Безнең таулар кемнеңдер кесәсенә «алтын йомырка» сала
Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовның «Чупай халкы өчен борчылам» дигән язмасы күңелдә йөргән бик зур борчу йомгагын чишеп җибәрде. Ә йомгакка мәсьәләләр чорнала башлаганга да унберенче ел киткән.
Әлмәт районы Чупай урта мәктәбен тәмамлап, 2001 елда мин Казанга укырга килдем. Тәнем башкалада булса да, җаным туган авылда калды. Укыткан мөгаллимнәрем, туган мәктәбем сагындырды. Ул вакытта без мәктәптә йөзгә якын укучы белем алдык, төрледән-төрле чараларда катнашып, тирә-якта шөһрәт яулап, җиңүләргә ирештек. Быел тулаем мәгариф системабызны пыран-заран китергән «шартлау» безнең Чупай мәктәбен дә унбер еллыктан башлангычка әйләндерде. Әлбәттә, җирле халык белән киңәшү, ниндидер җыелыш җыю булмады. Җитәкчелек мәктәпне «рентабельле түгел», «зыянга эшләүче» дип тапты. Халыкта да элекке еллардагы үҗәтлек, үз кисәгең өчен башкаларның бугазын чәйнәргә әзер булу шактый сүрелде. Кемдер балаларын күрше авыл мәктәбенә озатты, кемдер бөтенләй күчеп китте.
Мәктәп Чупай авылының мәдәният үзәге дә иде. Чөнки без үскәндә үк инде Хәлил Мәхмүтов телгә алган мәдәният йортын җимереп ташладылар. Моңа 20 еллап вакыт үткән. Авылга клуб салу турындагы махсус «программа» эшли. Анда «5 елдан 5 елга килеп, авыл үзәгендә клуб салу өчен махсус бүлеп бирелгән җирне казыштырып торырга» дип язылган бугай. Юкса йә ул җирне ике хуҗалык утырырлык итеп сатарлар, йә биредә клуб төзерләр, 5 ел саен килеп чокуны модага кертмәсләр иде. Тик бу урын һаман, чүплек оясына әверелеп, кычыткан-тигәнәк үстереп, авыл үзәгенең ямен бетереп утыра бирә. Инде мәктәбе, яшьләре булмаган авылга аның кирәге бармы икән?! Республиканың ничәмә-ничә шәһәренә төзелеш өчен таш биргән авыл үзенә бер клуб кына сала алмыйдыр шул.
Әйе, Хәлил абый, Сез эшләгән еллардагы таш карьеры хәзер юк инде. Аның урынына «чүп базасы» ясамакчылар иде. 90 нчы елларда халык саклап калды. Урынына таш һәм таш чыгаручылар музее урнаштырырлык җирләр хәзер шулай исраф булып яталар. Экспонат булырдай корал-техника да юкка чыгарылган. Ә авылның егермеләп сыеры кәҗәләр кебек тау кыяларында йөрергә, биредә тупланып хәл җыярга өйрәнгән инде!
Авыл тирәсен әйләндереп алган таулар, чыннан да, кемнеңдер кесәсенә «алтын йомырка сала». Комны, щебенканы «гаскәре Чыңгыз кеби» тезелгән «КамАЗ»лар ташып кына тора. Тиздән «Арча кыры»нда утырган кебек, яп-ялангач калабыз бугай. Картлар: «Безнең авыл чокырда, таулар астында булгач, җил-давыл тими», - дип шатлана иде.
Хәлил абый! «Авылны су басмасмы?» - дип борчылгансыз. Юк, булмас! Чөнки узган ел ничә чишмәбез, коебыз кипте, буа-күллекләр корып бетә язды, инештә каз-үрдәк тамак чылатырлык су калмады. Төбәгебездән, гомумән, су кача. Җирле халык: «Су бетсә, нишләрбез, нәрсә эчәрбез?» - дип пошаманга калды.
Проблемалар зур, мул һәм киңкырлы. Авылга халык хуҗа түгел. Барысының да башы шуңа барып тоташа. Чупай мәктәбендә белем алган укучылардан икебез 2009 елда кандидатлык диссертацияләре якладык, бу мәктәпне тәмамлаучыларның күбесе, югары белем алып, төрле мәртәбәле урыннарда эшли. Ә 2011 елдан бу мәктәп тиешле белем бирми торганнар исемлегенә кергән икән! Менә тамаша! Димәк, без фән кандидатлары да тиешле белем алмаганбыз булып чыга инде бу! Гарьлек!
Әбинең сеңлесе мәрхүмә Сәйдәнур апа сөйли торган иде: «Ташны ничә еллар кул белән төядек, беләкләр дә таш булып катты. Биек кузовларга күтәреп ыргытканда, аска сиеп җибәргән чаклар аз булмады...» Ике таш төялгән машина арасында калып, баш сөякләре чәлпәрәмә килгән, ел буе хастаханәдә ятып, көчкә исән калган Сәйдәнур апайның маңгай җөйләренә карау авыр иде... Менә шулай төзегән ул сала кызлары - бахыркайлар хәзер авылны йота барган шәһәрләрне. Ә үз оныкларына кичке уенга чыгарлык бер клуб салырга таш алып кала алмаганнар.
Вәгъдәләр күп. Ышаныч та юк түгел. Бәлки, безнең бертуган Туйкиннар, Ф.Кәрими, Р.Фәхретдин, Җ.Рәхимов, Г.Рәхим, Җ.Дәрзаман кебек милләт улларын биргән төбәкнең үзәгендә утырган Чупайны да игътибарсыз калдырмаслар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 март 2023 - 17:38"Авылда яшәүче балалар "Пушкин картасы"н тулысынча куллана алмый. Бу гаделсезлек булып күренмиме?" Узган ел республикада, 2021 ел белән чагыштырганда, балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары 100 процентка арткан. 2021 елда андый очраклар 11 булса, 2022 елда – 22. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык икенче утырышында шундый коточкыч саннар китерде һәм шуның белән аның чыгышы депутатларда шактый зур кызыксыну уятты.18200
-
23 март 2023 - 16:34Укытучы үзе үрнәк булырга тиеш “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2023" Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең йомгаклау этабы 20-23 март көннәрендә “Адымнар – Казан” күптелле мәктәбендә узды. Бүген финалга чыккан укытучылар белән матбугат очрашуы үткәрделәр. Дөресрәге, шушы форматта укытучыларны тагы бер кат сынап карадылар.11902
-
23 март 2023 - 15:57Блогер Илүсәнең әнисе Миләүшә апа: “Бу теманы кузгатмагыз, зинһар...” Ире Раушан белән дусларына ияреп, Дубайга күченеп киткән блогер Илүсә Фәләхова бу арада ызгыш казанында... Әллә ерак чакрымнар аңлаша алмауга сәбәп - туганнарына үпкә белдергән ул. Социаль челтәрдә. Үзенә карата көнчелекләрен тойганын, күңеленә бик үк һуш килмәгән сүзләр ишетелгәнен дә язган. Җитмәсә, сабыйдан тәрбиягә алынган төпчек энесе Русланның никахына да чакырмаганнар.165305
-
23 март 2023 - 15:55Актаныштагы бәйгедә беренче әйләнештә кемнәр көрәшә? Иртәгә Актанышта көрәш буенча Татарстанның Беренче Президенты Кубогына яшьләр арасында традицион турнир узачак. Бүген командалар Актанышка килеп урнашты һәм теркәлү уздылар. Актанышка 42 командадан 334 көрәшче килгән.126301
-
23 март 2023 - 15:45Дамир Бәдриев: "Мунча балдагы" (Хикәя) Ул елны бәрәңге уңышы мул булды. Ялгызы гына тормыш арбасын сөйрәгән Мөкәррәмә улы Ибраһимның 8нче сыйныфка җитеп, инде хуҗалыкта шактый таяныч була башлаганына сөенеп, бәрәңге чүпли.57305
-
23 март 2023 - 14:49Елга-күлләрдәге бозлыкларда кешеләргә “язгы ау” сезоны башланды Халык: “Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма”, дип, кисәтү-әманәт рәвешендә әйтеп калдырылган. Шушы мәсьәләдә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең сулыкларда кешеләр иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязованың да фикерләрен сорадык.8801
-
23 март 2023 - 14:28Өйдән системалы рәвештә чыгып киткән балалар аерым игътибарга мохтаҗ Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Дәүләт Думасына “Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы турында”гы федераль законга үзгәрешләр кертү инициативасы белән чыгачак.8600
-
23 март 2023 - 14:00«Соңгы минутына кадәр көрәшкән»: Вәхшиләрчә үтерелгән Динар Саматов белән йөзләгән кеше хушлашты Түбән Кама полициясе майоры Динар Саматов дүрт ел элек фаҗигале рәвештә һәлак булган иде. Еллар узса да, әлеге фаҗига турында ниләр билгеле соң?64601
-
23 март 2023 - 13:11"Бүтән күрешмәячәгебезне сизде, саубуллашканда бу хакта әйтте" Аксубай районы 21 яшьлек Булат Шакиров белән хушлашты. Хушлашу мөрасиме Ватанны саклаучының кече ватанында, Иске Кыязлы авылында узды, дип хәбәр итә Аксубай район газетасы.111801
-
23 март 2023 - 11:4725 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем Сезнең газетадагы кайбер язмаларны укыйм да, шаклар катам. Хатын-кызлар яки ир-атлар тормыш иптәшен хыянәттә гаепләп балавыз сыга, гаиләсен тарката һәм ахыр чиктә үзе дә, балалар да интегә.184720
-
23 март 2023 - 11:34Баланы гаиләгә тәрбиягә бирү турындагы 74 карар юкка чыгарылган Республикада ятим балаларны гаиләләргә урнаштыруның уңай тенденциясе саклана, әлеге категориядәге балаларның 94 проценты опекуннар, тәрбиягә һәм уллыкка алучылар гаиләләрдә яши.62800
-
23 март 2023 - 11:17"Оча торган татар" кире кайта - фильмнар аша Рудольф Нуреев исеме Казан өчен ят түгел инде. Ел саен аның исемендәге фестивальне балет сәнгатен яратучылар көтеп ала, билетлары бик күпкә алдан таралуы моны раслый. Шунысын да әйтергә кирәктер, үз исемендәге фестивальгә фатиханы үз кулы белән үзе язып бирә ул.8801
-
23 март 2023 - 11:14Социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр саны арткан Республикада инвалид балалар тәрбияләнә һәм социаль яклау органнарында хисапта торган имин булмаган гаиләләрнең саны - 16 процентка, социаль приютта бер елдан артык булган балаларның саны - 29 һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гаиләләр 6 процентка арткан.11300
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
23 март 2023 - 20:28Без имениЯратса хыянэт итмэс иден. Яраткан кешенен хыянэт итеп, азапларга, пычырак ташырга ничек була🤔25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 21:17Без имениХатын белми дип куанып язгансын, зато ходай барсында куреп Тора, картлыгында алла нилар курерсен але, донья куласа айланада бер баса, короче бумеранг.25 ел эчендә хатынга йөзләгән кеше белән хыянәт иттем
-
23 март 2023 - 14:19Без имениИң яраткан минем жырчым татар эстрадасы сиринә ул безнең моңлы сандугачыбыз молодцы так держать зур уңышлар телим сезгә сиринә әфрәинСиринә Зәйнетдинова: "Дүрт айлык көмәнем төште"
-
22 март 2023 - 18:47Без имениБездэ шэхэрдэ торабыз, итсез ашамыйбыз, саран икэн туганнарыгыз, башка барыпта йормэгез, узе ашасын шак шогын.Дамир Бәдриев: "Шакшука" (юмореска)
-
22 март 2023 - 19:58Без имениШул хатле жалко егеттаребез, йашарга ла але йашарга дэ бит кыралар гына, был ни хал, тизерак ботсен инде был сугышларЮгалган көннән алып һәркемнең төшенә: “Мин исән!” – дип кердең бит...
-
21 март 2023 - 21:41Без имениНинди матур язма,барлык читтэге авылдашларнын уй-хислэрен тасвирлап биргэнсен,Фрида...."Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..."
-
20 март 2023 - 22:30Без имениМонда хатын гына тугел, ирлэредэ гаилэ тотарлык ир тугел.Ике иремне дә яратам
-
20 март 2023 - 15:55Без имениБик шатмын язманы укуыма. Егетлэрнен батырлыклары, нинди авырлыкларны жилкэгэ жилкэ куеп корэшулэрен безгэ дэ курсэткэн очен Рэхмэт“Туганыгыз госпитальдә, гаиләсенә җиткерегез”, – дигәннәр...
