16+

Атлар чаба урман буенда!

Казанның шау-шулы ыгы-зыгысыннан туеп, авылга качарга булдым. Һаман дөнья куып йөреп, туган якларыма күптәннән кайткан булмады. Авыл урамына керү белән, сине ниндидер җылылык каршы алгандай була.

Машиналар сирәк, бернинди бөкеләр юк! Шушы тынлыкны бозып, еракта бер кош сайрап куя. Әти-әни, бигрәк тә әби сагынып көтеп торганнар.
Кайбер авылларда ат асрауның ни икәнен бөтенләй онытып баралар дип ишеткәнем бар, ә безнең Бөгелмә районының Победа авылында һәрберсе диярлек ат асрый. Хәтта ат көтүе дә бар бездә! Ышанмасагыз, менә карагыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading