Күп кенә компанияләрдә 13нче хезмәт хакын түләү гадәте бар.
Кайбер оешмаларда бу түләү Яңа елга бүләк сыйфатында бирелә, икенче бер оешмада ул индексация булырга мөмкин, ә кайчак аны хәтта коллектив килешүдә дә күрсәтәләр.
Әмма бу түләү мәҗбүри түгел һәм компания җитәкчелегенең ихтыярына бәйле. Эш бирүчеләр аны аерым хезмәткәрләргә язаргамы яки бөтенләй түләмәскәме икәнен үзләре хәл итә.
13 нче хезмәт хакы нәрсәне аңлата? «Унөченче хезмәт хакы» төшенчәсе СССР вакытында ук барлыкка килгән. Ел ахырында хезмәткәрләргә якынча тагын бер окладка тиң сумма түләгәннәр. Эчкечелек, сәбәпсез эш калдыру очракларын һәм башка төр хокук бозулар өчен мондый бүләкләүдән мәхрүм иткәннәр. Әмма нигездә ул акчага күпләр сөенгән, гаилә бюджеты өчен саллы өстәмә булып саналган. Хәзерге Хезмәт Кодексында 13нче хезмәт хакы турында нигезләмә юк, әмма кайбер эш бирүчеләр Яңа ел премиясен шулай дип атый. Ул акчалата сумма да, сертификатлар яки кыйммәтле бүләкләр дә булырга мөмкин.
13нче хезмәт хакын ничек рәсмиләштерәләр һәм исәплиләр? 13нче хезмәт хакы-ул, асылда, премия генә, һәм аны тиешле документлар буенча рәсмиләштерәләр. Әгәр эшкә урнашканда ул вакансиядә бонус сыйфатында күрсәтелгән булса, аны чыннан да түләячәкләренә инану өчен кәгазьләрне тикшерергә кирәк.
Эш бирүченең хезмәткәр алдындагы барлык бурычлары хезмәт килешүендә (ТД) язылырга тиеш. Ә тагын эчке хезмәт тәртибе (ПВТР) торышы бар, Әгәр әлеге килешүдә бу премияне түләү турында нигезләмә бар икән, барысы да канун кысаларында башкарылачак.
Моннан тыш, әлбәттә, хезмәт килешүе төзелергә тиеш. Шуңа күрә хезмәткәр һәм эш бирүченең үзара мөнәсәбәтләре белән бәйле бөтен нәрсә я эчке хезмәт тәртибендә, я хезмәт килешүендә языла. Бу документлар, ким дигәндә, бер-берсенә каршы килмәскә тиеш.
Кайбер компанияләрдә мотивация схемалары еш үзгәрергә яки һәр бүлекчә өчен төрле булырга мөмкин. Шуңа күрә еш кына матди түләүләр турында нигезләмәне аерым рәсмиләштерәләр.
13нче хезмәт хакы турындагы нигезләмә эш бирүче ихтыяры буенча берничә документның берсендә булырга тиеш: хезмәт килешүе; эчке хезмәт тәртибе нигезләмәсе; матди түләүләр турында нигезләмә; конкрет айга/бүлеккә яки конкрет кешегә мотивация турында нигезләмә.
13нче хезмәт хакы кемгә тиеш? Хезмәт килешүе, эчке хезмәт тәртибе нигезләмәсе, матди түләүләр турында нигезләмә һәм башка махсус документларда, гадәттә, 13нче хезмәт хакы алу өчен хезмәткәр үтәргә тиеш булган барлык шартларны да күрсәтәләр. Мондый очракларда хезмәткәрләр алдан ук нинди еллык бонуска исәп тота алуларын беләләр. Еш кына аны, шәхси казанышларына карамастан, һәр хезмәткәргә дә исәпләп чыгаралар.
Әмма кайбер очракларда еллык премиянең булуы, аның күләме нәкъ менә эш сыйфаты белән бәйле. Ул вакытта 13нче хезмәт хакын түләү турындагы карарны финанс елы нәтиҗәләреннән һәм башка күрсәткечләрдән чыгып, топ-менеджерлар кабул итә.
13 нче хезмәт хакы яки еллык бонус ничек исәпләнә? Бу ниндидер теркәлгән өстәмә түләү булмаганлыктан, һәр компания аны үз параметрлары буенча исәп тота. Кайдадыр барлык хезмәткәрләр окладка якын сумма ала, ә кайдадыр төрле күрсәткечләргә карый. Ләкин күпләр якынча бер үк критерийларга таяна: хезмәткәрнең нәтиҗәлелеге; планны үтәү; өстәмә бурычларны үтәү; хезмәткәрнең файдалы инициативалары; эш стажы. Бонус күләмен исәпләү өчен, окладтан чыгып яки һәр вазыйфа өчен билгеләнгән сумманы түләргә мөмкиннәр. Еш кына кешенең ничә көн реаль эшләвен саныйлар һәм ял өчен 13нче хезмәт хакын киметәләр.
13нче хезмәт хакы кайчан түләнә? Еш кына 13 нче хезмәт хакын декабрьнең икенче яртысында яки киләсе елның беренче кварталы башында түлиләр. Әгәр түләү сроклары махсус килешүдә күрсәтелгән булса һәм эш бирүче аларны бозса, Хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Әгәр болай да мәсьәләне хәл итеп булмаса, судка дәгъва юллау варианты бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар