16+

Рособрнадзор 9 сыйныф укучылары өчен яңа сынау турында игълан итте

2028 елдан тугызынчы сыйныф укучылары өчен яңа мәҗбүри имтихан кертелә.

2028 елдан тугызынчы сыйныф укучылары өчен яңа мәҗбүри имтихан кертелә.

Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр иткәнчә, 2028 елдан 9 нчы сыйныф укучылары тарих фәненнән мәҗбүри телдән имтихан тапшыра башлаячак.

Яңа аттестация өченче мәҗбүри имтихан булачак. Әлеге яңалык турында Музаев РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин белән очрашу вакытында белдерде.

Аның сүзләренә караганда, тарих буенча телдән имтихан кертелгәнче укытучылар, укучылар һәм экспертлар катнашында киң җәмәгатьчелек фикер алышуы һәм апробация үткәреләчәк.

Рособрнадзорда билгеләп үтүләренчә, тарих — мөһим предметларның берсе, шуңа күрә аның буенча белемне аерым форматта тикшерү планлаштырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading