Хәзерге вакытта иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – авылларның юкка чыга баруы. Кызганыч, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны туплаган, өлкән буын истәлекләренә шаһит булган гүзәл табигатьле авылларыбыз коточкыч тизлек белән кечерәеп, сүрелеп калалар шул. Кайчандыр шау-шулы урамнары тынып, ишегалларына алабута үсеп беткән, йортларының бүрәнәләре череп караеп калган мондый авыллар бик кызганыч булып күренә.
Шәһәр дип күпме авыз суын агызсак та, барлык халыкны туендырган барыбер шул авыл бит инде. Ипи, сөт, даруларга кирәкле матдәләр – барысы белән дә безне шул авыл тәэмин итә бит! Шуңа күрә нәкъ менә авылларны үстерергә кирәк, ә шәһәрләрне түгел!
Әмма нишләтсәң дә, илебезнең киләчәге – яшь буын, авылдан уттан курыккан кебек кача, бар булган көчләре белән шәһәрләргә омтыла. Анда баллы чәй белән көтеп торалар, диярсең. Мәктәп укучыларының кайсыннан сорасаң да, алар йә Казан, Мәскәү кебек зур шәһәрләргә укырга китәргә, йә бер дә булмаса Арча, Чаллы көллиятенә керергә хыялланалар.
Әмма кала һәрбер кунагын да ачык йөз белән каршы алмый шул. Күпме авыл кешеләре шәһәргә күченгәч ничәмә-ничә еллар буена фатир, машина өчен кредит түләп, яисә яхшы эш таба алмыйча азапланып яши. Ә күпме сәләтле яшьләребез каланың ялтыравык матурлыгына алданып харап була.
Аларга авылда, табигать кочагында, якыннарың янәшәсендә рәхәтләнеп тормыш көтәргә кем комачаулый соң? Бу сорауга җавап эзләп, мин күп кенә яшьләрдән сораштым. Мәсәлән, КФУ студенты, тумышы белән Кукмара районы Каенсар авылыннан Иделия Фәрхуллина фикерләре кызык тоелды миңа. Аның кебек уйлаучылар күп шул бездә.
– Дөресен әйткәндә, мин авылга гашыйк кыз бала. Җәйге тын җылы кичләрен дуслар белән кич чыгу гына ни тора бит. Хәзер, көне-төне шәһәр ыгы-зыгысында, тузанында кайнагач, авылның кадерен белә башладым инде. Эх, белсәгез иде, бөдрә талларны, печән чабуларны ничек сагынганымны. Иптәш кызлар мине җүләр дисә дә, мин берни дә эшләтә алмыйм шул: җаным да, каным да авылга тарта. Ни өчен алайса авылда калмадың, дип сораучылар күп булыр, мөгаен. Үзегез уйлап карагыз: мин авылда нинди эш табыйм? Мин кечкенәдән журналист булырга хыялланып үстем, ләкин бу һөнәр авыл кешесе өчен түгел бит! Менә шундый авыр хәлдә мин, дөресен әйткәндә. Кайсысын сайлыйм: җаным-тәнем белән юксынган авылымны, яисә яраткан һөнәремне? – дип сөйли ул.
Казан шәһәренең тулай торакларының берсендә торучы Хәмидуллинар гаиләсе белән аралашам. Алар яшь гаилә. Ире Фатих – машина йөртүче, хатыны Гөлинә – ике яшьлек уллары Кәрим белән өйдә утыра. Авылдан күченгәннәренә тиздән бер ел тула.
– Нәрсә дип әйтик? Әйе, шәһәр безнең Казаныбыз турында булган күп якты хыялларыбызны чәлпәрәмә китерде. Әмма... без барыбер монда килгәнгә үкенмибез. Салкын тулай торакта тору, ачлы-туклы яшәү никадәр генә авыр булмасын, монда киләчәк, мөмкинлекләр бар. Авылда исә һаман мал-бакчадан башка бер әйбер дә күрмим. Ә иң мөһиме – без яшьләр, көчебез гөрләп тора, әмма без аны кая сарыф итәргә тиеш соң? Фермада тизәк тазартугамы? Юк, рәхмәт! Шәһәрдә урам себергәнең дә аннан кулайрак ләбаса! Шәһәр тормышы безгә бер дә татлы булып тоелмый. Улыбыз укыр, шәһәр университетын тәмамлап, зур кеше булыр өчен без кулдан килгәнне эшләргә әзер. Ә авылда улыбызны чиксез һәм файдасыз эштән башка бер әйбер дә көтми. Шуңа бар көчебезне калабызда урнашып, үз почмагыбызны булдырырга тырышачакбыз, – ди алар.
Ә менә Арча педагогик көллиятен тәмамлаган Адилә Закирҗанова хәзер авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Адилә исә бар кешенең аһ-ваһ килеп, мактаган шәһәренә исе дә китми.
– Эшем ошый, балалар мине яратты, зарланыр җирем юк. Әмма дә ләкин барыбер авылда нәрсәдер җитеп бетми төсле... Аеруча яшьләргә инде. Ни сәүдә үзәкләре, ни клуб, матур кибетләр, рестораннар юк. Алдавыч ялтыравык тормышка әллә ни исем китмәсә дә, кайчак эш пошып куя. “Э-эх, калага китеп, укып, зур белгеч буласы икән...” – дигән фикерләр дә булмый калмый, билгеле. Әмма нәрсә генә булса да, сайлаган юлыма үкенмим. Шәһәрдә әллә кем булып беткәннән, авылыңа хезмәт итеп, илеңә файда китереп яшәү барыбер мәгънәлерәк бит.
Бүген бу тема бигрәк кызыклы булды әле. Әллә нинди җаваплар килә. Авыл мәктәбендә укучы Әскәр Ризванов: «Авыл тормышыннан, күз ачып булмаслык эштән шуның хәтле туйдым менә, валлаһи... Әйтеп бетергесез! Мал карап, бакчада эшләп, җиләк җыеп, кар көрәп... Җитмәсә дәресләрне әзерләп, тырышып укырга кирәк!» – дип яза. Әле курыкмыйча үз фикерен белдерүе дә ни тора!
– Бер елны ничек түзәрмен, күз алдыма да китерәсем килми. Җәен дә эш, кышын да эш. Әле ял итеп, әзрәк гүләйт итәсең килсә – идәннәре уелып беткән, чебен-черкидән башка бер җан иясе дә булмаган Совет заманыннан калган клубтан башка бер барып булырлык җир юк! Аллаһ боерса, 11не бетерәм дә, Казанга китәм. Бу көнне ничек көткәнне белсәгез иде. Казанда да мине бал ягып көтеп торучы юк, билгеле. Әмма мин көне-төне эшләп, ничек тә үземне табарга тырышачакмын. Һәм, дөресен әйткәндә, мин шәһәрдә киләчәгемне якты, бәхетле итеп күрсәм, авылда ул караңгы, хәерче булыр төсле тоела. Шуңа да җаным-тәнем белән шәһәргә омтылам да инде, – ди ул.
Менә яшьләрнең йөрәгеннән өзелеп чыккан, ихластан әйткән авыл-шәһәр чагыштыруын күрдегез дә инде. Дөресен әйткәндә, яшьләрнең фикере мине зур хафага салды әле. Аларның күбесе үткәнге стереотиплардан арынып бетә алмыйча, авылны эштән күз ачып булмый торган бер шиксез караңгы һәм тонык почмак итеп күзаллый. Ничек тә аларның күзләрен ачып, фикерләрен сафландырып җибәреп була соң?
Яшьләрне иң куркытканы, авылда эш булмавы. Бу мәсьәлә дә бит чишелмәслек түгел! Мин авыл советы рәисе белән моның хакында бик кызыклы әңгәмә кордым. Ул минем фикеремне хуплады һәм бу идеяләрне тормышка ашырырга булганлыгын әйтте. Моның өчен зур тырышлык кирәк булачак, әлбәттә. Әмма без авылларыбзны тернәкләндерергә бергәләп тырышачакбыз, әйеме? Авылсыз булмый бит, дуслар. Авыл үлсә – без нишләрбез соң?
Рәйсә Абдуллина
Балтач
Комментарийлар