Бу урында шуны да искәртеп үтү урынлы булыр, XIX гасырда һәм XX гасыр башында мөселман руханилары, татар сәүдәгәрләре һәм демократик рухтагы зыялылары мәчетләр, мәдрәсәләр төзеп, татарның үз дәүләте булмаган бер чорда тулы мәгариф системасын булдырып, мәгарифне, мәдәниятне үстерүче һәм ислам динен ныгытучы милләт хадимнәре әзерләп, татар халкының формалашуына, үсешенә хезмәт иткәннәр.
С оңгы вакытларда да кечкенә генә Кышкар авылы халкыбызның горурлыгы булырлык асыл затларны мулдан биргән. Академиклар Илтизар Гыйззәт улы Терегулов (1930-2005) белән Рүзәл Габдуллаҗан улы Юсупов та шушы авылдан чыккан шәхесләр. Аларның тормышында тагын бер уртаклык: икесе дә Казан дәүләт университетында белем алып чыккан.
Мөштәри шәкерте
Илтизар Терегулов - физика-математика фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе президиумы әгъзасы, математика, механика һәм машина төзелеше белгечлеге буенча сәркатип-академигы, Татарстан һәм Россия Федерациясенең атказанган фән һәм техника эшлеклесе.
Терегулов фәнни эшчәнлеген профессор Хәмит Мөштәри кул астында башлый. Ул елларда Мөштәри Казан химия-технология институтында теоретик механика кафедрасын җитәкли. Илтизарны ассистент итеп ала. Яшь галимнең беренче фәнни хезмәтләре дә остазы белән бергә языла. Аларның урта калынлыктагы тышчалар теориясе буенча берничә хезмәте академик басмаларда дөнья күрә һәм фәнни даирәләрдә җитди бәя ала. Кандидатлык диссертациясе яклаганнан соң яшь галим шушы юнәлештәге тикшеренүләрен киңәйтә бара.
Терегулов шәкертләреннән унбер кеше кандидатлык, икесе докторлык диссертациясе яклады. Үткәрелгән тикшеренүләрне тәҗрибәдә сынап карау өчен кафедрада саллы лаборатория эшләп килә. Ә эзләнүләр, тикшеренүләр программалары биредә тулы бер комплекс тәшкил итә, алар бөтенроссия һәм тармак күләмендә башкарылырга тиешле эшләр планына кертелгән.
Академик Терегулов инициативасы белән, Татарстанда тоташ тирәлек механикасы буенча фәнни-техник конференцияләр үткәрелде. Аның җитәкчелегендә яшь галимнәр өчен «Тышчалар механикасының актуаль проблемалары» дип аталган Бөтенсоюз семинар-мәктәпләре оештырылды. Алар бу өлкәдә гыйльми кадрлар әзерләүдә әһәмиятле роль уйнады. Кафедрада эшчәнлегенең нәтиҗәсе буларак, галим «Материаллар каршылыгы, тыгыз сыгылмалылык һәм пластиклык теориясе нигезләре» дәреслеген чыгарды.
Телебез сагында
Кышкарда туган икенче академик Рүзәл Юсупов - тел белгече. Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, дәүләт премиясе лауреаты.
Комментарийлар