-
20 март 2023 - 12:01Без имениМәет ашы дигән сүз бик ямсез, без һәр чак Көръән ашы дип дәшәбез,....Мәет ашына чәй эчәргә генә килмиләр...
-
19 март 2023 - 17:04Без имениФерма эшен җиңел диеп уйламагыз инде пожалуйста!!! үзегез сыер савып карагыз әле, 30000 меңгә!!! ферманың сасы исенә түзеп эшләмәссез берегез дә 30000 гә. Барыгыз да эшләгез, җитәр микән сезгә?! Авыл кешесенең дә матур киенәсе, ял йортына йөрисе килми что-ли?! Җитәкчеләрнең тиешлесен түлисе килмәгәнгә Бетте бит инде авыл хуҗалыгы!!! Фермада эшләгән кешегә түбән сортлы итеп карарга өйрәнгән бит инде адәм баласы! Җитәкчеләрнең хатыннары эшләр иде яхшы булса, фермаларда доярка булып!?)Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый...
-
19 март 2023 - 15:06Без имениНик алай булгач, кызнын энилэредэ квартира алып бирсеннэр. Запас квартира булгач эйбэт бит. Малайныкыда, кызныкыда була. Улыгыз бик молодец, башы эшли, эти энилэр бер кайчанда балалары на начарлык эшлэми файдадан башка. Общий алып, шуна торсыннар👍👍👍булган квартира лар акча эшлэп торсыннар, квартирантлар тотып."Улыгыз ир түгел икән": кодалар тынычлана алмый...
-
18 март 2023 - 16:24Без имениБэхетле булыгыз!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.144801
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.601401
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.693402
-
23 март 2023 - 17:38"Авылда яшәүче балалар "Пушкин картасы"н тулысынча куллана алмый. Бу гаделсезлек булып күренмиме?"Узган ел республикада, 2021 ел белән чагыштырганда, балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары 100 процентка арткан. 2021 елда андый очраклар 11 булса, 2022 елда – 22. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык икенче утырышында шундый коточкыч саннар китерде һәм шуның белән аның чыгышы депутатларда шактый зур кызыксыну уятты.18200
-
23 март 2023 - 16:36Казанның “Ярдәм” мәчетендә ифтар-бокслар өләшү башланды Рамазан аеның 1 нче көнендә (23 нче мартта), Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтенең “Ярдәм” мәчетендә башкала мөселманнары өчен ифтар-боксларны әзерләү һәм тарату эшенә керештеләр.8001
-
17 март 2023 - 08:37Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: "Илһам абый Шакиров әти кебек туема килде" Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Әни ерак гастрольләргә китсә, ике-өч айсыз кайтмый иде. Аны өйдә күрү – үзе бер бәхет булды. Әнинең кайтуын сагынып көтеп алдык. Ә инде әни кайтышка, өйне ялт иттереп кую шарт иде", - ди ул.3436110
-
17 март 2023 - 08:48“Иреңнең яңа хатыны сиңа бозым ясаган, тик син борчылма, барысы да үзенә әйләнеп кайтачак” “Бумеранг” кире әйләнеп кайта, диләр бит әле? Мин бу сүзләрнең дөреслегенә һәрдаим инанам. Гомумән, мин бу әйбердән куркам. Ә менә кайберәүләрнең моңа битараф булуы шаккаткыч.248206
-
17 март 2023 - 09:27Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым" Җырчы Винарис Илъегет тормышында булган сөенечле вакыйгалар уңаеннан уй-кичерешләре белән уртаклашты. “Минем турыда күпләр сөйләделәр, сөйләячәкләр... Тик мин андыйларга игътибар итмичә алга барам”, - ди ул.394125
-
17 март 2023 - 09:53Фирүзә: "Ул киткәч, өч ай буе ашамадым, эчмәдем" Эстраданың талантлы артисты, автор-башкаручы Фирүзә Хафизова – Актаныш районы Татар Ямалы авылы кызы. Репертуарындагы барлык җырларының да көй һәм сүз авторы – үзе. Шунысы кызык: ул җырларын артистларга бирми, бары тик үзе башкара.250706
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика