16+

Әтнәдә бүген төнлә 25 бозау янып үлгән

Бүген төнлә Әтнә районының Түбән Көек авылында фермада янгын чыгып, 25 бозау үлгән.

Әтнәдә бүген төнлә 25 бозау янып үлгән

Бүген төнлә Әтнә районының Түбән Көек авылында фермада янгын чыгып, 25 бозау үлгән.

Фермадан чыккан төтенне беренче булып вахта автобусын йөртүче күреп алган, янгын сүндерүчеләрне дә ул чакырткан. Бу төнге беренче яртыда була.

–    Фермада барысы 115 бозау торган. 25енә зыян килгән, шуларның 16 сы бөтенләй янып беткән. 9 бозау төтен белән агуланган, янган урыннары да бар, алар исән калырлык түгел. Калганнарын каравылчылар килеп җитеп чыгарырга өлгергәннәр. Янгын сүндерүчеләр егерме минут эчендә килеп җитеп, аңа артык таралырга бирмәгән. Бозаулар торган ферма исән калган, салам белән бозауларны аралап куйган поликарбонат янып беткән, – дип сөйләде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Сәмигуллин.

Янгын сәбәпләре әлегә билгеле түгел. Ферманың бер башында ремонт эшләре төгәлләнмәгән булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Анда бит тонге каравылчылар булырга тиеш. Кеше дигэн хайван ник шул кадэр салкын икэн(((( Мескен хайваннар. Эле менэрлэгэнен юкка чыгаралар, инде бу хэл...

    Мөһим

    loading