәтә алачак. Быелгы фестивальнең тагын бер яңалыгы – пониларда һәм ике яшьлек атларда чабышлар уздырыла. Ат өстендә көрәш буенча «Аударыш» ярышлары да оештырыла. Ат чабышларының приз фонды – 2,2 млн сум тәшкил итә. Турнирның төп бүләге – автомобиль, ул Габделхәй Кәримов истәлегенә булдырылган. Машина чиста токымлы атлар арасында уйнатылачак”, – дип сөйләде спикер.

Бәйрәмгә махсус кунаклар Татьяна Ефремова, Зөлфия Шакирова, Ришат Төхфәтуллин чакырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading