Бу хикмәткә уйламаганда, моннан ике ел элек интернетта «казынып» утырганда тап була Луиза. Билгеле инде, үзенең генә күзе кызып калмый, бу хакта тизрәк озак еллар «Татнефть» тармагында супервайзер булып эшләүче ире Разин Мөхәммәтшинга да җиткерә. Шул көннән, аларның үзләрендә дә суалчан кыйссасы башлана.
Суалчан дигәнебез без белгән яңгыр суалчаннары түгел, ә кызыл калифорния суалчаннары. Бактың исә, тиресне шушы суалчаннардан «эшкәрттерсәң», бер дигән органик ашлама - биогумус (вермикомпост) килеп чыгасы икән. Ә бу инде, үз чиратында, химик минераль ашламалардан тулысынча баш тартып, экологик чиста продукция җитештерә башлау дигән сүз. Җитмәсә барлык культураларының уңышы 30-40 процентка артачак, үстергән яшелчә, җиләк-җимешнең тәме дә, кыяфәте дә бермә-бер яхшырачак икән. Билгеле инде, бөтен кеше, беравыздан, экологик чиста продукция турында сүз куертканда, мондый нәрсәгә кызыкмас җиреңнән кызыгырсың. Разиннар да, икеләнеп тормый гына, тоталар да шәһәр фатирына (!) 15 тартма, ягъни 15 оя суалчан алып кайталар һәм, өч ай дәвамында, әлеге «мал»ны өйдә тоталар. Иң кызыгы шунда, тирес кортлары булсалар да, алардан бернинди ис килми. Шуның өстенә «өйрәтелгән» кебек үзләре. Тартмаларыннан шуышып чыгу турында уйлап та карамыйлар. «Кайда азык - алар шунда», - дип аңлата моны хуҗалар.
Луиза белән Разинның суалчаннары хәзер Азнакай районының Якты Юл авылында алар күптән түгел генә сатып алган ихатада төпләнгәннәр. Ишегалдына килеп кергәч, буе белән сузылып киткән салам өемнәре астында үзенә бертөрле тормыш кайныйдыр дип уйламыйсың да.
- Менә бу тирес өеме инде әзер. Менә карагыз, бернинди ис килми үзеннән. Монда хәзер суалчаннар да юк диярлек, - дип, Разин бер уч тирес алып, миңа да суза.
Чыннан да, тирес дип әйтерлеге калмаган икән шул. Парланып торган йом-йомшак җир кебек булган.
Икенче-өченче өемнәрне ачып карауга, мыжлаган суалчаннар күренде. Арада билләренә билбау буган кебекләре дә күренә. Болары, ничек дип әйтергә инде, буаз суалчаннар булып чыкты. Кызыл калифорния суалчаны үзе бик үрчемле дә икән. Бер ел эчендә бер суалчан 1500 үрчем бирергә сәләтле, ди. Ягъни шарты килгәндә (температура 15-30 градус, дымлылык 80 процентка кадәр һ.б.), суалчан атна саен бер кузы (кокон) сала, ә аннан, бер-ике көн дигәндә, икедән алып егермегә кадәр суалчан чыга. Ә инде 90 көн үтүгә, алар үзләре дә үрчем бирә башлый, ди. Безнең яңгыр суалчаннары 4-7 ел яшәсә, болары 14-16 ел яши икән.
- Табигать көннән-көн пычрана бара. Җирдә нинди генә калдыклар юк. Дөрес, табигатьнең үзендә дә бара утильләштерү. Әмма моңа 100 еллар кирәк. Ә нигә моны көтеп утырырга? Суалчаннар, тимер, пыяла, пластмасса һәм таштан кала, теләсә нинди калдыкны эшкәртергә сәләтле. Суалчаннар җитештергән биогумус, тирескә караганда, биш тапкыр файдалырак. Беренчедән, аңарда тирестә була торган чүп үләннәренең орлыклары юк, икенчедән, авырулар юк. Биогумусны файдаланганда, үсемлекләрдә очрый торган фитофтороз кебек авырулар да бетә, - дип, аның файдалы якларын саный Разин Мөхәммәтшин. - Көнбатышта биогумуста үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешнең, тирес кертелгән җирдә үскәнгә караганда, кыйммәтрәк булуы мәгълүм. Чөнки анда моның файдасын күрәләр һәм алар бу эшкә күпкә иртәрәк, моннан 30 еллар элек тотынганнар.
- Кышны ничек чыктылар соң болар, салкында һаман да тирәнгәрәк китеп, качып бетмәделәрме? - дип кызыксынам хуҗалардан.
- Юк, качмыйлар. Аларны салкыннан да, суыктан да салам саклый. Тирәнлеге - ярты метр, озынлыгы 8х3 метр итеп «оялар» эшләдек. Аларның ян-якларын ярты метр биеклектәге тирестән күтәртелгән бортлар белән ныгыттык. Башта аска кызыл балчык, аның өстенә әз генә кара балчык, аннан 40-50 сантиметр тирес, аннары 20-30 сантиметр салам, аның өстенә 20-30 сантиметр янмаган тирес, аның өстенә тагын шуның кадәр салам капладык. Салам, үз чиратында, кар белән капланды. Суалчаннар акыллы. Алар беркайчан да азык булган җирдән китмиләр, кызыл балчыкка кадәр төшкән очракта да, анда азык юклыгын аңлап, кире борылалар, - дип аңлата үз суалчаннарының холкын өйрәнгән хуҗа.
Билгеле инде, Мөхәммәтшиннар үз бакчаларындагы барлык түтәлләргә дә бишкә бер исәбеннән биогумус керткән.
- Биогумусны төп саен салып-салып кына чыксаң да ярый, ә без тоташ керттек. Узган ел уңыш бермә-бер артты дип әйтә алмыйм, әмма уңышның тәме барыбер икенче булды. Без моны шунда ук сиздек. Базга салган бәрәңге, кишер, чөгендернең дә берсе бер черемәде, - дип сүзгә кушыла Луиза ханым.
Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, Мөхәммәтшиннарның суалчаннары җитештергән биогумус белән инде кызыксынучылар да шактый икән. Литр белән үлчәнә торган биогумусны капчыклап алып китүчесе дә, суалчанга дип тартма белән килүчеләр дә җитәрлек, ди. Кемгә нәрсә бит инде. Әле берәү әнә ихатасында керкә балыгы (форель) үрчетә икән дә, шуның маймычларына витамин урынына 100 процент аксымнан торган әлеге дә баягы шушы суалчаннарны алырга булган.
- Балык әле ярый, бу суалчанны киптереп, эшкәртеп, Япониядә балалар өчен ризык җитештерелүе дә мәгълүм. Бер ханымның яман шештән шулар белән дәва табуын беләм. Бу суалчаннар, кай яктан карасаң да, файдага гына эшли. Дөресен генә әйткәндә, мондый эш белән теләсә кайсы бакчачы шөгыльләнә алыр иде. Чөнки кайсы гына авылга барсаң да, тиреснең чуты юк, - диләр җирне савыктыручы Мөхәммәтшиннар.
Алайга китсә, шәһәрләрдә дә чүптән күп нәрсә юк. Чүп полигоннарындагы мең төрле калдык-постыкны, чистарту корылмаларына утырган ләмне, кибетләрдән чыгарылып ташланган яраксыз азык-төлекне, көз көне шәһәр урамнарыннан җыелган олау-олау яфракларны әлеге суалчаннарга кабат эшкәртергә кушсаң, ул чимал, гөл балчыгы булып, газоннарга кабат кайтмас идеме?
Бүген 150ләп суалчан оясы тотучы Мөхәммәтшиннарның да планнары колачлы. Алардан күреп, табигатьнең үз-үзен саклауга корылган әлеге алымны күтәреп алучылар булырмы? Анысын вакыт күрсәтер.
Комментарийлар