16+

Авыл туасы бәбине дога кылып көтә

03 июля 2023, 13:02
2571
1
4
Уку өчен 3 минут

Нинди көнгә калып барабыз?!. Татар авылы урамында көмәнле хатын-кызны күрү, Юрий Гагаринның галәмгә очып кайтуы кебек, шатлыклы һәм гаҗәеп вакыйга бүген.

Авыл туасы бәбине дога кылып көтә

Нинди көнгә калып барабыз?!. Татар авылы урамында көмәнле хатын-кызны күрү, Юрий Гагаринның галәмгә очып кайтуы кебек, шатлыклы һәм гаҗәеп вакыйга бүген.

- Авылыбызда 66 кеше яши, шуның 34е – пенсионерлар, хезмәт яшендәгеләр – 23. Күгәрчен авылындагы мәктәпкә 8 бала йөреп укый. Бер сабый дөньяга туарга тора, аны авылның бөтен өлкәннәре “исән-сау гына туа күрсен” дип, Ходайга дога кыла. Өлкәннәр авылның юкка чыгуыннан курка, шунлыктан, авылда туган һәр сабый – олы бәхет, - ди Балык Бистәсе районындагы Зәңгәр күл авылы фермеры Вазыйх Хәмидуллин.

Зәңгәр күл (Алан) авылында инде 25 ел Сабан туе оештырылмаган булган.

- Төрле елларда 3 мәртәбә балалар Сабан туе гына үткәрелде, ә олы бәйрәм булмады. Авылдашларны җыеп, Зәңгәр күлне бер гөрләтеп аласы килде. Рәхмәт, авылдашлар Мәскәүдән дә, Пермьнән дә кайтканнар, күрше-тирә авыллардан җыелганнар, - ди туган авылы Зәңгәр күлдә Сабан туеның төп оештыручысы, фермер Айрат Зәйнуллин.

Сабан туе азан әйтү белән башланды. Балык Бистәсе район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов белән Күгәрчен авыл җирле үзидарәсе рәисе Альберт Сафин халыкны котлады, дус-тату булып яшәргә чакырды. Фермерлар, колхоз заманнарындагы шикелле, тырыш тракторчыларга һәм комбайнчыларга бүләкләр тапшырды. Зәңгәр күл авылының иң өлкән ир-аты Октябрин Зәйнуллинга – чигүле түбәтәй, ә иң өлкән хатын-кызы Алсу Сәфәргалиевага ак мамык шәл бүләк ителде. Махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлары: “Туган авылымда Сабан туе үткәрелүенә бик шатланам, тормышлар матур булсын!” - дип, хәбәр дә, бүләк тә җибәргән. Оештыручылар махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсен дә бүләксез калдырмады.

Тегермәнлек авылыннан Вәкил Сәүдәханов “Зәңгәр күл” дигән җыр язган икән. Сабан туенда шуны эстрада йолдызы Резеда Шәрәфиеваның тәүге мәртәбә башкаруы көтелмәгән матур күчтәнәч булды. Бәйрәмгә соңгарыбрак кушылган халык соравы буенча, җыр әле кабат яңгырады.

Сабан туйларындагы традицион уеннарга яңалары өстәлә. Мәсәлән, чирәмгә сибелгән бәрәңгеләрне, күзләр яулык белән бәйләнгән хәлдә, чиләккә чүпләргә кирәк. Лотерея уены да халыкта кызыксыну тудырды. Зәңгәр күл авылыннан чыккан ир-атлар арасындагы көрәштә Сабан туеның баш батыры булып Ранис Зәйнуллин калды. Килгән көрәшчеләр бил алышында Сокуры авылыннан Руслан Газизуллин җиңде. Сабан туе бик матур узды, Зәңгәр күл халкы инде Сабан туйларыбыз киләчәктә ел саен булыр, дип өметләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

1

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кунелле булды, Аллахынын рэхмэте булсын оештыручыларга, Зэнгэр кул жырын елый-елый тынладым, ул авыл кешесе булмасам да

    Мөһим

    loading