16+

Бакча сукалау өчен трактор ясаган

Оста куллы кешеләргә сокланабыз инде. Шундыйларның берсе белән Әгерҗе районы Девятерня авылында күрештек. Рафаэль Заһретдинов хуҗалыктагы эшләрен уңайлырак итү максатыннан кул астындагы әйберләрдән тракторлар һәм төрле җиһазлар ясый.

Бакча сукалау өчен трактор ясаган

Оста куллы кешеләргә сокланабыз инде. Шундыйларның берсе белән Әгерҗе районы Девятерня авылында күрештек. Рафаэль Заһретдинов хуҗалыктагы эшләрен уңайлырак итү максатыннан кул астындагы әйберләрдән тракторлар һәм төрле җиһазлар ясый.

Мин килгәндә ул гаражында иде, бер техникасына эттергеч ясап ятышы. Баксаң, ишегалды зур булгач, карны кечкенә трактор белән чистарта икән. Аның урынына мотоблок эшләргә уйлаган, әмма монысы көчлерәк тә, уңайлырак та килеп чыккан, шуңа күрә файдасы да күбрәк, ди үзе. Тимерләрен төрле басулардан һәм ташландык җирләрдән эзли, эшендә шуларны куллана, ә менә двигателе ВАЗ-2105 машинасыныкы. Үзе алга йөргән кебек, артка да бара ала. Моннан тыш Рафаэль абыйның әле тагын ике тракторы бар, алары зуррак һәм егәрлерәк. Боларның "йөрәге" исә ВАЗ-2107 автомобиленеке, берсе бензин белән эшләсә, икенчесе дизель ягулыгы белән.

Яхшырак һәм шәбрәген сатарга уйлый икән. Аннан килгән акчага төзелеш материаллары алып, гаражын тышламакчы, анда сыйфатлы итеп остаханә ясарга ниятли. Тракторы белән бакчасын сукалый, тырмалый, бәрәңгесен утырта, аны эшкәртә һәм ала, әле чүптән дә чистарта. Шушы эшләр өчен һәрбер җайланманы да Заһретдинов үз куллары белән ясаган. Болар гына түгел, хуҗалыкта утын яра һәм тегермән тарта торган җиһазлар, хәтта төрле станоклар бар. Әлбәттә, аны Рафаэль абыйның оста куллары "тудырган".

— Каян килде сезгә шундый осталык? Ни өчен шундый әйберләр ясарга уйладыгыз? - дип сорыйм Заһретдиновтан.

—  Мин кечкендән төрле тимерләр белән эшләдем, шул каныма сеңеп калган. 10 ел элек пенсиягә чыккач, хуҗалыкта төрле нәрсәләр ясый бышладым, чөнки вакыт күп бит, ә тик ятасы килми. Әле шунысы да бар, олыгайган саен кайбер эшләрне башкару авырлаша, әлеге техника һәм җайланмалар нәкъ менә шуны уңайлы итәсе килү максатыннан килеп чыкты. Әнә, бакчаны эшкәртәм, ишегалдындагы карны чистартам, бил бөгеп йөргәнем юк.

Рафаэль абыйның оста икәне ерактан ук күренә. Пенсиягә чыкканчы ул АТС станциясендә хезмәт куйган. Шулай бермәлне иртән иртүк эшкә бармас өчен, чыбыклы радионы өч будильниктан эшләп китә торган идем ясаган. Җитәкчелек килеп шуңа шаккаткан, моның схемасын сызып бир, дип сораганнар. Ул инде гади авыл малае буларак, гомергә андый нәрсә белән шөгыльләнмәгәнен әйткән. Менә бит ничек, кулы эшли, ә ни рәвешле башкарганын белми.

Рафаэль абый белән без әле тагын озаклап сөйләшеп тордык, бик аралашучан кеше булып чыкты. Эшли белгән кебек үк инде.

Рәсим Хаҗиев
Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading