-Туң катламы күләме зур дип әйтеп булмый. Әмма яз тиз һәм кинәт килә калса, күпмедер дәрәҗәдә су басу ихтималы бар. Басуларны су юмасын өчен без хуҗалыкларга авышлыклы урыннарда “Бульдозер” сыман техника белән кар өслеген аркылыга таптатып чыгарга киңәш итәбез. Бу эзләр эрегән кар суын тоткарлап калып, җиргә сеңдерергә булышачак. Кар суы туфракка сеңсен өчен шулай ук көзен җирне тирән итеп эшкәртү дә зарур. Бу кагыйдәләр үтәлгәндә, су юылып төшүне булдырмый калып була, - ди белгеч.
2024 карлы елны да искә алып үтте. “Ул вакытта туң бөтенләй юк иде. Кар эреп, җиргә сеңеп бетте һәм су басулар күзәтелмәде. Быел нәрсә буласын әйтеп булмый. Язның ничек килүеннән торачак. Ә карлы кышны без авыл хуҗалыгы өчен мул уңышка юрыйбыз. Җирдә дым булачак дигән сүз. Туфракның бер метр тирәнлектәге катламында су язын 160 миллиметрдан артыграк була икән, бу яхшы дым шартлары булуны аңлата. Быел ул аннан да күбрәк булырга охшаган. Көзен дә яңгырлар явып, дым запасы җыелды”, - ди ул.
Азнакай районының Зур Сукаеш авылыннан Фәнис Фәсхетдинов та: “Туң катламы 15-20 сантиметр чамасы гына. Декабрь башында суытып җибәрде дә, дүрт көннән соң гына кар төште, суытканчы кар яуган булса, туң булмас иде. Кыш та алай ук суык түгел. Бездә 30 градуска кадәр җиткән суыклар әз булды. Бездә су басу куркынычы юк, Ык елгасы 10 чакрым ераклыкта”, - ди ул.
“Су басуга әзерлек башланды инде”
Әлки районының Иске Камка авыл җирлеге секретаре Зәйтүнә Сәгыйрова әйтүенчә, һәр елны, яз нинди килүгә карамастан, авылда гомер-гомергә елның елында берничә урамны су баса. - Авылдагы Түбән, Чирмешән, Үзәк һәм Тирмән урамнарындагы утыз өч йортның су астында калу куркынычы бар. Аларда 64 кеше яши: 31е – пенсионерлар, 13е – мөмкинлеге чиклеләр, 5се – 18 яшькә кадәргеләр. Алардан кала эшкә йөрүчеләр дә бар. 11 сыер, 72 сарык исәпләнә. Иң авыр хәл Тирмән урамында күзәтелә. Былтыр су басу булмады дип әйтергә дә булыр иде, Чирмешән елгасыннан кергән су белән бердәнбер Тирмән урамы бүленеп калды. Ел да шушы урамда бер йортның эченә су үтеп керә. Су басуга шулкадәр ияләшкән инде без, басмаса, корылык булырмы икән әллә дип шикләнә-кайгыра башлыйбыз. Аллаһка шөкер, шушы авылда кырык елга якын яшим, су басудан бер тавык та зыян күргән юк. Алдан әзерләнеп, хәстәрен күреп куябыз, - ди ул.
Су басу куркынычы була калса дип, әзерлек инде башланган. Кизү торучылар билгеләнеп куелган. Бер төркем телефонда кизүдә, икенчеләре Ермак елгасының суы күпмегә күтәрелүен күзәтеп-теркәп торучылар. Чирмешән елгасында су күтәрелеп, Ермакка агып керә дә, урамнарны “зур җирдән” бүлеп куя.
- 2024, су басу куркынычы аеруча зур булган елны, район ярдәме белән моторлы көймә дә алып куйдык. Аннан кала ике ишкәкле көймәбез бар. Мәктәп һәм клубта эшләүче егетләребез үзләре теләп йомышы булганнарны көймә белән чыгарып куялар. Авыл халкын җыеп, язгы су басуга әзерлек чаралары турында сөйлибез. Беренче төркем инвалидлыклары булганнарга, андый-мондый хәл була калса дип, хастаханәгә барып ятарга өндибез. Сыерларны “Кызыл Шәрык-Агро” хуҗалыгы фермаларына алып барып кую мөмкинлеге бар. Запас ризыклар алып куярга, йортларны иминиятләштерергә киңәш итәбез. Көймәләрне дә карап куйдык, барысы да тәртиптә, - ди Зәйтүнә Сәгыйрова.
Комментарийлар