Авыл балалары калага китү ягын караганда, шәһәр кызы Наилә Фәрзетдинова авыл тормышын сайлап, әнисенең туган ягы – Апас районы Караборнаш авылына кайтып төпләнгән.
Биредә үз эшен булдырып, терлекләр асрап көн күрә. Табигый авыл продукциясен җитештерү эшен башлап җибәргән ул.
– Түбән Камада туып үскән кыз мин. Өлкән яшьтәге дәү әниемне карашырга кайткан җирдән авылда яшәп калдым. Башта биредәге тормыш чит иде, ияләшә алмам кебек булды. Хәзер миңа авыл тормышы бик ошый. Биредәге табигатькә, таң ату, кояш баюларга гашыйк булдым. Саф һавалы авыл тормышы яшәешемә әверелде. Матурлыкны күреп көч җыям. Сыерларны көтүгә алып чыгам һәм утырып, табигатьтә ял итәм, – ди ул.
Наилә хуҗалыгында 4 кәҗә, 2 баш савым сыеры, бозаулар һәм кош-кортлар асрый. Аның хезмәт көне иртәнге сәгать 6да башлана. Үзе ашата, үзе сава. “Снежана”, “Доченька”, “Виола”, “Василиса” тиз генә аның янына килеп баса. Алар ашатканны, яратканны белә.
– Барысы да бүләк ителгән 2 баш кәҗәдән башланды. Сыерлар уяна торганда кәҗәләрне савып алам. Сөтләрен савып, ашатып, асларын карап кергәч, көндәлек сөтне эшкәртәм. Һәр иртәм терлекләрдән башлана. Ишектән чыгуга песиләр каршы ала, – ди.
Наилә Фәрзетдинова сыр ясау белән моннан 6 ел элек шөгыльләнә башлый. Каймак, эремчек, корт ясый. Сырның нинди генә төрләре юк.
– Әнием Суфия – оста пешекче. Минем ризык әзерләү эшенә тартылуым аңардан күчкән дип уйлыйм. Табигый авыл ризыклары белән балаларымны, якыннарымны сыйлыйм. Эшем миңа бик ошый. Остаханәмә кереп ял итәм, – ди үзе.
Наилә 2025 елда эшен тагын да җәелдергән. Социаль яклау идарәсе белән социаль килешү нигезендә, төрле сырлар ясау өчен җиһазлар сатып алган. Элек кечкенә генә бүлмәдә ясаса, хәзер ул янәшәдәге йортны үзенең остаханәсенә әверелдергән. Барлык сыр ясау һәм саклау җиһазлары да бирегә урнаштырылган.
– Иң элек кәҗә сөтеннән йорт эремчеге, корт, каймак ясадым. Аннан сыр ясап карадым. Гадәти эремчекле сырдан башладым. Тәмле, чын сыр килеп чыкты. Дуслар, туганнар да яратты. Кәҗә сөте генә җитми башлагач, сыер алдым. Ул күбрәк сөт ризыклары ясарга ярдәм итә. Иң тәмле һәм барлык кешегә дә ошый торган сыр – ламбер. Аны кәҗә сөтеннән дә, сыер сөтеннән дә ясыйм. Моцарелла, адыгейский, рикотта, качокавалло, камамбер, монтазио сырларын, үрелгән сырны да тәмле дип ашыйлар, – ди.
Бар җирдә чисталык, пөхтәлек. Һәр әйбернең үз урыны бар. Хуҗабикәнең исә куллары-кулга йокмый. Бер ясаганда 50 литр сөт куллана. Шул сөттән 5 килограмм сыр чыга. Һәр сырның үзенчәлеген, кемгә нәрсә ошавын да белеп бетергән инде.
– Мин күләм артыннан кумыйм. Иң мөһиме – сыйфатлы һәм тәмле булсын. Һәр төрнең үз тәме бар. Үләннәр, тәмләткечләр, чикләвекләр белән дә ясыйм. Күп вакыт үзем теләгәнчә дә ясап карыйм, эш алымнарын үзгәртәм. Сыр ясау – бик тылсымлы, гаҗәеп процесс. Сыйфатлы сөттән генә тәмле сыр ясап була. Сөттән сыр бөртеге килеп чыга, аннары ул пресслана һәм бик тәмле сырга әверелә. Каты, ярамкаты сырлар ясыйм, – дип сөйли ул.
Наилә сыр ясау буенча даими мастер-класслар уза. Шулай ук сөт комбинатында эшләве дә аңа зур тәҗрибә биргән. Социаль килешү нигезендә алган 350 мең сум акча да бу юнәлештә ярдәм иткән.
– Бу – дәүләтнең зур матди ярдәме. Әлеге килешү нигезендә мин 2 суыткыч, пресс һәм сыр пешерү җиһазы булдырдым. Хәзер икешәр сәгать газ плитәсе янында басып торырга кирәкми. Ул автомат рәвештә күп функцияләрне башкара. Киләчәктә сыр саклау урыны булдырырга хыялланам. Биредә инде кирәкле температура һәм дымлылыкны көйләргә кирәк, – ди ул.
Әнә шулай, элегрәк сөт ризыкларын бик үз итмәгән хуҗабикә, тора-бара эремчек, катык, корт, каймак, сырдан башка чәй табыны артына утырмый да башлый. Сыйфатлы авыл продукциясен мактап-мактап авыз итүчеләр саны арта бара. Һәр җылы сүз оста куллы райондашыбызга яңа сулыш бирә, көч өсти. Ул һаман да камиллеккә омтыла, яңадан-яңа төрләрне ясап карый, тәҗрибә үткәрә һәм максатларына ирешә дә.

Ләйлә Шиһабиева.
Комментарийлар
0
0
Молодец Наилэ! Унышлар сина!
0
0