Агросәнәгать комплексында уртача хезмәт хакы уртача 70 мең сум тәшкил итә. Сезонында ул 300 меңгә кадәр җитә.
Яңа эшкә урнашкан яшь белгечкә 750 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү дә каралган. Ә Мамадыш районына эшкә кайткан гаиләләргә йорт сатып алырга акча да бирәләр.Югары уку йортларында кабул итү кампанияләренә старт бирелү алдыннан әлеге тема аеруча актуаль. “Казан дәүләт аграр университетына максатчан укырга керүчеләр өчен барлык шартлар да тудырыла, тулай торакларда урыннар бирелә, стипендия күләме дә арттырылып бирелә”, – дип кызыктырды университет ректоры Илшат Нуриев журналистлар белән очрашуда. Алай гына да түгел, “республика белән идарә итүчеләр безнең уку йортын тәмамлаучылар. Алар – Гомәр Усманов, Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов” дип тә горурланып әйтеп куйды спикер.
Уку йортында илле юнәлеш буенча белем бирелә. Быел 3 500 абитуриент кабул итәргә әзерләнәләр.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мәгариф, фән, инновацияле технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров белдергәнчә, аграр тармакка кадрлар елдан-ел күбрәк әзерләнә. Ул моны тармакны квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү өчен Татарстанда «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль проекты гамәлгә ашырылу белән дә бәйләп аңлата.
Бүгенге көндә Татарстанның авыл хуҗалыгы тармагына агрономнар, мал табиблары, зоотехниклар һәм инженерлар җитми. “Бу һөнәрләргә ихтыяҗ һәрвакытта булды һәм шулай булып кала да бирә”, – ди ул.
Аграр тармактагы ярдәм чаралары белән дә таныштырды. “Уку йортын тәмамлап яңа эшкә килгән белгечкә бер тапыр 750 мең сум күләмендә түләү каралган. Шартлары бик гади: өч ел дәвамында ул шул предприятиедә эшләргә тиеш. Моңа тагын эш урыныннан да ярдәм өстәлә. Быел 200 дән артык шундый белгечкә булышлык күрсәтелер дип өметләнәбез”, – диде спикер. Бу югары белемле белгечкә генә түгел, урта һөнәри уку йортын тәмамлаучыга да кагыла, дип тә искәртте.
Максатчан укуга аерым тукталды. “Кадрлар дефициты турында гел әйтә идек. Соңгы вакытта хезмәт базары “суына” башлады. Максатчан уку исә эшле булу өчен үзенә күрә гарантия дә булып тора”, – ди Алмаз Гамиров. Белгәнегезчә, абитуриент максатчан нигездә уку өчен предприятие белән килешү төзи, югары уку йортында бюджет нигезендә укый, эш бирүчедән ярдәм ала, ә университетны тәмамлагач, сайлаган предприятиедә гарантияле эшкә урнаша.
“Родные места” холдингының агросәнәгать комплексында 800 кеше эшли. “Шуларның 62се – 25 яшькә кадәрге яшьләр, аларның яртысы Мамадышка башка шәһәр-төбәкләрдән килүчеләр”, – дип сөйләде оешманың кадрлар буенча директоры Илшат Шәйдуллин.
Узган ел предприятиегә килгән ике белгеч 750шәр мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүне алган. 2020 елдан бирле авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче 28 гаилә йорт салу өчен субсидия алуга ирешкән. Моннан тыш Мамадыш районында авыл территорияләренә ярдәм буенча үз муниципаль программасы эшли.
– Авыл җирлегенә күчеп килүче һәм аграр тармакка эшкә урнашучы яшь гаиләләр өчен өстәмә субсидияләр каралган: яңа йорт төзелешенә 1,5 млн сумга кадәр, икенчел торак сатып алуга 750 мең сумга кадәр түләүләр каралган, – диде Илшат Шәйдуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар