Көз җитте. Бәрәңге алдык, ул елны бәрәңгенең уңуын күрсәгез, гомер булмаган уңыш чыкты. Бер көнне эштән кайтсам әни әйтә: «Борис абыең безнең бәрәңге булганмы, юкмы дип кызыксынып Раиф абыеңа белешеп чыгарга кушкан», — ди. Раиф абый Галимуллин — Саба районының Шәмәрдән урманчылыгында урманчы булып эшли иде. Борис абый да хәтерем ялгышмаса ул елларда урманчылыкта иде бугай.
«Бакчада бәрәңге алулар искә төшә»
Инде ничә еллар узса да, авылда яшәгәндә кемнәр белән генә бәрәңге утыртсак та, беркемнең дә көзен бәрәңге уңышы турында кызыксынганы булмады. Ә чит авылдагы Борис абыйның безнең бакча күңелендә шулкадәр кереп калган булган ки, уңыш белән кызыксынды. Ул безгә үзе генә түгел, улы белән төшкән иде. Инде бу малай да үсеп җитте инде. Татарстанның халык артисты дәрәҗәсенә җитте, татар халкының яраткан җырчысы Вадим Захаров булып танылды.
Еллар узды. Без инде күптән авылда яшәмибез. Кызыл балчыклы бакчабызда да башка хуҗа. Тик нигәдер көз җитсә шул бакчада бәрәңге алулар искә төшә. Уңышы артык күп булмаса да, бөтен бакча тутырып үстерә идек. Соңрак уңышы яхшы була торган яртысында гына калдырдык. Анысы да җитте. Хәзер инде без дә, башкалар да элеккеге кебек күпләп бәрәңге үстерми инде, заманасы да, бәрәңгегә караш үзгәрде...
P. S. Сездә быел бәрәңге ничек булды? Быел яңгырлы булгач кара, кызыл балчыклы, үзәнлекле җирләрдә урнашкан бакчаларга бик килешеп бетмәде. Аның каравы комлы балчыкта гомер күрелмәгән уңыш алынды. Безнең укучыларыбыз арасында Апас районында яшәүчеләр бәрәңгенең бик күп өлеше черек булуыннан зарлана. Зәй халкы, безнең якта бәрәңге үсә алмады, нәкъ үсеш чорында боз явып үсә алмый калды, диләр. Балык Бистәләре исә уңышның мул булуын әйтә. Бәрәңгеләр казып алдыгызмы әле?
Комментарийлар